Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ясминә Хәбибуллина: “Ялгыз булып та үзен бәхетле тойган кеше – шәхес”

3 Январь 2019 818
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан
Аның белмәгәне юк, әллә ниләр белә! “Аяклы энциклопедия!” Кул эшләрен санап та тормыйм, бөтенесен эшли. Камырның бөтен серләрен белә. Аның җырлавын тыңлатыр идем сезгә! Менә дигән шәфкать туташы, спортсменка. Коръәнне яттан сөйләп, берничә тапкыр бәйгеләрдә җиңгән кеше ул. Никадәр мәшәкате булса да, юлда түгел икән, намазын калдырмас. Гаҗәеп кеше. Без бер эш эшләсәк, икенчесенә вакыт таба алмыйбыз. Нәфис гәүдәле ханым ике бала әнисе дә бит әле.

Ничек бөтенесенә дә өлгерәсең, Ясминә?

– Бу сорауны бирүең яхшы булды әле. Күп кеше бирә аны миңа. Ире үлгәннән соң бирешер, тормышын алып бара алмас дип уйладылармы? Бервакыт күршебез подвалны ачып карады: “Синең эшеңне төнлә эшли торган кешең бар ахры? Берүзең моның кадәр эш эшләп буламыни?” – ди. Подвалда яшереп саклыйм, янәсе, шул кешене. Балалар кечкенә иде әле ул вакытта.
Үзем шундый энергияле булып туганмындыр, дим. Аллаһы Тәгалә: “Бу бала ятим үсәчәк, нык, көчле булсын”, – дигәндер.

– Коръәнне ничек, кайчан ятладың?

– “Их, Коръән ятлар идем!” Бервакыт башыма шундый уй керде, һич тынгы бирмәде. Акрынлап тормышка ашыра башладым. Бераз ятлыйм да мәчеткә барып сөйләп күрсәтәм. Мактагач, тагын да тырышыбрак ятлыйм. Тик, мактаныр өчен әйтмим бу сүзләрне, дөрес аңлагыз. Белгән кешеләр кайчакта, “Әйдә, безгә дә сөйләп күрсәт әле”, – диләр. Теләсә кайда сөйләргә, шигырь түгел бит ул!

– Синеңчә, яхшы кешеләр күбрәкме, начарларымы?

– Минемчә, кешене начарга, яхшыга аеру дөрес түгел. Кешеләр бөтенесе дә бертөрле, фәкать төрле ситуациядә үзләрен төрлечә тотучылар бар.

– Алыштыргысыз кешеләр булмый, әмма кабатланмас кешеләр була. Сине кабатланмас кеше дип әйтеп була, һичшиксез! Кара әле бу бакчаңны! Сок­ланудан телсез кала торган. Бизнесың да бар бит әле.

– “Бизнес” димә инде, кечкенә генә бер эш ул, алай зурдан сөйли торган түгел. “Кабатланмас кеше” дигәннән... Үзем хакында бер дә уйлаганым юк иде, бәлки синең сүзләреңдә хаклык бардыр?

– Синең бер дошманың да юктыр, Ясминә!

–Бар дип беләм. Гайбәтче, көнче, хөсет, ялганчы кешеләр – минем дош­ман­нарым. Сөймим шундыйларны! Берәр уңышка ирешкән кешене күрсәләр, төкерек чәчә башлыйлар. Шуларга акыллы киңәш бирергә те­ләсәң, үзеңә дә эләгә. Шуңа күрә мин андыйлардан ерак торырга тырышам. Нинди дә булса файдалы гамәл кылам да, күңелемә рәхәтлек иңә.

Минем җитәкчем – бик тәрбияле ханым. Ирем үлгәч, миңа бик яхшы киңәшләрен бирде. “Гел елмаеп йөрмә, бәхетле икән бу дип көнләшерләр. Сереңне дусларыңа сөйләмә, башкаларга өләшерләр”, – диде. Хәзер үземне аның кызы кебек тоям. Эшемә барасым гына килеп тора.

– “Кешеләр бөтенесе бертөрле” дип, сораудан җайлы гына котылдың. Бу сүзеңә каршы киләм. Менә син бөтенләй башкаларга охшамаган. Бернинди социаль челтәрдә утырмыйсың, мактанмыйсың, акыл сатмыйсың, гәрчә ул синдә мең кешегә җитәрлек булса да! Җәмгыять үзеннән аерылып торганнарны яратмый. Үзеңнән көлмәсләрме?

– Михаил Булгаковның бик яхшы сүзләре бар: “Менә сез миннән көләсез, чөнки мин сездән аерылып торам. Ә мин сездән көләм, чөнки сез бөтенегез бертөсле!” – дигән ул. Аңлашыладыр?..

– Кабат парлы булу теләге юкмы? Үзеңә генә кыен түгелме?

– Ялгыз кеше бәхетсез димәкче буласыңмы? Әгәр дә синең бәхетең янәшәңдәге кешедән тора икән, син бәхетле түгел, ул кешенең колы. Ялгыз булып та үзен бәхетле тойган кеше – шәхес. Балаларым үсеп чыгып китсәләр, миндә “үзем” бар бит әле. Икәү бергә ничек тә бирешмәбез!

– Үзеңнең кимчелекле якларыңны беләсеңме?

– Беләм, әмма әйтмим. Танышлар укырлар да шул яктан китереп сугарлар. Мин үземне идеаль дип әйтмим, булырга да теләмим. Мине Аллаһы Тәгалә ничек яраткан, яши-яши шундый булып калдым. Әле азрак яхшы якка да үзгәрдем дип уйлыйм. Тормышка юмор белән карарга кирәк. Берәр эшем барып чыкмаса, үземне орышам. Бервакыт, балалар кайтып кергәнне дә сизмичә, үземне орышам икән. “Әни, син кемне орышасың шулай? Ул кеше чыгып киткән бит инде”, – дигәнне ишеткәч, көлеп җибәрдем. Мин орышканда, балалар үпкәләми генә тыңлап торалар иде. “Әни үзен дә орыша бит”, – дип уйлыйлар икән.

– Үзең кебек ялгызларга көч өстәрлек нинди киңәшең бар?

– Сагышка бирелмәгез. Гел хәрә­кәттә булырга тырышыгыз. Туктамаска кирәк, туктасаң – тормыш тоныклана, төсен җуя, мәгънәсен югалта. Аллаһы Тәгаләгә таяныгыз, беркайчан да ялгызлык тоймассыз!

Мин Ясминәне кояшка охшаттым. Аның янында шулкадәр рәхәт, күңелгә җылылык иңә. Кояшның көче нидә, беләсезме? Ул беркайчан да болытлар астында калудан курыкмый!


Айсылу Минһаҗева
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1469
ӨСКӘ