Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Яшәве җиңел булмады"

25 Апрель 2019 587
Бигрәк шау-шулы бүген дөнья. Абына-сөртенә чабабыз, ашыгабыз. Кулда телефон, интернет киңлекләре – бөтен ашыкканыбыз меңләгән гигайбайтларга әйләнеп, шуңа ябышып, өелеп бара. Артистлар, иҗат кешеләренең барысы да диярлек бүген моннан оста файдалана. Бер караганда, тамашачыны якынрак китерү өчен уңайлы күпер кебек бит. Ник кулланмаска ди әле? Шул ук вакытта мондый заманча шартларга, мөмкинлекләргә исе китмәүчеләр дә бар икән. Күркәм бер тыйнаклыкмы, “баш исән бул­сын да, күңел тыныч торсын” дип яшәүме – билгесез. Әмма шунысын беләм: ан­дыйларның иҗаты, күңел дөньясы кайбер “мин” дип йөрүчеләргә караганда күпкә баерак булып чыга. Вәис Бәй­рәмов моңа мисал дип уйлыйм. Үзе Татарстанның ат­казанган артисты, күп җыр­лар авторы, менә дигән
– Хәлләрегез ничек, Вәис абый, кайда, ни эшләп йөрисез?

– Филармониядәге төркем белән Екатеринбург шәһәрендә йөреп кайттык әле менә. Татар конгрессы оештырды моны.

– Үзегез дә аерым концерт куярга җыенасыз икән...

– Исән булсак, 31 мартта юбилей концерты узачак. 55 яшь тула бит!
Иҗатташ дуслар белән бергә минем иҗатны барлыйбыз.

– Иҗатны, тормышны барлар өчен ярый әле түгәрәк даталар бар. 50 белән 55 арасында нинди әһәмиятле вакыйгалар булды?

– Олы улым өйләнде – бу әти-әни өчен олы шатлык. Ике онык үстерергә булышабыз. Кечкенә малай 11 сыйныфны тәмамлап, музыка көллиятенә укырга керде – минем сукмактан бара, Аллага шөкер.

– Татарстанның атказанган артисты бит сез. Шул ук вакытта бик тыйнак кешегә охшагансыз. Бу тыйнаклык бүген халык арасында танылырга, акча эшләргә комачау итмиме?

– Әни шулай тәрбияләгәч, аны үзгәртә алмыйм шул хәзер. Ничек бар, шундый. Усаллык, үткенлек бирелмәгән.

– Бүгенге заман үз иҗатың турында гел сөйләп, күрсәтеп торуны таләп итә. Белсеннәр, кызыксыннар өчен. Ә сез, аңлавымча, үз-үзегезне рекмалаудан, киресенчә, качасыз. Ни өчен?

– Ул мәсьәләдә “гаеп” бардыр шул. Минем өчен иң мөһиме – гаилә, тынычлык. Аларга ошый икән, гаиләм канәгать булса, миңа шул җитә.

– Танылу максаты беркайчан булмадымыни?

– Юк, җыр­ларым әзме-күпме язылып торса, җырланса, урта рәт­ләр­дә торсам, мин шуңа риза. Бик аска да төшеп китәргә түгел, өскә дә менәсем килми.

– Әниегезнең холкымы сездә?

– Шулайдыр дип уйлыйм. Әти 42 яшендә авырып, кинәт үлеп китте. Энекәшемә бер яшь иде ул чакта, мин – беренче, абый дүртенче сыйныфта идек. Әни берүзе өч баланы үстерде, аякка бастырды. Яшәве җиңел булмады. Әни шуңа да кешегә авырлык китермәскә, начарлык кылмаска, рәхимле булырга, урлашмаска, дип үстерде. Бөтен тормышын безгә – балаларына багышлады. Яшьли тол калды бит, яңадан тормыш корып карарга да була иде, әмма ул “кияүгә чык” дип сорап килгәннәрне кире кага иде. “Авыр булса да үзем үстерәм”, – диде гел.

– Курайда, гармун, баянда уйнаганыгызны беләм. Төрле зурлыктагы шешәләргә сугып та бик оста уйныйсыз. Бу концертта да булачакмы андый чыгышлар?

– Була, Алла кушса. Фужерларны кагып та уйнаячакмын.

– Хатыныгыз Гөлсем ханым белән ничек таныштыгыз?

–“Сорнай” ансамблендә. Ренат абый Гыйләҗев белән бер авылдан без. Башлангычында ансамбльнең нигезе – без булдык. Ун еллап эшләдем. Хатын студент, шулай ук безнең белән биеп, җырлап йөрде. Менә шунда танышып, аралашып, яратышып, 1989 елны өйләнештек.

– Бүген интернет мөм­кинлекләре киң. Үз иҗа­ты­гызны яктыртып, бе­рәр блог-мазар ачып җи­бәрү теләге юкмы?

– Минем телефон да гади генә бит. Алай видеога төшереп, интернетка куюлар белән кызыксынмыйм. Чөнки ул вакытны күп ала. Бервакыт шулай поездда кайтып киләбез. Элек поездда шау-гөр килеп йөри идек бит. Аралашып, көлешеп. Күңелле була иде. Хәзер карап кайтам шулай: бөтен кеше теле­фонына кереп “кадалган”, сөйләшмиләр дә, көлешмиләр дә. Гаҗәп хәл инде бу. Мин аңламыйм моны.

– Улларыгыз: “Әти, әйдә видеога төше­рик әле сине”, – дип интектермиме?

– Әйтәләр. Әмма миндә моңа карата бернинди кызыксыну уянмый. Интернет, телефон белән бәйле кирәкле эшләрне минем өчен үзләре башкарып бирәләр. Сүзне тыңлыйлар, миңа артыгы кирәк түгел.

– Сез бит композитор. Кайсы шагыйрьләр, нинди артистлар белән эшлисез?

– Шәмсия Җиһангирова, Дамир Гыйсметдин. Миңа әзер текст­ларын бирәләр, көен язам. Якын дустым Рөстәм Закиров күп җыр­ла­рымны җырлый. “Күңе­лең ышанмасын” дигән җырны да ул чыгар­ды. Резеда Шакирова, Гөлшат Имашева, Рөстәм Асаев, Лилия Муллагалиева, Бәширә Насыйрова да башкара.

– Сатасызмы җырлары­гызны?

– Күбрәк дусларча гына би­рәм. Җырларны, нигездә, үзе­безнең филармониядә эшләгән артистлар ала. Дусларга җырны сатып булмый бит инде.

– Бигрәк йомшак инде син, дип сүкмиме соң хатыныгыз?

– Булган очракта да ул аны начар итеп әйтми.

– Заманаларны чагыштырыйк әле, Вәис абый: 20 еллар элек һәм хәзер ничек?

– Авылларга хәзер ник­тер сирәгрәк кай­тыла – менә аер­ма. Замана артыннан куабызмы, белмим. Бер караганда, вакыт та бар кебек инде. Әйтә алмыйм сәбәбен. Табигатьтән аерыл­маска иде. Шуңа да мөм­кин­лек булганда таби­гатькә чыгарга тырышам. Безнең янда имәнлек бар. Менә шунда чаң­гыда йөреп кергәлибез. Элек ешрак йөрелә иде.


* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 2019 елгы 21 нче март 11 нчы саныннан алынды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ