Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яшәтәсе килде сине әни! Тик, булмады..."

15 Март 2019 4270
Көн туса кайгылы хәбәр. Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсенә дә кайгы килгән: Азатның әнисе Зөлфирә апа кичә бакыйлыкка күчкән.
“Яшәтәсе килде сине – Әни!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, ин көчле, мәрхәмәтле әни!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... ләкин киттең... Тыныч йокла әнием", дип өзгәләнеп язган Азат.

Зөлфирә апаның күп еллар яман чир авыруы белән көрәшеп, җиңәргә тырышып яшәгәнен күпләр белә иде. Күптән түгел генә аңа ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештырылды, бөтен татар дөньясы акча җыешты. Бурычка миллионлаган акчалар биреп торучылар да табылды Фазлыевларга. Әле кайчан гына шул җыелган акчага Зөлфирә апаны дәвалану өчен Төркиягә җибәрделәр. “Улым, минем өчен бөтен Россия тырыша, мин җиңәм, бирешмим. Алла боерса Сабантуйларга йөгереп кайтам”, дип, барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтеп китә Зөлфирә апа. Аннан “Хәле сез уйлаганнан әйбәтрәк, анализлары уртача”, дип өметләндереп кайтаралар. Нишлисең, тәкъдиреңә язылганны узып булмый шул...

«Бик күп еллар барган авырудан соң, кичә кич әни вафат булды... Бик көчле рухлы, “яшим” дип, балалар, оныклар дип яшәде... Без, балалар, булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик күпләргә үрнәк булырлык булдың! Зинһар, үпкәләп китмә... Син мәңге күңелләрдә...”, дип кайгысы белән бүлешкән Алсу Фазлыева.
Фазлыевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Зөлфирә апаның урыны җәннәттә булсын.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ