Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшәп каласы килә!

28 Январь 2019 1845
ХИКӘЯ
“Пенсиягә чыксам, бер көн дә эшлә­мә­ячәкмен!” – Харис бу сүзләрне җае чыккан саен кабатлый. Ун ел элек әйтә башлаган иде бугай инде. Директордан шелтә ишетсә дә, хезмәттәшләре белән сүзгә килешсә дә, хатыны акча азлыгыннан зарланса да шуны исенә төшерә.

Сүзендә торды. Алтмышы тулган көнне үк директорга гариза тотып керде. Алдан ук әйтеп куйды: “Үгетләмәгез дә, нитмәгез дә”, – диде. Эшкә теләп йөрсәң генә ярый бит ул. Ә Харис гомере буе әнисенә үпкәләп яшәде: “Үзем теләгән вузга бирмәде ул мине”, – диде.

Гариза язган көнне иргә канатлар чыккан кебек булды. Иртәгәдән үзенчә яши башлаячак ул. Теләсә – балыкка, теләсә – ауга барыр. Дус-ишләренә кунакка йөрер – тегендә-монда дәшеп кенә торалар. Өйдә хатынын саклап ятмас бит инде. Болай да соңгы вакытта теңкәгә тия башлады: әле тегесе ярамый, әле монысы килешми. Икәүләшеп бер фатирда көннәр буе ятсаң, акылдан язарсың. Хәер... Болай да икесе ике күләгә кебек яшиләр. Яратышып өйләнештеләр микән яшь чагында? Булгандыр инде, яратышмасалар, бу гомер бергә булмаслар иде.

Әмма... син бер төрле уйлыйсың, ә тормыш үзенекен китереп куя, берәүдән дә сорап тормый шул.

Кайтышына ишек төбендә Харисны күрше хатыны көтеп тора иде.

– Син... ишетеп кайттыңмы? Хәбәр итә алдылармы? Телефоныңны таба алмый йөрделәр.

– Ә?!

– Юкмыни? Саҗидәңне “скорый” алып китте бит. Тик торганда аяк-куллары эшләмәс булды. Сизгән шикелле, йомыш белән сезгә кергән чагым иде.

Харисның башы әйләнеп китте. Теле аңкавына ябышты. Каушады. Кесә телефоныннан балаларының номерын җыярга тотынды.

Ун ел буе көткән “яңа тормышы” мәхшәрдән башланды. Саҗидә хастаханәдән инвалид коляскасында чыкты. Чит шәһәрдә яшәгән балалары баштарак чиратлашып карашты, аннары бөтен мәшәкатьне әтиләренә аудардылар.

Әле кайчан гына “ялт” итеп торган ир биреште. Картаеп китте, йөзендә яшәү дәрте сүнде. Кайчанга хәтле барыр мондый мәгънәсез тормыш? Бер Ходай үзе генә белә.
Беркөнне хатынының коляскасын этеп, ял паркына хәтле барды ул. Хәл җыярга дип бер эскәмиягә чүмәште. Монда чыр-чу, ыгы-зыгы – чын тормыш кайный. Харис тамаша кылып йөрүчеләрне күңелсез генә күзәтеп утырды. Күңелендә чарасызлыктан башка берни юк, тоташ бушлык. Эшкә йөргән көннәрен сагынып искә ала хәзер.

Янәшәсенә илле яшьләр чамасындагы мөлаем гына бер хатын килеп утырды. Кечкенә генә этен ияртеп чыккан, анысы шул тирәдә чабып йөри. Саҗидәгә шөгыль булды, этнең кыланмышларын күзәтә.

– Күптән чирлисезме? – дип, хатын үзе сүз башлады, Харисның дәшәргә исәбендә юк иде.

– Күптә-ән... Икенче ел китте инде.

Хатын аларга кызганып карады. Әллә Харисны, әллә Саҗидәне жәлләде.

– Массажист мин. Табиб белән киңәшегез дә, яраса, башлап карыйк мәллә дим... Кайберәүләр массаждан күп файда күрә.

Харис уйланып калды. Акча кирәктер инде моңа. Күпме сорар икән? Файдасы тисә ярый ла... Табиб белән генә түгел, балалар белән дә киңәшергә кирәк.

Иртәгә тагын шушы урында очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Балаларга шалтыраткач, алары бертавыштан хуплады.

– Ятып калганчы, атып калырга кирәк, әти, акчасын үзебез бирербез, – диештеләр.
Нурия икенче көнне үк этен ияртеп кереп җитте. Анысы Саҗидәнең күңелен ачып торырга ярап куйды. Бик тырышып, бөтен шартын китереп эшләде Нурия. Атна-ун көн дигәндә Саҗидәдә уңай үзгәрешләр сизелә башлагандай булды.

Шул вакыт эчендә ул үзгәрешләр Харис күңелендә дә уйнаклады. Нурия белән танышканнан бирле ир үзендә яшәү яме уяна барганын сизде. Массаждан соң бергә ашап-эчтеләр, күңелле итеп сөйләшеп утырдылар. Нурия акыллы, сабыр, сүзләрен уйлап кына әйтә. Бер кергәнендә идәннәрен юып чыгарды. Икенчесендә үзенең “фирменный” пылавын пешереп сыйлады. Кайда йөргәндер ул моңа кадәр? Ах, алданрак очраткан булса аны Харис!

Нурия ялгызы яши икән, бала-чагасы да юк, бар юанычы – эте Арчи. Бераздан аны Саҗидәгә иптәшкә калдыра башладылар, үзләре озак-озак йөреп керделәр. Арчи башта көйсезләнде, бераздан ияләште, Саҗидәнең аяклары янында черем итеп тә алгалады.

Бер көнне Харис ял паркына, гадәттә өчәү­лә­шеп очра­ша торган эскә­мия янына ял­­­гызы гына кил­де. Бик дул­­­кынланган ке­­­бек күренсә дә, йөзе як­ты, күңеле күтә­рен­ке иде. Ул Нуриягә каш астыннан гы­на карап сүз башлады:

– Балаларга әйттем, әниегез минеке генә түгел, сезнеке дә дидем... Минем дә яшәп каласым килә дидем... Ризалашмый кая барсыннар! Аларга да тиеш бит ул. Яңарак кына кыз килеп җитте. Әллә үзем белән алып китим микән әнине, дип тә сөйләнә. Карасын инде үзе. Әлегә әниләрен карауны чиратка салдылар...

Нурия тыенкы гына елмайды.

Берәр атна матур гына очрашып йөрделәр. Аннары Харис күңелендәгесен әйтте:

– Гомер выжылдап узып бара. Вакытны әрәм үткәрмик, бергә булыйк, – диде.

Нурия бу сүзләрне көтеп кенә торган, ахры, икеләнми риза булды.

– Әйдә, Арчины хатыныңа калдырыйк, бик ияләште ул аңа, – диде.

Эт Саҗидәгә ияләшкәнме, әллә Саҗидә эткәме... Харис анысын аңлап маташмады. Иптәшкә Арчи буламы, Харисмы – хатынына барыбердер дип уйлады ул.

Харис этне өенә үзе генә күтәреп алып кереп китте – Саҗидә янына Нурия инде кереп йөрмәсә дә ярый, чирле булса да, күңеле сизенә бугай аның.

Үз урынына Арчины калдырып, Харис кичен туп-туры чәчәк кибетенә юл тотты.

Акчасын жәлләмәде – зур, матур букет ясатты. Нурия фатирына шат елмаеп, дәртле хәрәкәтләр белән килеп керде. Яшь егет диярсең – йөрәге ашкынулы тибә, йөзенә нур иңгән иде.

Әмма... букетны сузарга өлгерде, ә Нурия алып өлгермәде – әзмәвердәй ир дөбердәп идәнгә егылды – башы купшы чәчәкләр астында калды. Хатын, аһылдап, аның каршына чүгәләде...

Яратмаган эшендә тиешле вакытка кадәр түзде Харис. Гаиләсенә килгән олы борчуга да чыдады. Ә кисәктән ишелеп төшкән бәхетне күтәрә алмады...

Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1469
ӨСКӘ