Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яшисе килә!

20 Июль 2020 1685
Күпер кырыенда аякларын салындырып утырган кызны ерактан күреп алды Гаяз. Кызның бирегә табигатькә хозурлану өчен килмәвен ул яхшы аңлады. Ни эшләгәнен белештермичә, кисәк кенә кызның курткасыннан тотып алды. Шулчак кыз сискәнеп куйды һәм мизгел эчендә ул күпернең икенче ягында иде. Гаяз аның кулына чытырдап ябышты. Кызның елаудан шешенеп беткән күзләре аңа төбәлгән иде. Берничә минут элек кенә түбәнгә сикерергә теләгән кешенең яшәү теләген күрде шулчак Гаяз әлеге карашта. “Борчылма! Хәзер мин сине коткарам. Икенче кулыңны да өскә күтәр менә шулай...” – егет әллә кызга, әллә үзен тынычландыру өчен сөйләнә-сөйләнә кызны үзенә тартты. Бераздан алар икесе дә тузан эчендә янәшә яталар иде. Әллә куркудан, әллә шатлыктан икесенең дә йөзләре ут кебек кызышты.

– Мин – Гаяз, – дип кул сузды егет кызга. – Башка болай куркытма, яме?

– Айсылу... – кыз, битендә пычрак эзләр калдырып, кулы белән күз яшьләрен сөртеп алды. – Син нигә мине коткарырга булдың? Кем кушты?.. Мин барыбер яшәмәячәкмен...

– Әйдә, башта су буена төшеп битләрне юып алабыз? – диде Гаяз сүзне читкә борырга теләп. – Алайса синең сылулыгың бөтенләй күренми башлаган.
Кыз сумкасыннан кечкенә көзге чыгарды. Йөзе буйлап сузылган пычрак эзләрне күреп, көлемсерәп куйды да, сүзсез генә Гаяз артыннан атлады.

Бит-кулларын юганнан соң алар, яр кырыена утырып, сүзсез генә уйга калдылар.

– Нигә мондый адымга барырга булдың, Айсылу?

– Минем беркемгә дә кирәгем юк...

– Алай була алмый. Җир йөзендә һәрбер кеше кемгәдер кирәк. Әти-әнисенә, дусларына, хәтта үзең уйлап та карамаган кешегә син бик якын һәм кирәк булырга мөмкинсең.

– Әти көннәр буе эштә. Әни мине аңла­мый, ул кушканча гына яшәвемне тели. Еге­тем... Егетем башка кыз белән очраша башлады...

Өйләренә караңгы төшә башлагач кына юл алды алар. Гаяз Айсылуны подъездына кадәр озатып куйды. Икенче көнне очрашырга сүз бирештеләр.

Иртәгесен Айсылу Гаязны үзләренә кунакка чакырды. Дөресрәге: “Кая да булса барырга минем кәефем юк. Күрешәсең килсә, үзең кил”, – диде. Егет исә кичәге хәлләрдән соң кызның язмышы алдында үзен җаваплы тоя иде. Күңеле төшенке икән, димәк, аңа ярдәм итәргә кирәк! Үзе яраткан тортны алып, яңа танышы янына ашыкты Гаяз.

– Айсылу беркая да бармый! Аның имтиханнарга әзерләнәсе бар! – дип каршы алды аны ишектә күренгән ханым, сәламен дә алмый гына.

– Әни! Күпме әйтергә була сиңа, минем янга килгән кешеләр янына чыкма дип! – Айсылуның яңгыравык тавышы бөтен коридорга ишетелде. – Гаяз ул. Отличник малай. Имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Чәй эчеп алганнан соң Айсылу үзенең бүлмәсе белән таныштырды. Бай яши иде алар. Кыйммәтле җиһазлар, евроремонт... “Безнең фатир боларныкы янында шалаш кына..” – дигән күңелсез уй йөгереп үтте Гаязның башыннан.

– Ә син нигә үзең турында берни сөйләмисең? – диде шулчак Айсылу егетнең уйларын укыгандай. – Синең әниең минеке сыман усал түгелдер ул, иеме?
– Юк. Әниләр усал була алмый...

– Ә әтиең?

– Ул безнең белән яшәми...

– Гафу ит...

Гаяз белән Айсылу очраша башладылар. Әмма бик еш кына Гаяз телефоны шалтырауга, кыздан гафу үтенеп, кисәк кенә каядыр китеп югала иде. Шундый көннәрнең берсендә Айсылу түзмәде, авызын турсайтып сүз башлады:
– Әйдә, бер-беребезне алдап йөрмик, Гаяз...

– ???

– Кем сиңа шулай бик еш шалтырата? Кем янына шулай ашкынасың?

– Әнием... Ашыгыч эш килеп чыккан...

– Шулайдыр...

Кыз ачу белән кырт борылып китеп барды. Бераздан туктап, артына борылды. Гаяз ашыгыч адымнар белән аннан ераклашып бара иде. Егет үзе артыннан килер, гафу үтенер дип өметләнгән Айсылуның күзенә яшьләр тулды. Ул бит Гаязга ышанды! Аның хакына яңадан яши башлады. Ә ул... Кыз кинәт Гаяз киткән якка атлады. Егет автобуска утыргач, такси тотып, аның артыннан барды. Аннан сиздерми генә подъездга кадәр дусты артыннан күзләде. Гаяз исә үзе артыннан кемдер күзәтәдер дип башына да китерми иде. Ялгыш кына да артына борылып карамады.
Фатир ишегенә чаклы озатты аны Айсылу. Тик иске генә ишек төбенә җиткәч, бермәл ни эшләргә белмичә туктап калды. Кем яши икән бу фатирда? Очрашып йөргән кызымы әллә?

Төрле уйлардан башы авырта башлаган Айсылу, ни булса шул булыр дип, ишек тоткасын тартты. Ишек ачык иде. Көндәшенең чәчләренә ябышырга дип еш-еш сулап килеп кергән Айсылу, каршындагы күренешне күреп, өнсез калды.
Өстәл янында инвалид коляскасында хатын-кыз утыра, Гаяз исә аны кашыктан ашата иде. Хатын-кыз аз гына каба да, авыртуданмы, ничектер бик авыр итеп ыңгырашып куя. Ярты ризыгы идәнгә коела. Гаяз аны тынычландырырга тырыша: “Борчылма, әнием, хәзер җыештырып алам мин аны. Яле, тагын бер кап. Менә шулай. Сиңа терелер өчен көч тупларга, күбрәк ашарга кирәк.”
Шулчак Айсылуның аягы янәшәдәге урындыкка тиеп китте. Шыгырдаган тавышка Гаяз борылып карады.

– Айсылу?..

Ни дип җавап бирергә белмәгән кыз, күз яшләренә буылып, урамга атылды.
Гаязга бик авыр иде бу мизгелдә. Димәк, Айсылу аны аңламады. Аңларга теләмәде. Әйе, ул башка тормышка күнеккән шул. Гаяз аңа тиң түгел. Башкача аның белән аралашырга теләмәс. Бу очрашуның кайчандыр булачагын һәм аның шундый борылыш алачагын белә иде Гаяз. Тик ул бу мизгелне булдыра алганча кичектерә килде.

Якын иде аның күңеленә әлеге бөдрә чәчле, үткен карашлы чандыр кыз. Бай гаиләдән булуына карамастан, ничектер ачык күңелле иде ул. Моңарчы Гаязның беркайчан да күңел ачып йөргәне, кем белән дә булса очрашканы булмады. Мәктәптән чыгуга өйгә йөгерде ул. Анда аны кырык якта кырык эш көтеп ята. Өй җыештырырга, ашарга пешерергә, әнисен тәрбияләргә... Ә бит аларның тормышы кайчандыр түгәрәк иде. Җиденче сыйныта укыганда әнисенә инсульт булды. Көч-хәл белән гомерен саклап калдылар. Тик шуннан соң аяк-куллары хәрәкәтсез калды, сөйләшә алмас булды. Әтисе башта хастаханә юлларын таптады, хатынын аякка бас­тырырга өметләнде. Тик бер ел узып та үзгәреш күренмәгәч, эчүгә сабышты. Бер-ике ай шулай эленке-салынкы йөргәч, бөтенләй аларны ташлап чыгып китте. Тормышның авыр йөге унбиш яшен дә тутырмаган Гаяз җилкәсенә өелде. Юк, бу эшләрне һич кенә дә авырсынып эшләми Гаяз. Әнисенең бит аннан башка таяныр кешесе юк. Тик газизенең ыңгырашуын ишетеп, авыртудан газап­лануын күреп йөрәге әрни егетнең. Акча юк, кирәкле даруларның да иң арзанын гына алалар. Шулай мәктәп, өй, хастаханә арасында үтә Гаязның тормышы.
Айсылу белән танышу исә аның тормышын бөтенләй башка якка үзгәртеп җибәрде. Башта үзе коткарган кыз каршында җаваплы итеп тойды үзен Гаяз. Әлеге начар уй кызның башына янәдән ояларга мөмкин дип уйлады ул. Шуңа, аз гына вакыты булуга, яңа танышы янына ашыкты ул. Тора-бара аңа бик нык ияләнүен тойды. Күңеле үзеннән-үзе кызга тартылды. Һәм менә... бүген, күрәмсең, аларның соңгы очрашулары иде.

Икенче көнне ишектәге кыңгырау тавышыннан сискәнеп китте Гаяз. Аларга кем дә булса сирәк килә. Үз күзләренә үзе ышанмады Гаяз. Анда... зур гына пакет күтәреп, елмаеп Айсылу басып тора иде.

– Менә, әни күчтәнәчләр җибәрде, – дип өстәлгә тәм-томнар тезә башлады кыз. – Камыр ризыклары пешерергә вакытың җитми торгандыр әле...
Өчәүләшеп чәй эчкәннән соң урамга чыгып китте яшьләр.

– Кичә бер сүз дәшмичә чыгып киткәнем өчен гафу ит, – дип сүз башлады кыз. – Мин сине башка кыз янына барасың дип белдем. Аннары төне буе уйланып чыктым. Үземнең нинди юләр икәнемне аңладым. Мин бит үземне бик бәхетсез дип уйлый идем. Яшисем килми иде. Синең белән танышкач, тормышның матурлыгын күрә башладым... Бәлки син ачуланырсың... Сезнең турыда, дөресрәге әниең турында мин әти-әниемә дә сөйләдем... Әтинең хастаханәдә таныш табиблары бар. Ул ярдәм итәргә сүз бирде.

– Рәхмәт, тик... минем бурычлы булып каласым килми...

– Мин әтигә барысын да сөйләдем. Үз-үземә кул салырга теләвем, синең мине коткаруың турында да. Синең белән танышкач, минем чынлап торып яшисем килә башлады. Әти-әни моны сизмәгәндер дисеңме? Әти чын күңелдән ярдәм итәргә тели. Иртәгә ул сине көтә. Ә хәзер миңа өйгә кайтырга вакыт, – Айсылу, үрелеп, Гаязны иреннәреннән үбеп алды да, тукталышка йөгерде.
Гаяз күзләрен йомды да, шатлыктан, кызышкан иреннәрен кысып, урынында басып калды. Әйтерсең ул әлеге хәлләрнең чынбарлыкта булуына ышанмый, күзләрен ачса, барысы да төштәге сыман эреп юкка чыгар дип курка иде....

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 30 август 2018 № 34
Рубрика: ПРОЗА Автор: Лилия Закирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1686
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ