Язмалар исемлегенә күчү
– Чит җиргә ияләнү авыр түгелме?
– Бик авыр. Пенсиягә чыктык. Гомер буе эшләп, кинәт кенә эштән туктау, яңа урын, яңа өйдә яши башлау – бөтенесе берьюлы туры килде. Аралашу да юк иде. Ияләшә генә башлаган идек, энем 53 яшендә, эштән кайтканда инфаркт булып, егылып үлде. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Ирем каравылга эшкә керде. Ул эшкә киткәч, үзем генә калам да, акырып-акырып елый идем. Чирләмәс өчен нәрсәдер эшләргә кирәк дип, өйдә әкрен генә пешеренә башладым. Башта пилмән ясап, шуны сатып карадым. Хәләл иттән ясалган пилмәннәрне яртышар-яртышар кило итеп алып бетерделәр...
***
Язманы тулысынча газетабызның яңа, 5 нче саныннан укый алачаксыз.
“Ярты кило пилмән сатып башланган эш бу”
8 Февраль 2021 809

“Авыр чагымда үземә күңел тынычлыгы эзләп тотынган шөгылем бу”, – ди камыр ризыклары пешереп, полуфабрикатлар ясап сатучы Гөлчәчәк Сафина. “Кешеләр белән аралашмыйча торсам, чиргә сабышам”, – ди ул. Лаеш районы Олы Кабан авылына күптән түгел генә күченеп килсәләр дә, тиз арада дуслар табып өлгерә Гөлчәчәк апа.
– Бик авыр. Пенсиягә чыктык. Гомер буе эшләп, кинәт кенә эштән туктау, яңа урын, яңа өйдә яши башлау – бөтенесе берьюлы туры килде. Аралашу да юк иде. Ияләшә генә башлаган идек, энем 53 яшендә, эштән кайтканда инфаркт булып, егылып үлде. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Ирем каравылга эшкә керде. Ул эшкә киткәч, үзем генә калам да, акырып-акырып елый идем. Чирләмәс өчен нәрсәдер эшләргә кирәк дип, өйдә әкрен генә пешеренә башладым. Башта пилмән ясап, шуны сатып карадым. Хәләл иттән ясалган пилмәннәрне яртышар-яртышар кило итеп алып бетерделәр...
***
Язманы тулысынча газетабызның яңа, 5 нче саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Румия Сәйфуллина