Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ЯРАМИР: "Мин бит модель, подиумда да йөри алам"

28 Октябрь 2019 553
Ярамир Курган өлкәсенең Шадринск районы Йолдыз авылында 1987 елда туа. (Йолдыз авылыннан 160 чакрымда Төмән, 220 чакрым ераклыкта Екатеринбург шәһәре урнашкан). Җырчы Шадринск педагогия институтының физкультура һәм спорт факультетын тәмамлый. Кавказда хезмәт итә. Буе – 190 см
– Ярамир, әти-әнисе булган­нарга яшәве рәхәт, әти-әнисезләргә авыр, булышучы юк, диләр. Яшьләргә бүген авырмы? Әти-әниең булышамы?

– Әти-әнидән сорамаска тырышам. Әти – шофер, әни – башлангыч сыйныфта укыта, аларның хезмәт хаклары зур түгел. Терлек-туар асрыйлар. Авылга машина белән кайтканда ит, бәрәңге, кайнатмалар төяп җибәрәләр. Фатир алырга мөмкинлек юк. Әмәт тавында кеше фатирында торам, айга 14 мең түлим.

– Хатыныңнан акча сорый­сыңмы?

– Сорамыйм. Хезмәт хакын үзенә тота, күлмәкләр ала. Гаиләгә дә бирә.

– Акча каян керә?

– Концертлар, банкет-туйлар, корпоратив. Стабиль керемем юк. Кайвакыт кесәдә йөз тәңкә кала, шул чагында көтмәгән җирдән Аллаһы Тәгалә биреп куя. Укыйм да бит әле. Тренер, физкультура укытучысы булып эшли алам. Мин бит модель, подиумда да йөри алам.

– Йөреп күрсәт әле... Шәп!..

– Шадринск шәһәрендә 8-9 журналның тышлыгында чыктым. Модель булырга Төмәнгә дә чакырдылар. Бармадым.
– Акча мәсьәләсендә хатының белән орыш-талаш чыкканы юкмы?

– Бик аңлый, ачуланышмыйбыз, Аллага шөкер.

Ярамир консерваториядә укый. Тавышы – лирик-драматик тенор. Аның опера театрында эшлисе килә. Хатыны Эльвира – Азнакайдан. Биюче.
  
– Дөнья мавыктыргыч. Нәфесеңә ияреп, әллә нишләргә була. Үзеңне кулда тоту авырмы?

– Рухың көчле булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү холыкны ныгыта. Ун ел 42 чакрым йөгердем. Хәтерлим, 20 чакрымга җиткәч туктыйсы, егылып хәл җыясы килә башлый. Алда тагын 22 чакрым бар. Шунда үзеңне йодрыкка җыясың һәм финишта икәнеңне сизми дә каласың.

– Күп яшьләр бөтен нәрсәне татып карарга кирәк, диләр.

– Ялгыш фикер.

– Яшьтәшләреңнең синнән баерак булуы ачуыңны чыгарамы?

– Юк. Аллаһы Тәгалә барысын да тигезли. Бай кешенең саулыгы, туганнары булмаска мөмкин. Һәрбер кешенең үз проблемалары бар. Акчада гына түгел бәхет, Аллаһы Тәгалә биргәнгә шатланып яшәргә кирәк.

Алар ягында кишерне – сәрдек, суганны – пыяз, мәчене – мишәк, этне – көчек, диләр.

– Хатын белән конфликт нинди өлкәдә чыга?

– Беркөнне өйдә сатып алынган су бетте. Хатыным: “Аш пешерергә дә су юк”, – ди. Шунда ук 20 литр су алып кайттым да аны үбеп алдым. Конфликт онытылды. Гадәттә, вак кына әйбердән чыга.

– Бер-берегезне яратасызмы соң?

– Әйе.

– Әти-әниләре?

– Әнисе – тегүче. Бәләкәй чактан әтисез үскән, аерылышканнар.

– Ник?

– Сораганым юк.

Йолдыз авылында җыр­чының әби-бабасы да яши, өч ат, дүрт сыер, бер үгез, утыз бәрән асрыйлар. Авыллары зур, 1500 кеше яши. Ике мәчет бар.

– Мәчетегездә азан әйтергә уйла­мый­сың­мы?

– Теләгем зур, сүзләрен өйрәнә башладым.

– Азан әйтү – бик саваплы гамәл. Авылыңа кайтып, азан әйт әле син... Клибыңда печән чабасың...

– Тугыз яшьтә дәү әти өйрәтте. Беркайчан онытмыйм: иртәнге өчтә уята, дүрттә үзебезнең яланга барып җитәбез. Чык кипкәнче чабу җайлырак – юеш, көндез кибә – каты була.

– Ярамир, ялгышмасам, Фердинанд Сәләхов тугыз бүлмәле фатирда тора, икенче кат бөтенләй аныкы. Бергә җырлап та йөрдегез, сиңа да бер-ике бүлмәсен бүләк итә алмасмы икән?

– Ир-ат үзе эшләп табарга тиеш.

Чехия хоккейчысы Яромир исемле булган, исемне шуңа охшатып кушканнар. Мулла кушканы – Радамир. Ярамир биш яшьтән үги әти белән үскән. Алты яшьтән атлар белән аралаша.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 2 ноябрь 2017 № 43
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ