Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яр Чаллыда балаларны алыштырганнар

29 Ноябрь 2013 1503
Элек федераль каналлардан Татарстанны күрсәтсәләр, “аһ” итә идек. Туган җиреңне Мәскәү телевидениесе күрсәтсә, җанга рәхәт булып китә шул. Әмма соңгы елларда безнең республиканы күбрәк гауга чыккач күрсәтә башладылар.
“Булгария” теплоходы бату, “Дальний”дагы хәлләр, мөфтине шартлату... Бераз гына тынычланып торабыз да, Татарстан тагын бер “мөгез” чыгарып куя. Әнә, бу атнада Яр Чаллыдагы перинаталь үзәгендә яңа туган сабыйларны алыштырулары турында бөтен Россия шаулашты.

6 август көнне бу үзәктә бер үк көнне, бер үк сәгатьтә ике Людмила кыз балалар тапкан. Язмыш диген, хатыннарның исемнәре генә түгел, әтиләренең исемнәре дә туры килгән. Трофимова фамилияле Людмилага кызының 2 кило 800 грамм авырлыкта булуын, ә Дубаевага 3 кило 600 граммлы кыз табуын хәбәр иткәннәр. “Кесарев кисүе” ярдәмендә бала табып, наркоз тәэсире астында булсалар да, сабыйлары тууыннан бәхеткә чумган аналар бу саннарны исендә калдырган бит инде. Әмма икенче көнне иртән кызларның авырлыклары язылган биркага карап, Людмилалар аптырап калган: Трофимованың кызы төн эчендә бер килога арткан, ә Дубаеваныкы, киресенчә, ябыккан. Хатыннар моңа сәерсенеп, ни көләргә, ни еларга белмәгән.

– Монда ниндидер ялгышлык барын сизеп, мин ике кызны да күрсәтүләрен сорадым, – ди Людмила Трофимова. – Башта биркасына “Трофимова” дип язылган бәләкәчне күрсәттеләр, әмма мин аның беребезгә дә охшамаган булуын аңладым. Ә Дубаеваның кызы минем олы улымның копиясе иде! Шуны аңлагач, тәнем чымырдап куйды.

Кыскасы, хатыннар балаларының алышынуын шунда ук аңлаган. Әмма педиатрлардан сораштыруның нәтиҗәсе күренмәгән, табиблар андый хәлнең булырга мөмкин түгеллеген әйтеп, уйдырмалар чыгаручы хатыннарга тавыш күтәреп: “Хыялланып йөргәнче, балаларыгызны карагыз”, – дип борып чыгарган. Шулай дигәч, Людмилаларның үзләренә бирелгән балаларны алып кайтудан башка чарасы калмаган.

Ләкин Дубаевлар гаиләсендә үзләренә охшамаган бала аркасында тавыш чыккан. Гаилә башлыгы Аслан Дубаев хатыны хыянәт итеп, баланы башка ирдән тапкан дип шикләнә башлаган. Аптырагач, алар ДНК-анализ тапшырырга уйлаганнар. Аның нәтиҗәсен алып, кечкенә Айшә белән Асланның әтиле-кызлы булмавы ачыклангач, гаиләдә тагын кара тавыш чыккан. Шуннан соң Дубаева бала табу йортындагы шикләрен таратырга кирәклеген аңлаган.

Ике Людмила бергә сүз куешып, Уфада ДНК-анализ ясатырга уйлаган. Һәм нәтиҗәсен белгәч, перинаталь үзәкнең ялгышлык эшләве тәгаен ачыкланган – балалар буталган.

Ә бит кызларның кайсы кемнеке икәнен аларга бер карауга аңлап була: сабыйлар икесе дә абыйларына бик нык охшаган. Ә инде чынбарлык ДНК-анализы белән дә дәлилләнгәч, хатыннар балаларын алыштырырга дигән карарга килгән. Әмма күкрәк баласының әнисен генә танып белүен исәпкә алсак, моның ничек авыр булачагын күз алдына да китерү кыен. Дүрт айга якын күкрәк сөтен имезгән, йөрәк җылысын, күз нурын биргән әниләр өчен нинди сынау бу! Күңелдә бу балага карата уянган ана мәхәббәте белән ни эшләргә?

Ике Людмила балаларга да, үзләренә дә җиңелрәк булсын өчен әлегә көн дә очрашып, бергәрәк торалар. Балалар үз әниләренә ияләнсен өчен кирәк бу. Хәер, әлегә сабыйлар үзен 9 ай буе корсагында йөртеп, дөньяга китергән әнисен түгел, үзенә күкрәк сөте имезгән әнисен якынрак күрә. Әмма бәләкәчләргә барыбер үз әнисенә ияләнеп, яңа гаиләгә күчәргә туры киләчәк. Тик бу бүген барып балаларны алыштырдың да, эшең бетте дигән сүз түгел. Адвокатлар киңәше буенча Людмилалар судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Иң беренче чиратта аларга балаларның туу турындагы медицина таныклыкларын бәхәсле дип игълан итәргә, шуның нигезендә теркәлгән ЗАГСтагы язуга һәм туу турындагы таныклыкка ризасызлык белдерергә кирәк. Аннары баланың башка әти-әнидән тууын раслау зарур. Суд карары чыккач кына сабыйлар законлы рәвештә кан кардәшләре янына кайта ала.

Ул арада бу эш белән Татарстанның Тикшерү комитеты да кызыксына. Чаллыдагы барлык бала табу йортларында “печән өсте” – тикшерүләр бара. Балалар алышынган үзәкнең баш табибы Р.Бакировка шелтә белдерелгән. Акушер-гинекология ярдәме буенча урынбасар Р.Кашапов һәм бала табу бүлеге акушеры Г.Хәлиуллина эшен-нән алынган.

Чаллыда булган әлеге хәл респуб-ликаның барлык бала табу йортларын аякка бастырырга мөмкин. Чөнки республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый йортларның барысын да тикшерергә кушылган.

Тикшерсеннәр, күзәтсеннәр. Бала табу йортында эшләүчеләрнең кеше язмышына алай салкын карарга хакы юк бит! Әле ярый, Людмилалар вакытында чаң сугып, сабыйлары кечкенә чакта ялгышлыкны белеп алдылар. Әлбәттә, бу алар өчен зур сынау, Ходай үзләренә түземлек бирсен. Әмма балага 3 ай вакытта түгел, зуррак булгач белсәләр, күңел яралары күпкә тирәнрәк булыр иде. Мәсәлән, 1998 елда Копейск шәһәрендә бала алышыну факты балаларга 13 яшь чагында ачыклана. Балаларның җанын җәрәхәтләмәс өчен аларны үскән гаиләләрендә калдыралар. Хәтерегездә булса, узган ел мин дә Казанда булган шундый ук очрак турында язган идем. Дәрвишләр бистәсендәге бала табу йортында уллары алышыну турында әниләре 25 ел узгач кына белгән. Кызганыч, егетләрнең берсе бу дөреслекне белмичә бакыйлыкка күчкән һәм үзен тапкан әнисе аны күрә дә алмады, мес-кен. Әле бу ачыкланган фактлар гына. Ваемсыз медиклар аркасында чит кеше баласын тәрбияләүче гаиләләр башка юктыр дип әйтеп булмый...

Рәзилә РӘСИМ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ