Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ЯПОН ЕГЕТЕ ЮТО ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ

15 Март 2013 1072
Татар яшьләре күбесе ана теленнән читләшеп барган заманда, дөньяның бөтенләй икенче почмагында чеп-чи япон егетенең татар телен өйрәнүе турында ишеткәч, шаккату аша сок­ландым мин аңа.
Юто Хишияма 2011 елның август аенда “Ютуб” (YouTube) сайтында очраклы рәвештә “Аерылмагыз” дигән җырны ишетеп ала. Әлеге җыр күңеленә шул дәрәҗәдә үтеп керә ки, егеттә җыр сүзләренең мәгънәсенә төшенү теләге туа. Интернетка кереп, сүзлекләр кулланып, тәрҗемә ясый, соңрак татар теленең грамматикасын өйрәнергә керешә ул.

Токиода яшәүче Ютоны интернетта эзләп табып, үзе белән интервью эшләргә теләвемне әйттем. Озак та үтмәде, ризалыгын белдереп, татар хәрефләре белән, өтеренә кадәр дөрес куеп язылган хат килеп төште. Татар телен өйрәнә башлавына ел ярым гына вакыт үтсә дә, һәр сүзне яхшы аңлый, язган җөмләләре дә төзек аның. Юто белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәм.

– Юто, гаиләң белән таныштырып кит әле.

– Әтием – журналист, әнием – хуҗабикә. Ике сеңлем бар. Алар да университетта укый. Аларның берсе дә татарча белми. Тик сеңелләремә кайбер сүзләрне өйрәтә башладым.

– Татар телен өйрә­нү өчен шактый авыр тел дип әйтәләр, грамматикасы да катлаулы. Сиңа да шулаймы?

– Мин иң элек 2004 елда төрек телен өйрәнә башладым. Ә төрки телләр япон грамматикасы белән бик охшаш. Шуңа күрә ул миңа авыр бирелми. Мин сезнең телегезгә гашыйк. Әлеге телне өйрәнүне эш итеп түгел, ә яраткан бер шөгыль буларак кына кабул итәм. Көн саен интернетта татар телендәге язмалар белән танышып барам, җырлар тыңлыйм, видеолар карыйм, “Вконтакте” сайтында татарлар белән язышам, кайвакыт “скайп” аша да сөйләшәм. Хәзер инде башкорт телен дә үзләштерергә тотындым.

– Татар телен өйрәнүеңне белгәч, әти-әниеңнең мөнә­сә­бәте нинди булды?

– Бу шөгылем башта аларны аптырашта калдырды. Хәзер нормаль карыйлар.

– Сезнең илдә төп дәүләт теле – япон теле булгач, тел проблемалары да юктыр?

– Япониядә дә андый проб­лемалар очрый. Бездә төрле диалектлар бар, аларның бер өлешенә юкка чыгу куркынычы яный.

– Киләчәктә татар теле белән нишләргә җыенасың?

– Университетта татар телен укытырга телим.


Юто Хишияма март аенда Казанга җыенуы турында әйт­кән иде. Соңгы язышуыбызда: “Анда барырга бик күп акча кирәклеге ачыкланды. Шул сәбәпле сәяхәтем кичектерелеп торыла. Бәлки август-сентябрь аенда сезнең шәһәрегезне күрү, татарлар белән аралашу бәхете елмаер”, – диде ул.

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 939
ӨСКӘ