Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Январьда кош-корт алып үстердек”

20 Март 2019 765
Авыл халкы тавык-чебешне көннәр җылынгач алырга ияләшкән. Әле анда да йә салкын тия, йә аяксызлана. Ә менә Балык Бистәсе районы Наратлы авылында яшәүче Мөслимә һәм Таһир Мөхәммәтҗановлар узган җәйдә мең баш бәбкә алып үстергән булсалар, январьның әче салкынында 100 чеби, 100 үрдәк алып кайтканнар. Инде кош-кортлар сатарлык булып җитешкән.
Таһир абый белән Мөслимә апа тумыш­лары белән Күгәрчен авылыннан. Икесенә дә 59 яшь. Наратлы авылына килеп төпләнгәннәр. Балалары Алмаз белән Гөлназ, дүрт оныклары бар.

– Узган җәйдә Алмаз: “Әйдә, күп итеп каз алып карыйк әле”, – дип кайтып кер­де. Күп дигәне – ике мең, – дип баш­лады сүзен Мөслимә апа. – Элек йөзәр­не алып үстергән чаклар булды, әмма меңләп түгел иде. Улыбызга каршы төшмәдек, Питрәчнең Кощак авылыннан, берсен 300 сумнан бер айлык мең бәбкә алып кайттык. Башта курыккан идек, казлары сөбханалла булды.

– Нинди токымлы казлар?

– “Линда”. Бәбкә чагында кырда өчәү­ләп көттек. Үзебезнең йортыбыз янын­нан гына инеш ага. Шулай да гел тө­шермәдек, без урманда бит, төлкесе, эте, ябалагы да бар дигәндәй... Казларны бер дә караучысыз калдырмадык. Бик эсселәрдә генә инешкә төшердек. Ә болай күл казытып, су җибәрдек. Каз сусыз тора алмый. Калайдан урын әзер­ләгән идек үзләренә. Тынгысызлангач, утар кебек җиргә чыгардык. Суя башлагач кына төлке кереп, икесен харап итте.

– Казлар өчен махсус җир алдыгызмы?

– Юк. Үзебезнең кишәрлектә генә ясадык, бәрәңге утыртмадык.

– Ашлыкны сатып алдыгызмы?

– Әйе, яздан арзанракка белешеп куйган идек. Ир-атлар булмаса, хатын-кыз мондый эшне башкара алмый. 40лап тонна икмәкне кулдан уздырырга кирәк бит. Көзен алларыннан бодай, арпа, кукурузны өзмәдек. Быел ашлыкны белешергә дә куркабыз, икмәк бик кыйммәт...

– Азыгын, казын сатып алганда үзегезгә табышы каламы соң?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 11 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1385
ӨСКӘ