Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яман шештән саклану юлы – сәламәтлекне тикшертеп тору”

29 Октябрь 2019 435
Мәни бизендә була торган яман шеш белән исә дөньяда һәр алтынчы ир-ат очраша. Аны вакытында абайлап алып, тизрәк дәвалану кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Бу хакта Республика клиник онкология диспансерының урология бүлеге мөдире, табиб-онколог Эдуард Фәрит улы Абдрахманов белән сөйләштек.
– Эдуард Фәритович, сезнең бүлектә генә көненә дистәләгән операция ясала. Урологиядә яман шешнең бигрәк тә кайсы төрләре киң таралган?

– Беренче урында мәни бизендә була торган яман шеш тора. Әлбәттә, бу инде ир-атларга хас авыру. Ә инде хатын-кызлар турында да сөйләсәк, бөер, бәвел куыгы яман шеше белән дә гел очрашабыз. Мәни бизе яман шеше белән авыручы пациентларыбызның күбесе – 60-70 яшьтәгеләр. Ул өлкән кешеләр сырхавы булып санала. Сирәк генә 45-55 яшьлек ирләрдә дә очрый. Авыруны китереп чыгарган сәбәпләр төгәл билгеле түгел. Хәзер аны башлангыч чорында ук ачыклыйлар. Моңа диспансеризация программасы да ярдәм итә. Әлеге проект кысаларында ирләр ПСА (простато-специфический антиген) анализы уздыру өчен кан бирә. Шуның бәрабәренә яман шешне иртә абайлап һәм тулысынча дәвалап була. Дәвалануның да төрле юллары бар. Операция ясаудан кала, махсус препаратлар, сыек азот, ультратавыш һ.б. чаралар кулланабыз.

– Авыруның башлангыч чорында кеше организмында нинди билгеләр күзәтелә?

– Иң куркынычы да шул: мәни бизе яман шешенең билгеләре юк, кул белән тотып карагач та, УЗИ, рентген ярдәмендә күзәтү уздыргач та күренми, беленми. Аны фәкать анализ тапшырып кына ачыклап була. Ә инде шеш сизелерлек үскән икән, башка стадиягә күчкән дигән сүз һәм бу очракта авыруга ярдәм итү мөмкинлеге дә кими. Шуңа да вакытында анализ биреп, тикшеренеп тору зарур. Көчле затларга 45 яшьтән соң елга ике мәртәбә, һич югы бер тапкыр ПСА анализына кан тапшырырга киңәш ителә.
Дөрес, яман шештән кала мәни бизендә аденома үскән булуы ихтимал. Аның билгеләре бар: авырту барлыкка килә, кече йомышны үтәү авырлаша. Шеш зур булса, аны да операция юлы белән алалар. Тик ул алай ук зарарлы түгел, кешенең гомере өчен куркыныч тудырмый.

– Мәни бизе яман шеше табылып, ул башлангыч чорында ачыкланган, операция юлы белән уңышлы дәваланган икән, тагын кабатланырга мөмкинме?

– Вакытында дөрес ярдәм күрсә­телсә, хафаланырга кирәкми. Шулай да сәламәтлеккә игътибарлы булу мөһим.

– Яман шешнең тагын нинди төр­ләре белән очрашасыз?

– Әйтеп киткәнемчә, безгә бөе­р­ен­­дә яман шеш үскән кешеләр мөрәҗәгать итә. Бу юлы да авыруны иртәрәк ачыклап, тизрәк дәваланган саен яхшырак. Операция дә уңышлы уза, кешенең бөерен саклап калып та була. Бөердәге үзгәрешләрне УЗИ башлангыч чорында ук күрсәтә. Шуңа да бер җирең авыртмаса да сәламәтлекне тикшертеп торырга кирәк. Исәнлек һәркемнең үз кулында. Соңгы елларда яман шеш турында күп сөйләсәләр дә, халык барыбер авыру азгач кына табиб янына бара.

– Эдуард Фәритович, әлеге өлкәдә утыз елга якын эшлисез, хезмәт тәҗрибәгез саллы. Узганнар белән чагыштырганда хәзер нәрсә яхшырды? Авыруларга нинди уңай шартлар тудырыла?

– Безнең бүлек 2000 елда ачылды. Аңа кадәр мондый төр авыруларны урологлар дәвалады. Эшли генә башлаганда авыр, җиһазлар да юк иде, хәзер эшебез бераз җиңеләйде, мөмкинлекләр дә артты. Әйтик, брахитерапия уңышлы кулланыла. Энә ярдәмендә мәни бизенә микроскопик зурлыктагы бөртекләр кертелә. Алар нур белән яман шешне юк итә. Элек әлеге кисәкчәләрне Германиядән кайтартсак, бүгенге көндә Россиядә дә җитештерәләр. Әлеге операция түләүле түгел. Әгәр кешегә туры килә икән, билгелибез. Киләчәктә тагын да камилләшергә, пациентларга заманча җиһазлар белән хезмәт күрсәтергә язсын. Чит илләрдә мәни бизе яман шешенә операцияне күптән роботлар ясый. Кешенең организмына әсбаплар кертелә, табиб исә бер читтә джойстик ярдәмендә алар белән идарә итә. Авыру мондый операцияне җиңелрәк уздыра, хирургка да эшләргә җайлы. Әлегә андый роботлар безнең илдә берничә клиникада гына кулланыла.

– Газета укучыларга сәламәт булу өчен ниләр киңәш итәр идегез?

– Киңәшләр бик гади: табигый ризыклар белән дөрес туклану, сәламәтлеккә игътибарлы булу, күбрәк хәрәкәтләнү, начар гадәтләрне ташлау… Боларны һәммәбез дә белә, тик ни өчендер үтәми генә.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,10 ноябрь 2016 № 45

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ