Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ялгыз гына бала тапкан ана – җинаятьче”

10 Июль 2020 1010
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН
белән әңгәмә.
– Нурулла хәзрәт, шундый сораудан башлыйм әле. Өйләнер алдыннан, хатын сайлаганда кызыклы хәлләр булдымы?

– Булмаган кая! Өйләнер алдыннан бер кыз миңа таләпләр куйган иде: “Фатирың, машинаң, 50 мең зарплатаң булсын”, – дип. Минем өчен бик сәер булды бу, алай әйткәннәре юк иде. Икенче кыз белән танышкач, аның да беренче соравы: “Синең фатирың бармы?” – булды. “Әлегә юк”, – дигәч: “Миңа фатирлы кеше кирәк иде шул”, – диде. Минем тормышта булган хәл бу...

– Дин буенча, өеңә чит хатын-кызны кертергә ярамый, диләр.

– Ярамый. Кирәк булса, аның янына чыгасың. Нәрсәгә икәнен сорыйсың. Кешеләр йөри торган җәмәгать урынында сөйләшергә була.

– Әгәр ул хатынга өеңә керү мәҗ­бүри булса, ул газны, утны карарга теләсә?

– Бөтен гаеп ир белән хатынның бергә калуында. Бер кызны таксист өенә кайтарып куя. Кыз өенә кайткач: “Таксист көчләде”, – дип гариза яза. Таксист: “Аңа кул белән дә кагылмадым”, – ди. Кагылмаганыңны дәлилләп кара! Хатын-кыз белән икәүдән-икәү калу бик хәтәр нәрсә, арага шайтан керә. Бернәрсә булмаса да, “булды” дип гаепләргә мөмкиннәр.

– Таксистка кызны утыртырга ярамый булып чыгамы?

– Әйе. Ислам динендә хатын-кызга үзенә генә йөрергә ярамый, тыелган. Хатын-кызның таксига утырып каядыр баруы – нонсенс, гомумән, булырга тиеш хәл түгел. Ул ир туганы яки ире белән генә барырга тиеш.

– Ике хатын бергә булса?

– Алай да ярамый.

– Ике хатын: “Таксист икебезне дә көчләде”, – дип әйтергә мөмкин, шулаймы?

– Әлбәттә. Анысы тагын да хәтәррәк.

– Өйдә нинди киемнән йөрисең?

– Озын трико киям. Йоклаганда да шуны киеп йоклыйм. Чишенеп йоклаганым юк. Футболканы салып йоклау­ны күз алдына да китермим, минем өчен шәрә йоклаган шикелле бу.

– Үзең генә булганда да киенмичә йөрергә ярамыймы?

– Алай йөрсәң, ул йортка фәреш­тәләр керми. Фәрештә гаурәтеңне күргәч керми.

– “Ялгыз калганчы, атасыз булса да бала тап”, – дип әйтүчеләр бар. Бу сүзләр белән килешәсеңме? Хәзер бит махсус аталандыру үзәкләре бар.

– Мондый хәл Ислам динендә булырга мөмкин түгел. Ялгыз гына бала тапкан ана – җинаятьче, әгәр дә ул аны планлаштырып эшләсә.

– Нишләп?

– Бу хатын-кыз – эгоист, үзен генә уйлый. Атасыз баланы дөньяга ките­рергә аның ни хакы бар?! Бу бала кар­шында ул – җинаятьче. Бу хатынга бала кирәкми, ул үзен уйлый. Ислам динендә бу – вәхшилек. Аталандыру үзәкләрен ачу исә – гомумән җинаять. Бу – кан кушылу, үз чиратында зина да бу. Андый үзәкләрдә бала табарга ярамый. Хатын-кызның ирне карыйсы, киемен юасы, ашарга пешерәсе, иренә түзәсе килми. Мондый үзәкләр гаилә төшенчәсен җимерәләр.

– Җырчы Алсу Фазлыева: “Ата каз көтүен саклаган кебек, иремне сак­лыйм”, – ди. Дөрес эшлиме?

– Әйе, хатын-кыз ирен сакларга, уяу булырга тиеш. Саклау иргә булган мөнәсәбәттән башлана. Әмма ирне саклыйм дип: “Монда барма, монда карама, моны эшләмә!” – дип әйтәсең икән, ул аннан туя. Саклау төшенчәсе зур мәгънәгә ия.

– Аталандыру юлы белән бала табу – гөнаһ, дидең. Баласыз, ирсез калганнарга картлыгында нишләргә соң?

– Сабыр итәргә. Раббыга гый­ба­дәт кылырга һәм җиңел үлем сорарга. Башка әйбер киңәш итә алмыйм. Раббы аңа яхшы кешене җибәрәчәк: күршесе, ерак туганы, якын кешесе килеп чыгачак ул кешенең, ялгыз калмаячак. Аллаһ белән якын булырга кирәк. Син карт, ялгыз икән, көн-төн гыйбадәт кыл, гайбәт сатып йөрмә, мәчет юлыннан өзелмә. Кайбер 70 яшьлек әбиләр дә мәет юып йөриләр, файдалы эш белән шөгыльләнәләр.

– Ир мөселман ханымга массаж ясый аламы?

– Ир чит-ят хатын-кызга кагыла да, сөйләшә дә алмый. Мөселман хатын-кызы хатын-кыз табибка эләгергә тырышсын иде. Бездә әлегә бу – проб­лема.

– Хәзрәт, хатын-кыз һәм ир-ат булу зур җаваплылык икән бит. Моңа чыдап бетеп буламы соң? Бу җавап­лылыктан куркып, өйләнмәсәң яки кияүгә чыкмасаң әйбәтрәк түгелме?

– Өйләнгән яки кияүдә булган кешенең гыйбадәте бермә-бер арта. Аллаһы Тәгаләгә якын булам дисәң, өйлән, кияүгә чык. Җаваплылыктан курыксаң, гомумән, яшәмәскә кирәк. Гаиләдә үзеңне дөрес тотсаң, гаилә тормышы җиңел бара. Яңа әйбер уйлап табарга кирәкми, ата-бабаларның сүзен тыңларга гына кирәк.

– Ә ни өчен алайса күп кенә муллалар үз гаиләләре турында сөйләргә теләми? Димәк, хәзрәтләр дә дин буенча гына яши алмый, аларны сүгүем түгел бу.

– Шәхси тормыш бар. Аларның бәлки шәхси тормышларын тышка чыгарасылары килмидер, шул гына. Хәзрәт – ул артист түгел. Артист мәгънәсезләнеп теләсә нәрсә сөйләп утырырга мөмкин. Гаиләсен, йортын, машинасын күрсәтә ул, гел телдә булырга тырыша. Хәзрәт үзе телдә булырга тиеш түгел, аның сөйләгән сүзе телдә булсын. Ул динне популяр итәргә тиеш.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 20 сентябрь 2018 № 37
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1685
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ