Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ялгышу

8 Февраль 2019 2134
Хикәя
Татлы йокыны бүлдереп, будильник шалтырады. Наилә аны сүндерде дә, халатын элеп, башкаларны уятмас өчен аяк очларына гына басып аш бүлмәсенә үтте. Иртәнге аш әзерләп, балаларын берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага озатты. Ире дә эшкә китте. Хатын гадәттәгечә көндәлек эшләренә чумды. Әйе, ул – хуҗабикә, башка бик күпләр кебек эштән арып-талып кайтмый. Өйдә якыннарын карап, гаилә учагын саклап торучы.

Бер карасаң, ул бик бәхетле кебек. Мондый тормышка бик күпләр кызыгыр иде. Яхшы коттеджлары, берничә машиналары бар. Ире җитәкче урында, акчаны яхшы эшли. Бар да әйбәт кебек, ләкин...

Наиләгә тормышы гел бер­төсле, күңелсез тоела башлады. Ул өйдә барысына да нидер тиеш кебек. Җыя, юа, пешерә, балалар тәрбияли. Юк, эштән иренми ул. Гаиләсен дә өзелеп ярата. Тик соңгы арада иренең үзенә карата мөнәсәбәте бөтен кәефен кыра. Наилә үзен читлектәге кош сыман хис итә.

Элеккеге елларда бар да яхшы иде кебек. Яратышып өйләнештеләр, бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – улы Риназ белән кызлары Зилә туды. Ул вакытта бер-берсен ярты сүздән аңлый иделәр. Ире Ренат күзләренә карап, сүз саен “матурым” дип кенә тора иде. Балаларны кулыннан да төшермәде. Эштән ашыгып, сагынып кайта иде сөеклеләре янына. Көн саен кечкенә генә булса да күчтәнәч алып кайтып сөендерә иде. Әйбердәмени хикмәт... ул игътибарлы, назлы иде, аз гына буш вакыты булса да, аны гаиләсе белән үткәрергә тырышты.

Соңгы ике ел эчендә Ренат танымаслык булып үзгәрде. Эштән һәрвакыт диярлек соңга калып кайта. Хатынының ризасызлык белдерүенә каршы: “Эшем күп, мин бит сез рәхәт яшәсен өчен тырышам”, – дип җавап бирә. Эшләр иде Наилә дә, ул бит группаларында иң башлы студентлардан саналды. Укып бетерергә бер ел калгач кияүгә чыкты, аннан балалары туды. Кызы бакчага киткәч эшкә чыгам дип сүз кузгатып карады, тик ире ишетергә дә теләмәде. “Өйдә тәмле ашлар пешереп торсаң, шул җиткән”, – диде. Ә хәзер... Сүз саен Наиләнең өйдә торуына басым ясый. Хатынына карата назы бөтенләй юк диярлек. Балаларга карата да игътибары кимеде. Наилә берәр ярдәм сораса, балаларга дәрес әзерләргә булышырга үтенсә, “арыдым, вакытым юк”, ди. “Өйдә ятасың, шуны да үзең эшли алмыйсың”, – дип тә куя. Вакыт-вакыт башка бүлмәгә чыгып озак кына телефоннан сөйләшә. Эштән соң кайткан вакытларында үзеннән хәмер исе, кайчак ят хушбуй исләре дә килгән кебек була. Әллә башка кешесе бар инде... Кайчаннан бирле Наиләгә шушы уйлары, шикләре тынгы бирми, йөрәген телгәли.

Шул тормышына күнеп, кыен булса да түзеп, балалары хакына яшәгән дә булыр иде, тик бер вакыйга аның бөтен тормышын астын-өскә китерде...
Ял көнендә гаилә белән дачага җыендылар. Бергәләп ял итеп кайтырга иде исәпләре. Ренатка китәр алдыннан гына тагын кемдер шалтыратты. Ул тиз генә сөйләшеп алды да, хатынына “эшкә чакырдылар, үзегез генә барыгыз инде”, дип каядыр җыена башлады. Хатын нидер әйтеп өлгергәнче, рульне Наиләгә тапшырып, машинадан чыгып та китте.

Ярты юлга җиткәч кенә дача ачкычының юклыгы ачыкланды. Никләр генә ул ачкычны өйдә онытып калдырды икән? Башка вакытта әллә ничә кат тикшерә иде бит! Бөтен бәхетсезлеге шуннан башланды...

Күпме эзләп тә ачкыч табылмагач, кире борылмый чаралары калмады. Кайтып җиткәч, балаларны калдырып, тиз генә кереп чыгарга булды.
Керсә, үз күзләренә ышанмыйча, тораташ булып катып калды хатын. Аларның йокы бүлмәсендә ире... ят хатын белән ята...

Ишектә басып торган хатынын күргәч, Ренат та агарынып китте, нишләргә белмәде. Сөяркәсен тизрәк озатты да, хатыныннан тезләнеп гафу үтенде. “Башка кабатланмас, ялгыштым”, – диде. Тик Наиләнең күзенә ак-кара күренмәде. Ярсыган хатынын берничек тә тынычландыра алмаган иргә өйдән чыгып китүдән башка чара калмады.

Ренат дусты Илдарның буш торган фатирында яши башлады. Тик гаиләсен югалтуына ышанмады ул, ышанырга теләмәде. Наилә тузыныр да туктар, кичерер, элеккечә яши башларбыз дип уйлады. Көн саен хатынына кочак-кочак чәчәк ташыды, гафу үтенде. Сөяркәсе белән аралары да үзеннән-үзе суынды. Яшерен булганда гына кызык булган икән ул очрашулар. Ренат аның өчен гаиләсен югалтырга теләмәде.

Наилә исә ирен кичерергә җыенмады. Ул бит аның иң саф хисләрен аяк астына салып таптады, гаиләсенә хыянәт итте! Җитмәсә шул хатынны өйгә алып кайткан! Бу бит кичереп булмаслык хыянәт! Иренең чәчәкләрен дә үзенең күз алдында ук чүплеккә ташлый барды.

Ренат шулай ай буе хатынына ялынып йөрде. Тик нәтиҗәсе генә күренмәде. Илдарның да эче поша башлады. Бер атнага гына дип сораган дусты шактый озак­лады лабаса... Ә бит бу аулак урын аның үзенә дә кирәк. Хатыныннан яшерен матур туташлар белән очрашу өчен... Чит хатыннарны Ренат кебек өенә алып кайтырга ул бит юләр түгел. Илдар ничек тә булса Ренатны өенә кайтырга күндерергә булды. Башта хәлләрен сорашты, аннан үзенең киңәшләрен бирде:

– Менә нәрсә, дустым, – дип сүз башлады ул. – Син җебеп торма, ир бул. Баш иеп торма хатының алдында. Кайт та кер кире. Хатының берни эшли алмас. Фатир синеке, акчаны син эшлисең. Ә хатының синең җилкәдә утыручы хуҗабикә генә. Аерылыштыгыз ди, балаларны суд кем белән калдырачак?! Әлбәттә, синең белән! Чөнки хатының аларны тәэмин итә алмый. Аның бит эше дә юк. Хатыныңа шуларны ипләп кенә аңлат. Чәпчесә, телисең икән, аерылышыйк, юлларыңа ак җәймә, диген...

Ренат шулай эшләде дә. Берни булмагандай кайтып кергән ирен күргәч Наилә башта сүзсез калды. Исенә килгәч, янә кычкыра, ирен өйдән куа башлады. Тик Ренатның моңа исе китмәде. Башта ашыкмый гына әйберләрен бушатты, аннан ныклы, салкын тавыш белән хатынына дәште: “Мин үз өемдә, ә син телисең икән, чыгып кит. Балалар минем белән калачак, син аларны ашатып-киендерерлек акча эшли алмыйсың. Телисең икән, бар да элеккечә булыр. Тик мин башка үз өемнән чыгып китмим!

Бу сүзләрдән Наилә аптырап калды. Әлбәттә, бар да элеккечә кала алмый. Ул хыянәтне кичерә алмый. Ничек инде, хыянәтче белән берни булмагандай яши алсын? Тик балаларны да укуларыннан, җитеш тормыштан аерып билгесезлеккә алып китеп булмый ич. Чыннан да, ул бит аларны тәэмин итә алмаячак. Балаларны калдырып чыгып та китә алмый. Ничек ул алардан башка яши алсын?! Алар бит – тормышының мәгънәсе...

Алар янәдән бергә яши башладылар. Тик Наилә өчен бу чит кеше белән яшәүгә тиң иде. Ул өй буенча бар эшне дә җиренә җиткереп эшли, әмма иренә карата мөнәсәбәте бөтенләй суынды. Күбрәк үзен карый башлады. Салонга барып чәчен ясатты, матур киемнәр алып киде. Элеккеге дус хатыннары белән аралаша башлады. Баштарак күңелендә йөргән иренә карата ачу-рәнҗү хисләре битарафлык белән алышынды. Теләсә нишләсен, ул аның өчен ир-ат буларак үлде.

Беркөнне Наиләне иптәш хатыны туган көненә ресторанга чакырды. Шунда Наиләне чибәр генә ир-ат биергә чакырды. Шулай танышып киттеләр Самат белән. Ир хатынны бик тиз үзенә каратты: тәмле телен дә, бүләкләрен дә кызганмады. Наилә үзенең яшь кызлардай гашыйк булуын сизми дә калды. Ул хәзер очып кына йөри, кәефе һәрвакыт күтәренке. Өйдә җырлый-җырлый эшләрен тәмамлый да, кичләрен киенеп-ясанып сөйгәне белән очрашуга йөгерә.

Шулай йөреп айдан артык вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Наилә инде Саматны тәмам үзенеке дип йөри, иреннән аерылып, балалары белән Саматка күченү турында да уйлана башлады. Ирнең бер сүзен генә көтә. Тик Самат кына сөйгәненә тәкъдим ясарга ашыкмый. Алай гына да түгел, соңгы арада Наилә белән очрашуларны сирәгәйтте. Наилә ни уйларга да белмәде.

...Ренат башта хатынындагы үзгәрешләрне күреп шатланды гына. Кара әле, киенеп-ясанып куйгач нинди матур икән бит аның Наиләсе! Юкка башка хатын белән буталды. Ир ничек тә тора-бара хатыны белән аралар җайланыр дип өметләнде. Наилә кич киенеп-ясанып чыгып китә башлагач кына күңеленә шик керде. Тавыш чыгарып караган иде дә, хатыны аны бик тиз туктатты: “Сиңа гына ярыймы әллә?! Мин синең белән балалар хакына гына яшим. Азрак күңел ачсам, дус кызларым белән күрешсәм дә гаеп түгел”. Ренат каршы дәшмәде.

Бер көнне Ренатның почтасына фотосурәтләр килеп төште. Ә анда... Ренатның элекккеге сөяркәсе Рамиләнең ире Самат белән хатыны Наилә! Бу сурәтләргә карап ир телсез калды. “Син минекен алдың, мин – синекен. Хәзер бар да тигезләште”, дип язган иде Самат сурәтләрнең астында.

Ренат әллә нинди ят тавыш белән Наиләгә кычкырды: “Мә, кара, сөйрәлчек, синең турында кино тө­шергәннәр анда! Син – ике бала анасы, хыянәт юлына бастыңмы? Ул бит сине кулланган гына... Миңа үч итәр өчен. Ул – Рамиләнең ире!”

Наилә бу сүзләргә ышанырга теләмәде. Ничек инде, Самат бит аны ярата. Ул аның белән алай эшли алмый. Юк, бу ниндидер ялгышлык, аңлашырга кирәк үзе белән...
Хатын ире белән сөйләшеп тә тормады, Самат фатирына юл тотты. Кыңгырау төймәсенә баскач, ишектә иренең элеккеге сөяркәсен күреп тәмам аптырап калды, күз аллары караңгыланды.

– Самат... миңа Самат кирәк иде, чакырыгыз аны, – диде ул калтыраулы тавыш белән.

Тегесе аңа бераз гына текәлеп карап торды:

– Наилә, аңлагыз инде, – диде ул аннан соң тыныч кына. – Самат сезне яратмый. Ул сезне миннән, Ренаттан үч алыр өчен кулланган гына. Мин аны гафу иттем, ул да мине кичерде. Без яңадан бергә. Сез дә тынычланыгыз, гаиләгезгә кайтыгыз. Безне башка борчымассыз дип ышанам, – Рамилә ишекне ябып кереп китте.

Ләкин Наилә тынычлана алмады. Берничә кат кыңгырау төймәсенә басса да, башкача ишекне ачучы булмады. Хатын Саматның кесә телефоны номерын җыйды. Әллә ничә кабат шалтыраткач, ир түзмәде, трубканы алды.

– Наилә! Сиңа Рамилә барысын да аңлатты бит инде. Тынычлыкта калдыр безне.

– Юк, Самат, болай куркакларча качма миннән. Без күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга тиеш.

Куркак сүзе ирнең горурлыгына тиде булса кирәк, ул очрашуга ризалашты.

Наилә билгеләнгән урынга үз машинасында килде. Самат кафе янында аны көтеп тора иде. Кафега да чакырмады, үзе Наилә янына машинага кереп утырды:

– Әйдә, монда гына сөйләшик тә, нокта куйыйк. Әйе, мин дөрес эшләмәдем. Сине үз максатымда кулландым дисәң дә була... Кичерә алсаң, кичер мине, тик бу синең ирең Ренаттан үч алуның бердәнбер юлы иде... Ул минем гаиләмне җимерде, хатынымны тартып алды. Ә хәзер без аның белән квиты! Фотографияләрне күргәч, саташырга җиткәндер, ә? Күз алдыма китерәм...

Хатынның күңелендә нәрсәдер шартлап өзелгәндәй булды.

– Төшеп кит моннан! – дип кычкырды ул. – Күземнән югал!

Самат төшеп ишекне япты да, борылып китә башлады. Шунда Наиләгә әллә нәрсә булды. Күңелендә бөтен дөньясыннан үч алу теләге туды. Ике уйлап тормыйча, машинасын Саматка турылап, газга басты... Аны-моны абайламыйча юл аша чыгып баручы ир читкә очты...

Наиләгә сигез ел бирделәр. Төрмәдә утырганда ире аннан аерылды һәм Саматның тол калган хатыны Рамиләгә өйләнде. Сигез ел эчендә Наилә балалар хакында бер хәбәр дә ишетмәде. Яшәүдән күңеле кайткан хатын үз-үзенә кул салган да булыр иде, кайчан да булса балаларын күрә алу, кочагына алу теләге аңа яшәргә көч бирде.

Төрмәдән Наилә чәчләренә чал төшкән, сәламәтлеге шактый какшаган төшенке күңелле ханым булып чыкты. Кая барырга, нишләргә?..

Ул үзләренең өенә китте. Балалары белән күрешү иде теләге. Тик аны анда колач җәеп каршылаучы булмады. Элеккеге хатынын күреп, Ренат агарынып китте, иреннәре ачудан кысылды.

– Нишләп йөрисең монда, җинаятьче? Синең монда аласы әйберең калмады, көтәр кешең дә юк!

– Ренат, зинһар, балаларны бер генә күрим инде...

– Шулаймыни?! Ә башка ир артыннан чапканда, шуның аркасында җинаять кылганда син балалар хакында уйладыңмы? Аларның әниләре хәзер башка. Ул сине алыштырды, ана назы бирде. Балалар сине күрергә дә теләми. Зинһар, мондый кыяфәттә куркытып, күңелләрен төшереп йөрмә.

Наиләнең аяк астында җир убылгандай булды. Ул көч-хәл белән чыгып якындагы утыргычка чүмәште. Шунда инде күпмедән бирле тыеп килгән күз яшьләренә ирек бирде, елады да елады...

Тик ничек кенә авыр булмасын, алга таба яшәргә кирәк. Ул идән юучы булып эшкә керде, арзанлы гына фатир яллап тора башлады. Балаларын күрү теләге ничек кенә көчле булса да, яңадан анда барырга кыймады. Әгәр балалары аны күрергә теләми икән, ул аларны борчып йөрмәс. Болай да күпме борчу-кайгы китерде бит инде газизләренә.

Наилә арзанлы гына ноутбук алып төрле сайтларга керә торган булып китте. Кем белә, бәлки шунда балаларын табар, сурәтләренә карап булса да күңелен юатыр. Өметсез шайтан диләр бит...

Чынлап та, берничә көннән контактта кызы Зиләдән хат килеп төште. “Әнием, кадерлем, ниһаять мин сине эзләп таптым! Белсәң иде сине ничек сагынганымны. Абый да сине еш искә ала. Әти безне мәҗбүриләп чит хатынга әни дип әйттерә. Тик ул сине алыштыра аламы соң!.. Безнең барысы да әйбәт. Мин мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйм. Абый быел институтка укырга керде. Беләсеңме, әнием, абый өйләнергә җыена... Тик бу хакта әлегә әтиләр белми...”

Наилә хатны елый-елый әллә ничә кат укып чыкты. Ниһаять, өшегән күңеленә җылы йөгерде. Калтыранган куллары белән кызына җавап язарга тотынды. Киләчәктә бергә булачакларына ул инде шикләнми иде...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Лилия Закирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ