Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яхшырак та яши башларбыз әле!

1 Январь 2019 725
2018 елга кул болгап, 2019 нчысына аяк атлап маташу. Мондый вакытта узган елга кыскача гына күзәтү ясап алу гадәте бар.
Март айларында ил башына кеше эзләдек. Россия президенты итеп дүртенче тапкыр Путин сайланды. Сайлауга халык дәррәү кубып чапты. Сайлау алды ярышларында коммунистлар партиясеннән Грудинин әзме-күпме өметле күренә, дип сөйләнгәннәр иде. Хәзер исемен дә оныттылар бугай инде ул кешенең.
Кырымга яңа юл ачтык.

Юлны кыскарта белгән кешеләргә һәрвакыт дан һәм хөрмәт. Ул элек тә шулай булган. Исемнәре – китапта. Безнең авылда Айсылу әби бар иде: нинди генә яшерен, кыска юлларны белми! Ул салган сукмаклардан йөрүчеләр аны онытмаячак, минемчә. Ә бусы гади генә сукмак түгел инде – Керчь култыгы аша материк кырыннан Кырым ярымутравына хәтле гигант күпер төзелде! Сулыкларның ничек дулвын күргән бар. Шуңа күрә бик нык, ышанычлы күпер булырга тиеш. Бөтен дөнья илләрен шаккатырып, ярты елга вакытыннан алда файдалануга тапшырылган күпердә, “КамАЗ”га утырып, илбашлыгы үзе беренче булып йөреп карады: “Киттек!” – күпер гамәлдә. Бәясен 228 млрд тирәсе дип яздылар. Бу – тарихи вакыйга, җәмәгать.

Өр-яңа стадионнарны сынап карадык.

Футбол буенча дөнья беренчелеге безне стадионнарга “күмде”. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм калган берничә төбәкләрдә соңгы елларда үсеп чыккан “гигант гөмбә”ләрнең гомуми бәясе 250 млрд сум тирәсе, диделәр. Дөньяны төрлечә шаккатырырга тырыштык: вакытлыча иң кунакчыл, иң бәхетле, иң юмарт ил булып алдык. Зур бәйрәм – Испанияне җиңдек, дөнья буенча чирек финалга чыктык. Болар шулай ук тарих басуында – тирән буразна. Казанга барырга туры килгәннәр бәйрәмнең рухын “ябылган юллар”дан булса да сизгәндер. Күбебез исә телевизордан карап бәйрәм иттек.

Кораллануга да күп китә акчалар. Быел 2,8 триллион сум. Коточкыч күп кебек. Әмма илнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен акчаны кызганырга ярамый. Алайса санламый башларга мөмкиннәр. Хәер, кайсылары санлый, кайсылары шүрли дигәндәй...

Әйе, боларның барысы өчен дә зур акчалар кирәк. Димәк, күңелсезен дә кичерергә тиеш идек. Аны инде берничә ел алдан ук ишеттек. Пенсия яше арту турында әйтәм. Ишеткән булсак та, ышанмаган идек. Ил белән бергә кәеф бозылып алды. Шаулаган да кебек иттек. Зыян юк, без теләсә нинди кыенлыкларга ияләшергә сәләтле бит.

2019 елдан бөтен нәрсәгә бәяләр тагын артачак дип куркыталар. НДСның артуына бәйлиләр. Эшмә­кәрләр өчен бу өстәмә чыгым.

Үзмәшгульләргә ягылган салымны да тагын бер тапкыр искә алмыйча ярамас. Моны ничек тә яшәргә тырышучыларның болай да аксап-туксап кына барган тормыш арбасына таяк тыгу, дип бәяләделәр. Штрафларга ташламаларны бетерергә җыеналар дип тә сөйлиләр...

Ярар, җитәр. Барысын да дилбегә буе тезеп китсәк, йөрәккә ябыша. Акылдан шашмас өчен барыбер яңа елда яхшыга өметләнәбез. Хезмәт хаклары арта, пенсияне күтәрәбез дип тә шатландыралар, әнә. Әлегә шатлана торыйк. 2019 елда футбол, Кырым күперләре кебек мегапроектлар юк. Дөньяда хәлебез тотрыкланыр, бәлкем, яхшырак та яши башларбыз. Әби-апаларга кушылып, “исәнлектән аермасын Ходай”, диик. Сугыш афәтләре күрсәтмәсен, дип тәмамлыйк.



"Акчарлак" газетасының 27 декабрьдә чыккан 51нче саныннан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ