Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яхшы табиб белмисеңме?”

13 Февраль 2019 775
Терелсәк тә риза, үлсәк тә...
Җиде эшкә чабып, бишесенә җитешеп йөргән мәлләрдә гел шулай барыр, бер дә чирләмәссең сыман. Әмма мине: “Утызга хәтле генә шулай ул. Аннары бөтен чирләрең бер-бер артлы калкып чыга башлый”, – дип куркыттылар. “Әйтмәгез, сөйләмәгез!” – дип тә карыйм, барыбер колак төбендә шул сүзләр. Бер акыллысы әйткән ди бит: телдә гел әйләнгән, колакка бәйләнгән сүзләр чынга аша, имеш...
Чынлап та, утыз тулып өлгермәде, чир-авыруларның моңарчы искә дә кереп карамаганнары яман кубып, хутта барган арбага таяк тыга башлады. Әле күзнең рәте китә, әле йөрәк сикерә, нервы котыра, кулбаш ойый, чәнти бармак сызлый һәм башкалар... Мәңге булмаганны, магнитлы көннәрнең кайчан башлана вә тәмамланачагын белешеп йөри башладык. Утыз яшьтән уздың бит, диләр һаман. Тынычландыралар.

Беләм мин Россия хастаханә­ләренең сәясәтен. Чиратларның тересен дә, җайлы кулай һәм бик уңайлы электронын да – барысын да беләм, күргән бар, көткән бар. Табибларның барысын да хөрмәт итәм. Аерата, иртән – бушка, кич акчага бер үк хезмәт күрсәтә алганнарын. Гаҗәп бит: бер үк кеше, бер үк эш – билгеле бер вакытта бушка һәм акчалы.

“Яхшы табиб белмисеңме?” Тыкрык саен шушы сорау. Яхшы егеткә әйбәт хатын табып булмаган кебек, табиблар белән дә шулай. Бар инде ул кайдадыр менә, тик очрамый гына. “Кер дә кара, наным, интернет тулы, кайтавазларын укы, йолдызларын сана”, – диләр.

Күзнең рәте киткәч, бардык бер. Чаллыда бу. Кердек, бар җир чиста, ялап куелган. Мәзәктәге сүзләре дә рас: дәүләтнекендә бахиллалар акчага иде бит, түләүле хастаханәдә бушлай “аяк пакеты” белән тулы кәрҗин каршы ала. Уңда – яңа заводтан чыкканы, сулда – киеп ташланганы. Ишек төбендә мөлаем, чибәр кыз утыра. Матур сөйли, елмая: кәгазьләргә имзалар куйдырып, кертеп тә җибәрә. Аны укып та тормыйсың, билгеле. Ә нигә? Вакыт әрәм итеп, баш җимереп. “Әгәр безнең ярдәм тимәсә, тегеләй-болай ычкына калсаң, без гаепле түгел, сез моңа ризамы?” – дигән сорауга, “әйе, риза”, дип кул куябыз инде без анда, яшерен-батырын түгел. Тәгәрәп китсен кәгазе, әнә, аның каравы, ничек әдәпле сөйләшәләр. Кешегә чутлыйлар.

Кесәдә хатын биргән мең тәңкә, кат-кат кулны кесәгә тыгып бөгәр­ләнеп бетүенә карамастан, рәхәт тавышлар чыгарып шыгырдый. Шул бит инде мине монда вакытлыча булса да кеше исәбендә йөртә.

Махсус курслар үтәдер болар. Итагатьлелек, кешелеклелек мәсьә­ләләре буенча, дим.

Тикшерә торган җиһаз-җайлан­ма­ларыннан шәп ис килә. Яңа ис. Кибеттән телевизор алып, тартма­сын­нан чыгарып куйгач чыга торган ис.

– Нәрсә булды?

– Яшь ага күздән.

– Кайчаннан?

– Берәр ел бардыр.

Медосмотр узгандагы кебек хәрефләр укыдык, микроскопка охшаган җайланмадан күзләрне тикшердек. Бер ягыннан – мин, икенче ягыннан ул карый.
Ун минуттан кулда кәгазь. Нәтиҗә, диагноз.

– Сезнең бу хроник авыру.

– Дәваланмый торганмыни?

– Дәвалана, әлбәттә. Менә күзгә тамыза торган дарулар... Шушысын көнгә – өч, монысын көнгә – дүрт, боларын икешәр тапкыр атна буе...

Клиниканың ишеген ачып урамга чыкканда чын-чынлап рәхмәтле идем мондагы эшләүчеләргә. Казанга барып тикшеренгәч, анда бөтенләй башка диагноз куйганнан соң гына әзрәк читен булып китте.

Казанда күзгә операция ясадылар. Атлаган саен Казанга барып күренеп йөреп булмагач, Чаллыда тагын бер шәхси клиникага кердем. Үзеңнең чиреңне ятлап бетергәч тә кыен икән. Белгән нәрсәңне генә сөйлиләр. Ялыктыра. Барыбер тыңлап торасың, бүлдерергә батырлык житми.

– Операция ясалган, күз яше каналына шланга тыгылган, әмма яшь һаман ага, эренләнә. Нишләтергә була? – дим.

– Юдыртырга кирәк, – ди.

– Эчендә шлангасы булган килешме?

– Әйе.

Чыгып киттем тизрәк. Мең сум алып калды. Казанга барып, операция ясаган табибка “шулай диделәр” дигән идем, мыекларын селкетеп рәхәтләнеп бер көлде генә:

– Ничегрәк юдыртырга җыенган икән соң ул аны?

Чыннан да, энә күзеннән дә нечкә күз яше каналына миллиметрлы стенд дыңгычлап тыгылган. Юдыртканда шул ук каналга энә кертеп физраствор кудырырга кирәк. Ничек итеп?..

Ачу килә инде кайчак. Булышырлар, дип өметләнеп керәсең. Интегеп эшләп тапкан акчаларны калдырасың. Ташып торганга, кая куярга белмәгәннән түгел бер дә.
Кытай үрнәге кирәк безгә. Анда табиб кешене дәвалый алмаса, хезмәт хакы да түләп тормыйлар. Файдасы, дәвасы булса гына түлиләр. Юк икән, дәвалый алмаган икән, бернинди вөҗдан газабы кичермичә акчаңны кире сорап алырга хокукың бар. Бозылган товарны кире китереп биргән кебек.

Бездә генә шундый үзенчәлекле кагыйдәләр. Үз теләгем белән дәваланырга ризалаштым, ялгыш­сагыз, сезне тамчы да гаеп­лә­мәя­чәкмен дип, без генә документка кул куеп чыга алабыз. Терелсәк тә риза, үлсәк тә риза... Алла сакласын.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 923
ӨСКӘ