Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яңа Тура” хәзер “янган Тура”

17 Май 2013 758
Дүшәмбе, 13 май көнне “Яңа Тура” технополисында чыккан зур янгын турында ишетми калучылар сирәктер. Татарстанда мондый масштабтагы гадәттән тыш хәл 1993 елдан бирле күзәтелмәгән. Күпләрегез хәтерлидер, ул елны “КамАЗ” заводы янды.
“Яңа Тура”дагы галәмәтләрне үз күзләребез белән күрергә теләп, без дә анда булып кайттык. Бер тиенсез калган сатучыларның төтен исенә буылып, көлгә әйләнгән товарлары янында канлы яшь түгүләрен күреп, йөрәкләр әрнеде. Берничә пакетка тутырылган кием өеме янында утыручы Вьетнам хатыны янына килеп сүз башлагач, бичара апабыз бер сүз әйтә алмыйча үксеп елап җибәрде...

Шомлы дүшәмбе

Технополистагы янгын сигезенче рәттә чыга. Бу – базарның нәкъ уртасы. Туры килүен әйт әле, махсус эшләнгән диярсең. Хәер, бу турыда бераз соңрак...

Кызыл әтәч башын калкыткан урыннан ераграк урнашкан сату ноктасы хуҗалары товарларын алып чыгарга өлгерсә дә, күпләргә бу бәхет тәтеми. Дөресрәге, аларга мөмкинлек бирмиләр. Павильон тирәсендә йөрүче кайсы “корбан” белән генә сөйләшсәк тә, шул фактны искәртә. Биектау районыннан йөреп, 15 ел буе сату эше белән шөгыльләнүче Лариса Мәхмүтова менә нәрсәләр сөйләде:

– Без ирем белән мөселман әйберләре сату белән шөгыльләнә идек. Дүшәмбе эшләмәсәк тә, сату киштәләре куярбыз, товарларны урнаштырырбыз дип килдек. Берзаман сәгать икеләр тирәсендә “Учебная тревога!” дип кычкырып, сакчылар йөгерешергә тотынды. Шунда ук төтен күренде. Ул вакытта безне: “Бернинди дә куркыныч юк, үзегез белән бер товар да алмагыз, хәзер сүндерәбез аны”, – дип тизрәк эвакуацияли башладылар. Хәтта сумкамны да калдырып чыккан идем, аннары яңадан тиз генә кереп алдым. Бөтен документ янып бетәсе иде. Ике сату ноктасы өчен май аена 60 мең сум(!) түләп кенә куйдык. Балигълык яшенә җитмәгән биш балабыз бар. Алга таба нишләргә, ничек яшәргә, кая барырга, белмим... Янгын башлангач, иң беренчеләрдән булып Яшел Үзәннән сусыз килеш ике янгын сүндерү машинасы килде. Сулары булса, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Карап торып яндырдылар. Ә бит янгын сүндерү җайланмалары өчен күпме өстәмә акча түләттеләр бездән! Ә нәрсә килеп чыкты? Махсус эшләнгән кыңгыр гамәл бу... – диде ул.

Яшел Үзән районыннан килеп сату итүче Гөлнара Мостафаева бөтенләй ярсыды, ахырдан ачы күз яшьләрен кушып үз язмышын бәян итте:

– Өч ай урын өчен түләмисез, аннары аренда өчен 15 мең сум гына булачак дип ялган вәгъдәләр ашатып алып килделәр. Дөресрәге, этне куып чыгарган кебек, базардан кудылар. Ә май аенда арендага 30 мең түләтә башладылар. Балалар әйбере, эчке киемнәр белән сату итә идем. Товарның 20 процентын гына чыгарырга өлгердем. 10 миллион сумга (!) якын товарым янып көлгә әйләнде... Бер банктан өч төрле кредит алынган, аларны ничек түләп бетерермен, белмим. Без беркемгә дә кирәкми, чебен урынына да күрмиләр.

Янгын сүндерү машиналарында су булмаудан тыш, ут сүндергечләренең дә (огнетушитель) яртысыннан күбесен эшләтә алмыйлар. Акча күбрәк керсен дип хуҗалар кырый-почмакларны да арендага биргән, янгын сүндерү машиналары үтәргә тиешле юл да әкренләп томаланган. Бу нәрсәләр барысы да “пожарный”ларның эчкә үтә алмавына сәбәпче була. Нәтиҗәдә, җир өстендә генә янгынны туктатып булмагач, вертолет эшкә җигелә.

Кем гаепле?

Әлегә чаклы янгынның нәрсәдән килеп чыгуы турында берничә төрле версия каралса да, Лариса ханым җиткергәне дөрескә охшап тора. Ни өчен дигәндә, технополис эшли башлаган көннән алып, бүгенгәчә инвесторлар да, “Яңа Тура” хезмәткәрләре белән павильонны арендага бирүчеләр дә җинаятьчел даирә вәкилләреннән төрле янау сүзләре ишетүен яшерми. Дүшәмбе – санитар көн булу, бу көнне сатып алучыларның булмавы кыңгыр эшләрен тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек бит! Инвесторлар вәкиле, FGN Capital директорлар советы рәисе Александр Халдей җиткергән сүзләр дә моңа бер дәлил: “Конкурентларыбыз да, безне дус күрүчеләр дә еш кына бездән “Татарстаннан китәргә планлаштырмыйсызмы?” дип сорыйлар иде. Тик без ни генә булса да ниятебездән кире кайтмаячакбыз. Чыннан да, Татарстан цивилизацияле һәм бизнес өчен уңай регион. Әлеге тискәре күренешләр генә безнең планнарны җимерә алмаячак. “Яңа Тура” технополисы алга таба да яшәвен һәм эшләвен дәвам итәчәк”, – дип белдерә ул журналистларга. Хәзерге вакытта әлеге хәлләр буенча җинаять эше кузгатылган.

Яшьле күзләрне кем сөртер?

Базар янында иртәдән бирле кая барып бәрелергә белми йөргән алыпсатарлар янына җитәкчеләр дә килде, билгеле. Ләкин аларның визиты гына янып көлгә әйләнгән миллионнарның язмышын кайгырта алыр микән? Аккош, чуртан һәм кысла кебек өчесе өч якка тарткан җитәкчеләр – Яшел Үзән районы башкарма комитеты рәисе Александр Тыгин, Казан шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе Сергей Ватанин һәм базар администраторы вәкилләре бер-берләренең нәрсә сөйләүләрен ишетмичә өч төрле фикер әйтергә мәҗбүр булдылар. Тыгинның “бина иминиятләштерелгән иде” дигән сүзләренә җавап йөзеннән базар хуҗалары “иминиятләштерелмәгән иде” дип өстәп куйды. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы. Әлбәттә, иминият акчасы турында нигә халыкка алдан шапырынырга...

Иртәгәдән үк сатучылар өчен үзенең ишек­ләрен “Бик Зур” сәүдә комплексы һәм әле ярты ел элек кенә куып диярлек чыгарган “Колхоз базары” ачачак, дип белдерделәр. Ләкин сыңар киемсез калган сатучыларның җиде кат тиресен тунаса да, анда барып кәсеп итәрлек мал-мөлкәте юк. Бу хакта алдан уйламаган бугай җитәкчеләр, бәлки әлеге факт алар өчен яңалык та булгандыр...

Банклар белән сөйләшеп, якын арада сәүдә башлар өчен кредит биреләчәк дип тә “ярдәм кулын сузды” башлыклар. Бүгенге көндә ул сатучыларның бөтенесе шул өчәр-дүртәр кредитта утыруын, шуны каплау кирәклегенә төшенә алмадылар ахры. Технополисның артында ук “үсеп килүче” яңа бинаны да, җәйге вагоннарны да тәкъдим иттеләр. Хәтта кызып китеп, “май ае өчен бушлай сату итәчәксез” диюгә кадәр барып җиттеләр. Май ае өчен аренда акчасын түләп куйгач, кай җире бушлай була соң моның, абзыйлар?

Соңгы сүз

Казан базарларында тыныч кына сату итүчеләрне оныткан идек инде. Үз җайларына эшләп яталар иде юкса. Узган ел кабул ителгән “Ваклап сатучы базарлар хакында”гы яңа Закон кабат искә төшерде үзен. Әлеге Законның нигезен нәкъ менә санитария, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән сату нокталарын шәһәр читенә чыгару тәшкил итә. “Өстәгеләр” белән каршылыкка кереп, күпсанлы протестлар белдереп, Яңа өйгә – Яңа Турага күченгәннәр иде базар сатучылары. Һәм нәтиҗәдә нәрсә? Янгынга чыдам материаллардан эшләнгән, янгын куркынычсызлыгын тәэмин иткән бинага “кызыл әтәч” кайдан килеп кунган?

Һәрвакыттагыча, әлеге техноген янгыннан гади халык зыян күрде. Калын кесәле абзыйларның кайчандыр затлы товар булып, бүген көлгә әйләнгән байлыкларын сагынып елап утыручы сатучылар язмышы белән кызыксынуы ташка үлчим генә. 100 миллион долларга иминиятләштерелгән технополистан аларга өлеш тамармы, билгесез...

Чулпан ШАКИРОВА, Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Яңа Тура – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ