Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яңа Тура”да ниләр бар? – 2

4 Март 2013 929
Җәй аенда Яшел Үзән районы җирлегендә урнашкан “Яңа Тура” якларындагы беренче сәяхәтем вакытында, технополисның скелеты гына әзер иде. Январь аенда аның беренче павильоны ачылуы, “Колхоз базары”нда сатучыларның күбесе шунда килеп урнашуы турында соңгы араларда еш ишетергә туры килде.
Шулай ук Казанның дүрт ноктасыннан (Тимер юл вокзалы, ЦУМ, Компрессорлар заводы һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясе) сәгать саен бушка “Яңа Тура”га алып баручы автобуслар йөрүеннән дә хәбәрдар идем.

“Барып, күреп кайтыйм. Ниләр май­тардылар икән?” – дип беркөнне ир­тәнге 9лар тирәсендә “Кәҗә бистәсе” метро станциясе ягына юл тоттым. Бу тирәдә берничә тукталыш бар, шуңа күрә күпләр автобусларның кайсыннан китәсен чамалап бетермәскә мөмкин. “Макдональдс” ягындагысына килегез. Автобусларның нәкъ төгәл вакытында кузгалуын да онытмагыз. Берничә минутка соңга калуым сәбәпле, икенчесенең килгәнен көтәргә туры килде миңа. “Яңа Тура”га баручы автобусыбыз Залесный бистәсендә дә бер тукталыш ясап алды. 40 минут эчендә “Яңа Тура”ның яңа ачылган павильоны янына килеп тә туктадык. Технополисның тышкы кыяфәте турында сөйләргә әле иртәрәктер. Һаман эш гөрли биредә, машиналар тезелешеп киткән... Ә менә яңа ачылган павильонның эче турында тәмләп сөйләргә була.

Ни әйтсәң дә, урамдагы ачык базар түгел инде бу! Килеп керү белән иң өстә асылынып торган таблица мәгълүматларына игътибар иттем. Анда һәрбер рәтнең саны, товарның нинди төре сатылуы турында язылган (“5 ряд. Одежда. Головные уборы”). Алайса, еш кына дуслары, туганнары белән базарга әйбер алырга килүчеләр бер-берсен югалтып, адашып бетә. Ә монда бер-береңне табуның бернинди авырлыгы да юк. Сату ноктасының урын номерлары да һәркемгә күренерлек итеп тәртип белән бирелгән. Атна башы булгач, кеше әздер инде дигән идем. Ялгышканмын. Күбесе олы яшьләрдәге абый-апалар. Мөгаен, павильонның иң зур плюсларының берсе – андагы җылылыктыр. Кыш көннәрендә 25-30 градуслы салкыннарда туңып сатарга мәҗбүр булучылар өчен дә сөенеп куйдым. Барысы да чишенеп утырган. Сатып алучылар әз булганлыктан, утырган җирендә изрәп, йоклап китүчеләре дә бар. Җылылык аларга гына түгел, сатып алучыга да зур плюс. Салкыннан курыкмыйча, чишенеп, ошаган киемен киеп карый ала. Рәт араларының иркенлеге аеруча ошады. Бер комбайн сыярлык җир. Шунлыктан, базардагы кебек этеш-төртеш юк биредә. Тамак ялгап алу өчен кечкенә генә кафе да ачканнар. Рәт араларында камыр ризыклары белән чәй сатып йөрүчеләр дә күзгә ташланды. Базар эчендә бәдрәф эзләп интегүчеләрнең дә проблемасы хәл ителгән, бәдрәф монда адым саен. Ә иң мөһиме: бушка! Бер башлысы хәтта чәчтарашханә дә ачып куярга өлгергән. Мин кергәндә бер абзый клиентының чәчен кыркып маташа иде. Бәяләре дә артык тешли дип әйтеп булмый: хатын-кызларның чәчен 250-300 сумга, ир-атларныкын 200-250 сумга кисәләр. Павильон эчендәге тәртип тә контрольгә алынган. “Охрана” дип язылган формасын киеп, әрле-бирле йөреп торучы сары чәчле хатын очрады юлыма.

Товар бәяләренә килгәндә, ала­ры базарныкыннан аерылмый. “Оптом” сатып алучыларга, билгеле, “скидка”­ларны яхшы ясыйлар. Авыл-район җирендәге сәүдә нокталарына чүпрәк-чапрак җыеп ятучылар да очрады ул көнне. Шулай да күпчелек, минем кебек беренче тапкыр “разведка ясарга” гына килгәнгә охшап тора. Карый, таныша, өйрәнә. Технополис турында фикерләрен сорагач, берәүләре тыйнак кына: “Танышып йөрибез менә, ошый инде”, – дию белән чикләнде. Икенчеләре: “Бүген карап кайтырга килдек, пенсия алгач, тагын килергә кирәк монда”, – дип үз юлларын дәвам итте.

Сатучыларның үзләренә килгәндә, барысы да мондагы шартлардан канәгать. Шулай булмый ни, бушка автобус йөртә, җылы, иркен, ике ай арендага да түләтмәгәннәр. Тик март башыннан утырган урыннары өчен кесәләреннән акча чыгара башлаячаклар. “15 мең була дигән сүзләр йөри, күпме булыр, анысын төгәл әйтә алмыйм. Технополис иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшли. Сатучылар исә кайсы вакытка кадәр эшләүне үзләре хәл итә. Кемдер сәгать бер белән ике арасында ук сыпырта, икенчеләре 3кә кадәр дә тоткарланып кала. Базардагы кебек дүшәмбе көнне ял итәләр”, – диде ир-ат киемнәре сатучы бер абзый.

Питрәч районы Көек авылыннан килеп, хатын-кыз киемнәре белән сату итүче Гөлкәй ханым да технополистан канәгать. Ул да бирегә “Колхоз базары”ннан күченеп килгән. Авылына кадәр берничә маршрут белән кайта-китә йөрсә дә, эшеннән бер генә дә зарланмый. “Акчасы да җитә”, – диде ул елмаеп.

Таҗик егетләре дә артык бәйләнчек түгел монда дип, чыгар юлга атлаганда, Әхмәт исемлесенә килеп эләктем. “Күзләрең матур”, – дип бер алдыма, бер артыма төште. Джинс чалбарлар белән сату итүче егет ярты ел элек Дүшәнбе шәһәреннән күченеп килгән. Аның сату ноктасы юл өстендә үк. “Әй, күченмәсләр анда кадәр дип битарафлык күрсәтеп йөрдем дә, мин килгәндә бөтен яхшы урыннарны алып бетергәннәр иде. Бу урынымнан да зарланмыйм үзе. Алучылар бар. Ял көннәрендә бигрәк тә күп була”, – дип күзләрен майландырып сөйләп алды ул.

16 рәттән торучы павильонны җен­текләп өйрәнеп, карап чыккач, урамда көтеп торучы автобуслар янына атладым. Һәр тукталышның үз автобусы. Барганда да, кайтканда да автобуста 65-70 яшьләрдәге ике апа белән туры килдек. “Яңа Тура”дан бик канәгать иде алар:

– Барып, онытылып кайтасың. Чит шәһәргә чыгып кергән кебек булдык. Кафесына кереп, тәмләп чәйләр эчеп утырдык. Чүпрәк-чапрак та җыйдык. Тагын киләбез әле. Таныш карчыкларыма да реклама ясыйсы булыр. Бик ошады, – диде Казанда яшәүче Фәния апа Җиһаншина.

Тора-бара әлеге мәйданда кунак­ханә, “Яңа Тура”да кәсеп итүчеләр өчен арендага торыр урын, кафе-ресторан, авыл халкына үзе җи­теш­тергән продукцияне тәкъдим итү өчен агрокомплекс булдыру да күздә тотыла. Бу проектларның ни дәрәҗәдә тормышка ашуын киләчәк күрсәтер.

Кыскасы, йөз тапкыр ишет­кәнче, бер тапкыр күрүең яхшырактыр. Сез дә барып, күреп кайтыгыз “Яңа Тура”ны.

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2532
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ