Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа елда бүләк бирергәме?

25 Декабрь 2020 732
Интернетка кайчан күз салма, кайсы бәйрәмдә күпме ял итәбез, киләсе елда яллар ничә көнгә җыела, 31 декабрьдә эшлибезме-юкмы, гел шуның ише яңалыклар язалар. Күрәсең, халык бәйрәм көннәрендәге ялларны зур түземсезлек белән көтә, эшләргә атлыгып торучылар сирәк. Әлбәттә, Яңа ел каникулларына күпләр зур өметләр баглый, ничек уздырасын да әллә кайчан уйлап куючылар бар. Ә кемдер, киресенчә, шулай озак эшсез ятуга каршы. Сәхифәбезнең даими кунагы, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән дә шул хакта сөйләштек.
– Нурулла хәзрәт, Яңа ел чорындагы озын ялларның файдасы күбрәкме, зыянымы?

– Бу хакта күпме сүз куертсалар да, әлегә кадәр тәгаен фикергә килү юк. Чөнки һәркем үз каланчасыннан карый. Депутатлар атна-ун көнлек яллардан илнең икътисады какшый, дип белдерә. Әйе, кайбер чит илләрдә, әйтик, Кореяда, Япониядә моның кадәр отпуск та бирмиләр. Икенчеләр, яллар озакка сузылганда халык эчүгә сабыша дип зарлана.

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Башкортстанда андый күңелсезлек күзәтелмәсен өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә хәтта спиртлы эчемлекләр сатуны чикләргә телиләр.

– Дөрестән дә, бездә халык эчә белми. Аны шул эш, машина йөртү һ.б. төрле куркыту белән генә хәмер кулланудан бераз тыеп торырга мөмкин. Шәхсән фи­керем шундый: әгәр бу озын яллар тулаем җәмгыятькә начар тәэсир итә, әйтик, эчүчелек, эшсезлек сәбәпле җинаятьләр саны арта икән, кыскарту яки бетерү хәерле. Коръәни Кәримдә Алла­һы Тәгалә: “Без кешеләрне болай гына да ризыкландыра алабыз. Ләкин без ризыкны эш аркылы бирәбез. Адәм баласы эшләмәсә, аза, бозыла”, – ди. Шуңа күрә Ислам балаларыбызны да кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләргә өнди.

– Үзегез бу ялларны көтеп аласызмы?

– Яңа ел каникуллары Аллаһы Тәга­ләнең безгә – мөселманнарга биргән бер бүләге. Әлеге чорда мәчетләрдә эш тагын да арта, халык күбрәк килә. Кеше иманлы икән, ул бу вакытны гаиләсе белән уздыра. Кышның ямен күреп, тәмен тоеп калу өчен яхшы форсат – чаңгы, чана шуарга, табигатькә чыгарга мөмкин. Снегоход кебек кышкы техникада җилләнеп кайтуның да зыянын күрмим. Намазлы кеше атна-ун көн буе рәхәтләнеп ураза тота ала: кемнеңдер казага калган гыйбадәте бардыр, кемдер нәфел уразасына кереп савап җыя. Иртән торып эшкә чыгып китәсе юк, кышкы озын төн­нәреңне шулай ук гыйбадәткә багыш­лый аласың. Өйлә намазына мәчеткә бар­саң, ахшамга кадәр вакытыңны шунда уздыр. Динле, сәламәт, аек зат өчен бу ял көн­нәре әнә шулай бәйрәмгә әйләнә. Тик кешенең сәер ягы бар: аңа яхшылык эш­лә­сәң дә, начарлык кылсаң да зарлана гына, булганның кадерен белми, рәхәтен күр­ми. Кайсыдыр елны Башкортстанда Ура­за гаетен тыйдылар. Бер бәндә: “Бу ми­нем бәйрәм түгел, нигә мине ял итәргә мәҗ­бүриләр, эшлисем килә”, – дип судка га­риз­а язган иде. Ә бит Яңа ел каникул­ла­рын­да христиан динен тотучылар Раштуа бәй­рәмен билгеләп уза. Алар өчен дә уңайлы, чөнки гыйбадәтләре чиркәүдә үтә.

– Без, мөселманнар, христиан динендә булган таныш-белешләрне Раштуа белән котлый алабызмы?

– Юк, бу хупланмый, чөнки алай эш­ләсәк, аларның бәйрәмнәрендә катнашкан саналабыз. Башкаларга охшарга тырышсак, шул кавем булып китәчәкбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) моны тыя. Революция кадәр дә татар халкы андый бәйрәмнәрдә катнашмаган.

– Хач ману – чистарыну бәйрәме дип, татар­лар да бәкедә су коена. Бу рөхсәт ителәме?

– Бер елны ай рәвешендә бәке ясап, “Аллаһы Әкбар!” дип шунда чумдылар. Бу – хәрәм гамәл. Бәкедә су коенасың килсә, Хач ману көнендә түгел, башка вакытта барырга кирәк. Алайса һаман да шул башка дин кешеләренә охшаган буласың.

– Яңа ел буенча бәхәсләр күп. Аны каршылау шултикле зур гөнаһмы?

– Әгәр яңа ел буларак каршы алсак, проблема юк. Ләкин башка халыкларга охшарга тырышып, чыршы бизәсәң, уенчык-утлар элсәң, бүләкләр бирешсәң, болар динебезгә каршы килә.

– Яңа елны күбрәк балалар көтә. Алар­ның күңелен күрү өчен чыршы кую да хатамы? Үсә-үсә сабыйлар үзләре үк аның уен икәнен аңлаячак бит.

– Әлбәттә, хата! Бала – милләтеңнең, динеңнең киләчәге ул. Ә син аны башка халыкларга бүләк итәсең. Бүтән кавемнәр үз сабыйларын корбан чалырга мәчеткә алып килмиләр, мөселман бәйрәмнәренә дә йөртми бит. Шуңа да бала өчен дип эшләү дә дөрес түгел. Онытмыйк: Яңа елның тарихы мәҗүсилеккә барып тоташа. Бу төндә теләк телиләр, могҗиза көтәләр, Кыш бабайга ышаналар. Татар балаларының сиксән проценты иман кәлимәсен кабатлый алмый, ә Кыш бабайны белә! Бу күренеш мөселман өммәтенә бер дә килешми.

– Яңа елны ничек каршы алсаң, ел шулай дәвам итә, дигән гыйбарәгә дини аңлатма бармы?

– Яңа ел төнендә корсак тулганчы ашый­лар-эчәләр дә, ел буе шулай яшиләр инде. Күпләр өчен Яңа елның бөтен яме сыйлануда. Сез әйткән гыйбарә бәйрәм киченең тылсымлы көченә ышанудан килә һәм ул – чеп-чи ялган. Кем ничек яши, Яңа елны да шулай каршылый һәм шулай көн күрүен дәвам итә.

– Гаиләдә кемдер дин тота, кемдер юк. Яңа ел андый очракта бәхәс чыганагына әйләнергә мөмкин. Мондый хәлләр белән еш очрашасызмы?

– Әлеге мәсьәләдә бәхәс туып миңа килгән кеше юк. Халык ешрак балалар турында сораулар юллый. Бакчада, мәктәптә улымны яки кызымны шундый-шундый уенда катнашырга мәҗбүр итәләр, нишлик икән, дип киңәшләшәләр. Мөмкин кадәр катнаштырмаска тырышыгыз, дим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәгә күченгәч, анда мөшрикләрнең ике бәйрәме була. Расүлебез (с.г.в.): “Шушы ике көн урынына Аллаһы Тәгалә сезгә башка ике бәйрәм бирде: Ураза һәм Корбан гаетләре”, – ди. Әлеге ике бөек көн мәҗүсилек белән бәйле барлык бәйрәмнәрне алыштыра. Балаларга да аларны матур итеп күрсәтергә, күркәм рәвештә үткәрергә өйрәтсәк иде. Әйе, без дә гаетләрдә бүләк бирәбез, салют аттырабыз, кунаклар чакырабыз. Әмма бу гына аз. Габдулла Тукай да шигырьләрендә гает алдыннан үзенә күлмәк, читек алулары турында яза. Революциягә кадәр Яңа елны түгел, гаетне көткәннәр. Ни кызганыч, хәзер ике гает тә әби-бабайлар, мәчет, зират белән бәйле, аларда бәйрәм рухы сизелми. Ә бит Яңа ел бер кичтә узса, гаетләребез өчәр көнгә сузыла.

– Яңа ел төнендә туганнар, дуслар белән сөйләшеп утырып, икенче көнне намазга соңга калсаң, гөнаһы тагын да артамы?

– Гыйбадәткә комачаулый торган бө­тен нәрсә тыела. Әйтик, төне буе теле­­ви­зор карап, иртәнге намазга йок­лап калу хата. Күп мөселманнар намаз калдыруның нинди бәла һәм хәсрәт икәнен аңлап бетерми. Бервакыт сугыш барганда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм сәхабәләрнең намазлары кала. Расүлебез (с.г.в.): “Безнең намазны калдырган кяферләргә ләгънәт булсын”, – ди. Үтергән, яулап алырга маташкан өчен орышмый, ә намазы өчен борчыла!

– Дин буенча, ут белән бәйле булгач, салют аттырырга ярыймы?

– Салют барлыкка килү Кытайдагы мә­җүс­илеккә бәйле. Андагы халык, тавыш чыгарып, шул рәвешле шайтан-җеннәрне куган. Хәзер инде салютны күбрәк бәйрәм рухы өчен аттыралар. Шуңа да аны кулланудан зыян юк.

– Яңа елга әзерләнгәндә чыршы куймадык, әмма өстәл сыгылырлык итеп табын әзерләдек икән, шулай ук гөнаһ кылган булабызмы?

– Бу – исраф. Кемдер шул бер кич өчен алдан ук акча җыеп, аны ашау-эчүгә туздырып бетерә, ниндидер ят ризыклар, эчемлекләр ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) мондый хәл турында: “Әгәр кеше табынга көндәлек ашамый торган азык куйса, аңа ләгънәт булсын”, – ди. Ягъни бурычка кереп яки соңгы тиенеңне сарыф итеп, кунаклар җыю, аларны шаккатыру ниятеннән әллә нинди сыйлар әзерләү динебездә тыела. Икътисад белгечләре дә, Яңа елдан соң кибетләрдә сату кими, ди, чөнки халыкның акчасы аш-суга, бүләккә тотылып бетә. Бу – мәгънәсезлек.

– Яңа елны билгеләп узмыйча, башкаларны котлау, аларга бүләк бирү мөмкинме?

– Болай гына бүләк бирүнең зыяны юк, аның өчен сәбәп кирәкми. Ә инде Яңа ел белән котлап бүләк тапшырсаң, әйткәнебезчә, мөселман булмаган халыкларга охшаган саналасың.

– Мөселман кешесенә табыш алу нияте белән Яңа ел төнендә сәүдә итү рөхсәтме?

– Рөхсәт. Ул хәтта чыршы, аны бизәргә уенчыклар һ.б. да сата ала. Мондый товар хәрәм түгел.

– Ә Кыш бабай, Кар кызы булып, кеше­ләрнең күңелен күреп йөрергә ярыймы?

– Анысы тыела. Чөнки монда үзең катнашасың.

– Хәзер мөселман мәҗлесләрендә дә җырлап-биеп, “ду” килеп күңел ачалар. Без ничек ял итәргә, кәефне ни рәвешле күтәрергә тиеш?

– Иң мөһиме – мәҗлестә хәмер булмасын. Ул юк икән, кешенең ояты бар дигән сүз. Мөселман бәйрәмнәрендә дә җыр-бию рөхсәт ителә. Тик хатыннар һәм ирләр аерым күңел ачарга тиеш. Андый шартларда бәйрәм ихласрак узачак, ирләр – хатыннарны, хатыннар, киресенчә, ирләрне үзләренә ничек каратырга дип тә утырмаячак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бәйрәм булса, табын әзерләгез”, – ди, ягъни өстәлгә ризык куелырга тиеш. Расүлебез туйны да бер сарык чалып булса да уздырырга куша. Димәк, килгән кешеләрне сыйлау мөһим. Әмма бу мөселман бәйрәме ашап-эчеп утыру гына дип уйлау өчен нигез түгел.

– Яңа ел киче гаиләгездә ничек уза? Сезне дә котлыйлармы?

– Котлап шалтыратучылар юк диярлек, гадәттә, СМС-хатлар язалар. Гаиләдә чыршы бизәмибез. Яңа ел кичендә авылга әти-әни янына кайтырга тырышабыз, анда да ул гадәти көн кебек үтә. Күбебез төнге унике тулганчы ятып йоклый. Телевизордан элеккеге киноларны күрсәтәләр, шуларны карарга яратам.
  
***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 26 декабрь 2019 № 51

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2890
ӨСКӘ