Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа ел могҗизасы

23 Декабрь 2019 3251
Гөлназ Яңа ел чыршысы янына килде дә, авыр сулап куйды. Гирляндаларны төзәткәннән соң кулына уенчык Кыш бабайны алды һәм балачактагы сыман учына кысты: “Син минем бер генә теләгемне чынга ашырсаң иде”, – дип пышылдады ул. Күптән түгел аңа утыз яшь тулды. Ә ул һаман кечкенә кызчык кебек могҗизага ышана...

...Ире белән аерылышканнан соң Гөлназның тормышы түбәнгә тәгәрәде. Рәзил башка хатын-кызга гашыйк булды. Үзенең хисләрен хатыныннан да, унике яшьлек кызыннан да яшермәде. Гөлназ ирен гаиләдә тотып калырга тырышмады да. Рәзилнең аны беркайчан да яратмавын бик яхшы белә иде ул. Бергә яшәгән ничә ел гомер җилгә очкан иде. Кәләше балага узу сәбәпле генә көчләп өйләндерелгән егеттән тагын нәрсә көтәргә була иде соң?

Кызлары Гөлнур әтисен бик нык ярата иде. Әти-әнисенең аерылышуын авыр кичерде ул. Татулаштырырга да омтылып карады. Ләкин әтисенең аларны ташлап башка хатын белән яшәргә шәһәрдән күченеп китүен белгәч, кыз барлык уңышсызлыкларда әнисен гаепләде.

– Син әтине тотып кала алмадың! – дип яшь аралаш кычкырды ул әнисенә.

– Тормыш шундый инде ул, кызым, – дип кочагына алды Гөлнурны әнисе. – Әтиең сине түгел, мине генә ташлады бит. Ул синең янга килеп йөрер. Тормыш гел бәхетле мизгелләрдән генә тормый шул, балам. Үскәч аңларсың... Хәер, аңларга язмасын боларны сиңа...

Гөлназ барысына да сүзсез генә түзде. Тик кайчак кына качып күз яше түгә иде. Бүлмәдә киемнәр теләсә кайда аунап ята, карават җыештырылмаган, өстәл тулы конфет кәгазе... Элек сүз тыңлаучан, тәртипле булган кызларын әтисе китү белән әйтерсең лә җен алыштырды. Әнисенең сүзләрен ишетмәмешкә салышты.

Ә бер көнне Гөлнур өйгә көчек баласы алып кайтты. Мизгел эчендә фатирның асты-өскә килде...

– Әнием, ачуланма инде, яме? – диде Гөлнур сүзсез генә көчек артыннан җыештырып йөргән әнисенә. – Урамда табып алдым мин аны. Ташлап калдырганнар бугай. Нәкъ сабый бала сыман елый иде. Кызгандым.

– Ачуланмыйм, тик бер шартым бар, – диде әнисе елмаеп. Ниһаять кызының үзен якын итеп сөйләшә башлавы аның күңелен күтәрде. – Көчекне юындыру, урамда йөртү синең өстә.

Гөлназ әлеге көчекнең алар белән яши башлавына кызыннан да ныграк сөенде бугай. Көчеккә Юлдаш дип исем куштылар. Ниһаять, аларның өе җанланып китте. Ана белән кызны дуслаштырды уртак мәшәкать. Элеккеге борчу-кайгылар да онытылып торды.

Тик бу шатлык та озакка бармады. Бер көнне иртән Гөлнур көчекне урамда йөреп керергә алып чыкты. Әзрәк йөгереп уйнасын дип муенчагын ычкындыруы булды, Юлдаш шукланып алга ыргылды. Аның артыннан йөгергән кыз өлгерми калды – көчек юлдагы машиналар ташкыны астына сикерде...

Көчекнең канлы гәүдәсен күреп бер урында катып калды кызчык. Аларны эзли чыккан Гөлназ кызын юл читендә утырып торган килеш тапты. Күз яшьләрен сөртеп, кызын торгызырга азапланды. Тик күпме генә тырышмасын, Гөлнур урыныннан кузгалмады – аның аяклары тыңламый иде.

...Табиблар иңнәрен генә сикертте. “Нервлану нәтиҗәсендә килеп чыккан тайпылыш. Сирәк очрый торган күренеш. Кайчан да булса ул янәдән үз аякларында йөреп китәчәк. Аңа хәзер тынычлык һәм вакыт кына ярдәм итә ала”, – диделәр.
Инвалид коляскасы алып, Гөл­нурны физиотерапия, массаж курсларына йөртә башлады ана кеше. Шулай бер тапкыр чиратта утырганда Замир һәм аның улы Камил белән танышты алар. Камил чаңгыда шуганда уңайсыз егылып сындырган кулын төзәтеп йөри иде. Камил белән Гөлнур бик тиз уртак тел тапты. Күптәннән елмаймаган кыз көлә-көлә малай белән ни хакындадыр гәп куертты. Замир исә Гөлназ белән балалар тәрбиясе хакында сөйләште.

Икенче юлы очраклы гына паркта очрашты алар. Бу юлы Гөлназ Замирга күңелендә күптән йөрткән соравын бирде.

– Нишләп сез һәрчак икәү генә йөрисез? Әниегез кайда?

– Әнисе балага ике яшь тулгач безне ташлап китте, – диде ир авыр көрсенеп. – Матур тормыш, байлык кирәк булды аңа. Хәер, һәркемнең үз язмышы... Миңа улым белән генә дә бик рәхәт. Иң мөһиме – ул исән-сау булсын. Ә сез?..
Шул көннән башлап алар якыннан аралаша башладылар. Яңа елны да бергә каршыларга җыелдылар. Барысы да бик әйбәт, күңелләр күтәренке иде. Әмма көтмәгәндә өй телефоны шалтырады. Трубканы Гөлнур алды.

– Яңа ел белән, кызым! – бу Рәзил иде. – Котла мине, улым туды! Синең энекәшең...

– Безнең дә хәлләр бик әйбәт, – диде кыз коры гына.

Алар тагын ни хакындадыр сөйләштеләр. Гөлназның тыңлыйсы килми иде. Әлеге сөйләшүдән соң кунаклар никтер тиз генә җыенып, ишеккә атлады. Гөлназ күпме генә үгетләсә дә, аларның фикерен үзгәртә алмады.

– Үзебездә каршылыйбыз... – диде Замир тонык тавыш белән.

Алар киткәч өйдә ничектер күңелсез булып калды. “Башка килмәсләр инде” дип уйлап куйды Гөлназ. Рәзил әйтерсең лә аның тормышын махсус кара төсләргә батыра иде...

Шулчак ишектә кыңгырау чыңлады. Теләр-теләмәс кенә ишек ачкан Гөлназ аптырап китте: ишек төбендә чып-чын Кыш бабай басып тора иде.

– Сез безгә ялгыш кергәнсездер, – диде Гөлназ. – Без Кыш бабай чакыртмаган идек.
Шулчак ишек янына коляскада утырган Гөлнур килеп җитте.

– Урра! Кыш бабай! – диде ул куанычыннан кулларын чәбәкләп. – Ә бүләк алып килдеңме, Кыш бабай?
– Әлбәттә! – Кыш бабай кызның кулына кызыл төстәге тартма тоттырды.
  
– Ә сез ни сорарсыз, туташ, – диде “бабай” сакалын селкетеп.

– Мин... Мин кечкенә чагымда “үскәч Кыш бабайга кияүгә чыгам” дип хыяллана идем. Булмады шул. Чынга ашмады...

– Әгәр чынга ашырсак? – Кыш бабай куеныннан кечкенә генә тартмачык чыгарды. Тартма эчендә балдак иде. Аннары ул битлеген тартып аска төшерде.

– Замир?!..

– Чык миңа кияүгә, Гөлназ! – диде ир идәнгә тезләнеп. – Мин сезне бәхетле итәр өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләрмен.

Шулчак Гөлнур тартманы чишеп җибәрде. Ә аннан... кечкенә генә кара борынлы эт баласы йөгереп чыкты да, йокы бүлмәсенә таба шылды.

– Әнием, кара, бу бит нәкъ Юлдаш! Юлдаш, кил яныма, качма миннән! – дип кычкырды кызчык. Шулчак берәү дә көтмәгән могҗиза булды. Эт баласына үрелгән Гөлнур үзе дә сизмәстән аякларына торып басты һәм һичбер ярдәмсез алга таба атлады...

– И, Ходаем, ялваруларымны ишетүең өчен рәхмәт! Рәхмәт сиңа, Замир! – дип ирне кочып алды Гөлназ.

– Рәхмәтне миңа түгел, чатта посып торучы кар малаены әйтегез. Боларның барысын да ул уйлап тапты.

Ишек төбендә оялып кына басып торучы Камил дөньясын онытып көчек белән уйнаучы дусты... дөресрәге, сеңелкәше Гөлнурны күзәтә иде.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 29 декабрь 2016 № 52
Рубрика: ПРОЗА Автор: Лилия Закирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2593
15 Июнь 2020 11:42 1554
ӨСКӘ