Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа ел диетасы

12 Январь 2021 581
Яңа елга бер ай калып бара, бераз ябыгырга кирəк, кеше төсле матур күлмəк киярмен дип уйлап, диета тотарга булдым. Кич эштəн кайткач, өйдəгелəргə дə бу хакта җиткерүне тиеш дип таптым: “Мин Яңа ел диетасына утырам!” – дип игълан иттем. Бермəлгə өйдə тынлык урнашты. Бер улым гарнитур өстеннəн: “Самураи, вперед!” – дип акырып, сикереп төшеп каршыма килеп басты. Икенчесе чəч-башларын онга батырып кухнядан тəгəрəп килеп чыкты. Диванда гырлап йоклап яткан ирем торып ук утырды. “Тə-ə-əк, болай булгач, ачка үлəбез икəн!” – дип, ястык кадəр корсагын сыпырып куйган иремне кызганып, ашказанымның асты-өскə килде. Балаларның ислəре дə китмəде, барабан сугып, быргы кычкыртып: “Ура-а-а, мы будем бомжавать!” – дип, кычкыра-кычкыра урамга чаптылар... Ирем үпкəлəде, миңа артын куеп ятты да, төне буе гырлый-гырлый йоклап чыкты. “Ярар, син бер-ике көн артыңны күрсəтсəң, мин сиңа буш табак төбе күрсəтермен!” – дидем дə, үзем дə рəхəтлəнеп изрəп йокладым.

Диета тотам дип ял алган идем, икенче көнне ир эшкə китте, мин өйдə калдым. Кичəге савытларда калган бөтен нəрсəне ашап киткəн! Үзем кызыкмаслык итеп, нинди ризык əзерлим икəн, дип уйлап тора идем, шəһəрдəн ерак булмаган авылда яшəүче апам аллы-артлы сумка асып килеп керде. Тыны кысылган, тиргə баткан апам мине күргəч елап җибəрде. – Əй Ходаем, нишлəдегез? Сезне талап чыкмаганнардыр бит? “Ашарларына бернəрсəлəре калмаган икəн”, – дип сөйлилəр авылда. Ябыгышып беткəнсез, дилəр. Нигə миңа шалтыратмадың? Кичə үк менеп җитəсе идем, – дип, сумкасын бушата башлады. Өстəл өсте тутырылган үрдəк, кыздырылган тавык, яңа суелган бройлер, пешерелгəн, пешерелмəгəн каз түшкəлəре, яңа суйган үгез итлəре белəн шыплап тулды. – Апам, нигə болай азапланып йөрисең инде? Ач түгел бит без, – дип, казылык, колбаса, сосиска белəн тулган суыткыч ишеген ачып күрсəттем. – Авыл халкы сөйлəгəч, бик кайгырдым шул, – дип, ул тынып калды. Суыткычтагы ризыкларны күреп, бераз үз хəленə кергəн апамны чəй белəн сыйламыйча булмый бит, өстəл əзерлəдем. Аның каршында “мин диетада” дип утырмам бит инде, кыскасы, икебезгə тутырылган бер үрдəк таман гына булды. Көндезгə бəлеш, кичкə гөбəдия пешереп, хəлемне белергə килгəн апамны кунак иттем. Үзем дə... карап утырмадым... Балаларым, ирем өстəл өстендəге нигъмəтлəрне күреп, “Яшəсен диета!” дип барабаннар кагып, кычкыра-кычкыра өстəл тирəли əйлəнделəр. Ярты сəгать тə узмагандыр, гөбəдия, бəлеш табалары ялтырап калды. Авызлары ерылды иремнең дə: “Тагын бер каз сыя əле монда”, – дип корсагын сыпырган була. Балалар да: “Əни, син һаман диетада утыр, яме”, – дип, янымда сырпаланып йөрилəр. Икенче көнне иртүк апам белəн бер авылда яшəүче якын дустым Хəдичə килеп кермəсə, тота идем мин ул диетаны. Ул да минем тормышымда булган “авыр хəл” хакында ишеткəн, кичə үк килəсе булган да, күчтəнəче булмаган. Инде менə заказга биш килолы торт пешерттереп алып килгəн. Ул тортның өстендəге майлы чəчəклəргə карап, ашказанымны нəрсəдер борып алган кебек булды. Авыз эченнəн генə: “Сау бул, диета!” –дип мыгырдандым да, кайнап чыккан самавыр борыныннан чəй ясарга тотындым. Əй мəрхəмəтле дə соң безнең халык! Ялымның өченче көнендə “безнең йортта ашарга берни калмавын” ишеткəн хезмəттəшлəрем алып килгəн күчтəнəчлəрен машинадан көч-хəл бушатып бетерделəр. “Сарафан радиосы”ның нəрсə икəнен, аның ничек яхшы эшлəгəнен мин шунда аңладым. Күчтəнəч тотып хəл белергə килүчелəрнең чуты булмады. Килгəн бер кеше белəн чəй эчеп, тегесен-бусын капкалап утыруларның нəтиҗəсе булды... Ялга чыкканыма бер атна дигəндə, Яңа ел кичендə кияргə дип сатып алган иң матур күлмəгемə сыймый башлаган идем инде. Кигəн күлмəгемне сала алмый ярты көн азаплангач, күршем янына кердем. Икəүлəшеп тарта-йолка торгач, итəген аерып төшерсəк төшердек, əмма күлмəкне салдырдык. Күршем көлə: “Яллар ничек? Диета тотып буламы?” – ди. “Авылга мин тараттым бит ул хəбəрне. Ябыгып, зифа буйлыга əйлəнеп, минем янда матур кыз булып йөрмəкче идеңме? Барып чыкмас синең бу планың! Бергə симердек, бергə йөрибез инде хəзер”, – дип авызын ерып торган күршемə ни дияргə дə белмəдем. Нишлəргə? Ябыгасы килə бит! Мондый юмарт туганнарың, дусларың, хезмəттəшлəрең барында ябыгып булмаслыгын аңладым... Əллə мин əйтəм... Түлке ирем риза булмас инде. Башыма килгəн план үтəлмəслек түгел иде, тəвəккəллəдем. Турагентлыкта мине бик җылы каршы алдылар. Бу җылылыктан тəмам җебеп төштем, күңеллəрем йомшарды. Ни өчен диңгезгə барасы килүемне дə яшермəдем хəтта. Ирем белəн икебезнең күптəнге хыялыбызны тормышка ашырыйк əле, дидем дə, агентлык кызлары тəкъдим иткəн ун көнлек путевкага акча түлəп кайтып киттем.

 Кич белəн агентлыктан шалтыратуларын өзелеп көттем. Һəм алар шалтыраттылар. Трубканы ирем алды, мин берни белмəгəндəй кыланам, үземнең йөрəгем сикерə, тотылмасам гына ярар иде, дим... Сөйлəшеп бетергəч, ирем авызын ерып каршыма килеп басты. – Син генə минем кадеремне белмисең. Яңа ел уңаеннан миңа ике кешелек путевка бүлəк иттелəр, əнə! – ди бу. “Əй җаным, хатының акча түлəгəч, итəрлəр шул”, – дим эчемнəн генə. Үзем сораган булам: – Кем белəн барасың инде? – Синең белəн инде, карчык, синнəн башка якын кешем юк бит минем, – дигəч, сөендем инде. Киттек без Африкага. Килеп төштек самолеттан, ни тел белмибез, ни кая барасын белмибез. Без тегендə-монда йөргəн арада, акчалы сумкабызны урлап киттелəр. Агентлыкта бирелгəн кəгазьне күрсəткəн идек, бер карачутыр негр башын чайкап безне кызганып карап тора башлады, алдаганнар икəн безне. Негрлар эшли торган плантация булып чыкты бу, шуңа арзан булган икəн бəясе. Кире кайтырга самолетка билет кирəк бит, бераз акча эшлəрбез дип, ирем белəн ай буе плантациядə бил бөктек. Каралып, ябыгып беттек, негрлар белəн рəхəтлəнеп сөйлəшергə дə өйрəндек. Негр теле бик ансат икəн ул. Түлке, аларны кич белəн күреп булмавы гына начар. Караңгыда урамга чыксаң, барасың да бер негрга бəрелəсең, атлыйсың да икенчесенə сөрлегəсең. Үзлəре ачуланмыйлар тагы... Кап-караңгы төндə ап-ак тешлəре генə ялтырап тора. Безнең киемнəрнең җиңнəрендəге отражательлəр белəн бер. Билетка акча булуга, илгə кайтырга дип самолетка утырдык. Кайтып бара идек, əллə ниткəн сызгырган тавышлар чыгарып, самолет аска төшеп китте. Куркуымнан кычкыра башладым...

 ...Иремнең: “Тəслимə, Тəслимə”, – дип җиңемнəн тарткалавына уянып киттем. Эштəн кайтып чəйнекне газга утыртканмын да, йоклап киткəнмен икəн. Чəйнегем кайнап чыккан да, сызгыра башлаган. Шул арада күпме төш күргəнмен. Африкага кадəр барып кайттым бит! Иремə: “Ашны иртəн пешереп киткəн идем, җылытып ашагыз. Мин ашамыйм, Яңа ел алдыннан диета тотып алам, үзең əзерлəп ашат балаларга”, – дидем дə, түр якка кереп киттем. Сəгать саен ашарга сорап торган ирем минем арттан: “Ябыга алмасаң ярар иде!” – дип мыгырдап калды. Ə мин... Иртəге көнемне үземə багышларга хыялланып, Яңа елны каршылаганда киярмен дип алган күлмəгемне киеп карадым. Матур гына утыра кебек. Шулай да бер-ике килоны ташлау зыян итмəс ахры, күкрəк тирəлəре тартып торгандай, иртəгəдəн диетага утырасы булыр, əбизəтелне!.. Шулай дип уйлап көзге каршында бөтерелгəндə, тəрəзəгə күзем төште. Капкадан аллы-артлы сумка күтəргəн апам белəн ахирəтем кереп килə. Хəдичəнең кулында – зур гына тартмалы торт иде...

***

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, январь, №1
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2892
ӨСКӘ