Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа бәйге! "Җәй кызы - 2019"

9 Июль 2019 473
Нинди гүзәл син, җәй кызы! Тәкыялы, хисле, сөйкемле. Үзең шаян, серле, хыялый да, Нәкъ яшьлек чәчкәсе шикелле.
Гүзәл затларыбыз! Сезнең өчен янә бер конкурс – “Җәй кызы – 2019!” Монда бар да гади, әллә ни баш ватасы түгел. Табигатьнең гүзәл фонында кояш кебек елмаеп фотога төшәсез дә, безгә юллыйсыз.

Конкурсның шартлары:

1. Сезнең фото сюжетлы һәм иң мөһиме – сыйфатлы булырга тиеш. Мәсәлән, җиләк җыйганда, чәчәкләр арасында, су буенда яки диңгез ярында. Кыскасы, фантазиягезне эшкә җигеп, җәй җылысы бөркелеп торган фотоларыгызны көтәбез;
2. Үзегез турында 4-5 җөмлә белешмә языгыз (исем-фамилиягез, яшегез, адресыгыз, уку яки эш урыныгыз, яраткан шөгылегез);
3. Шуларның барысын akcharlak2014@yandex.ru электрон почтабызга юллагыз.

Искәрмә:

- конкурста 12 яшьтән 50 яшькәчә гүзәл затлар катнаша ала;
- фотолар 20 августка кадәр кабул ителә.

Бүләкләү:

Шартларга туры китереп катнашкан барлык конкурсантларыбызның фотолары “Акчарлак” газетасында чиратлап урын алачак. Ә иң-иңнәре зур форматта “Акчарлак-сканворды” газетасының тышкы битендә басылып чыгачак. Шулай ук фотолар арасыннан 3 гүзәл зат сайлап алынып, безнең “Инстаграм” битебездә куелачак һәм укучыларыбыз биргән тавышлар нәтиҗәсендә аларга урыннар билгеләнәчәк. Өч җиңүчебезгә – бездән истәлекле бүләкләр! Әлегә бүләкләр сер булып калсын.

Димәк, җәй кызлары, фотоларыгызны көтәбез!
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1595
ӨСКӘ