Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йөрәк белән шаярмыйлар

15 Октябрь 2019 999
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 10 октябрь 2017
Стенокардия – йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан “бляшка”лары булган кан юлларының кысылуы аркасында йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ирләрдә – 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң очрый. Артык майлы ризык яратучы, таза гәүдәле һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була. Кеше йөрәк тирәсендә кыска вакытлы авырту тоя. Шундый ук авыртуны вегетатив-кан тамырлары дистониясе, остеохондроз, ашказаны җәрәхәте, холецистит авырулы кешеләр дә тоярга мөмкин. Мондый очракта тел астына таблетка салып кына тынычланырга ярамый, табибка күренергә кирәк.
Көтмәгәндә йөрәк өянәге тотса, янә­шәдә табиб булмаган очракта, “валокордин”, “корвалол”, “валидол” эзләмәгез, бары тик “Нитроглицерин” кирәк. Ул гына өянәкне баса: кан юлларын киңәйтә, йөрәккә “кислород арткан кебек тоела”.
Йөрәге авырткан кеше үзе белән һәрвакыт “Нитроглицерин” йөртергә тиеш. Пластырь да ярый, аэрозоль да яхшы. Әгәр өянәк 20 минут буе барса, “Нитроглицерин” да булышмаса, миокард инфаркты булуы ихтимал. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртыгыз!
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ