Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Йөрәгебез буш булганга күрә кайгы-хәсрәт төшә”

7 Август 2020 419
Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исеме арасында “әш-шәкүр” дигәне дә бар, ягъни шөкер итүче. Ул адәм баласының кечкенә генә изгелеген дә күп итеп кайтара, чөнки Аның рәхмәте киң. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, кеше икенче берәүне бер хөрмә җимеше белән генә сыйласа да, Аллаһы Тәгалә аны тау кадәр үстереп бирә. Аның рәхмәтенә тагын ничек ирешергә? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде.
– Рамил хәзрәт, Аллаһының рәхмәте нәрсә ул һәм аңа ничек ирешергә?

– Бу дөньяга килүебез, яшәвебез, тәнебез, җаныбыз, акылыбыз, безгә дигән ризыклар, нигъмәтләр, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, эш, мал һ.б. – барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Коръәни Кәримдә Раббыбыз: “Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ кылганчыга кадәр Мин сезгә биргән нигъмәтне кире алмыйм”, – ди. Әйтик, бала ничек сөйкемле булып туа, берәү дә аны кулыннан төшерергә теләми. Бу cөйкемлелек нарасыйга Аллаһыдан килә, юкса, аны үстерергә әти-әнисенең көче җитмәс иде. 83 яшьлек әби дә бит бала кебек, ләкин берәүнең дә аны күтәреп йөрисе килми, чөнки үзенә тартып тормый, сөйкемле сөяге юк. Шуңа да бөтен нигъмәтне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип кабул итәргә тиешбез. Бәни Исраил кавемендә Карун исемле иң бай кеше яши. Аның малы салынган сандыкларның ачкычларын гына урам буйлап ун кеше күтәреп бара торган була. Ул байлыгы белән масаерга, мактанырга ярата. Аллаһы Тәгалә исә андыйларны өнәми. Карун: “Мин бу байлыкны үз көчем һәм гыйлемем белән эшләп таптым”, – ди. Шуннан соң Раббыбыз Үзенең кодрәтен күрсәтү өчен аны газапка дучар итә – Карунны җир йота. Бу дөньядагы байлыгы белән дә котылып кала алмый. Моннан шуны аңларга кирәк: безнең акча эшләү сәләтебез, акылыбыз – барысы да Аллаһыдан килә. Туу, үлү вакыты, күпме ризык ашаячагыбыз, ничә яшькә җитәчәгебез, нинди һөнәр үзләштерәчәгебез, бәхетле булабызмы-юкмы – һәммәсе дә без туганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Шуңа да гыйбадәтебез, намазыбыз, беренче чиратта, Раббыбызга рәхмәт йөзеннән булырга тиеш. Ягъни Аның рәхмәтен таныдым, шуңа сәҗдә кылам диеп әйтү хәерле.

– Күпләр бит намазга авырлык белән очрашкач яки ниндидер бер теләкләре тормышка ашмаганда баса, рәхмәт әйтү турында уйламыйлар, ялваралар гына. Димәк, аларның ниятләре дөрес түгел?

– Кемдер хаҗга да сәяхәт кылу максаты белән бара. Кемдер ит ашыйсы килеп Корбанга сарык чала. Кемдер ябыгам дип уразага керә. Руслар әйтмешли, кешенең дингә килү юлы төрле. Нинди генә нияттә булса да, адәм баласы шушы гыйбадәтләргә керешеп карасын әле. Хаҗга барып, карап кайтам әле дигән кешегә, Аллаһы ризалыгы өчен дип әйтергә кирәк, әмма ниятен дөресләп бетермәсә дә барсын. Ул Кәгъбатулла тирәли йөргәндә, тәваф кылганда тәэсирләнмичә калмый һәм бу хак юлга басарга бер этәргеч булыр. Туксанынчы елларда ничәмә-ничә кеше Мәккәне күргән юк дип барды. Аннан кайткач, дин юлыннан китеп, мәчетләр салдылар. Кайберәүләр корбанның да асылын аңламыйча чала, ләкин гает намазына бара, вәгазь тыңлый, мөселманнар белән аралаша да, шуннан дингә кереп китә. Ягъни елганың агымына керергә кирәк. Башлангыч чорда төрле ният булырга мөмкин. Хак юлдан барсаң, адашмассың. Ә инде гыйбадәтнең югары ноктасы – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип гамәл кылу.

– Нинди калеб Коръәннән ерагая?

– Ваемсыз, гафләттәге, ягъни Аллаһы Тәгаләгә дә, кыямәт көненә дә ышанмаучы. Адәм баласы Аллаһы Тәгаләдән ерагайдымы, Коръәннән дә читләшә. Бу – беренче сәбәп. Икенчедән, гөнаһлы калеб изге китаптан ерагая. Коръән белән музыка (җыр) икесе бер калебкә сыймый, диләр. Күп җыр тыңлаган кешенең йөрәгеннән Коръән чыкса, Аллаһ сүзләрен тыңлаган затның калебендә музыкага урын калмый. Коръән бит ул – Аллаһы Тәгаләнең мөкатдәс каләме, ул аны фәкать чиста урынга гына куя. Без дә бит әшәке урынга утырмыйбыз, чиста җирне сайлыйбыз.

– Кайбер хәзрәтләр Коръәнне үбә. Болай эшләргә ярыймы?

– Хөрмәт йөзеннән үбәләр, ләкин монда бернинди мәгънә юк, чөнки ул кәгазь генә бит. Чын мәгънәсендә үбә алмыйбыз, ул мәхлук, ягъни хак кылынган матдә түгел. Аны укырга, ятларга, аның буенча яшәргә кирәк.

– Лаек булмаган кешегә Коръән бүләк итү гөнаһмы?

– Коръәннең тәфсирен бүләк итү хәерле. Кеше диннән ерак, намазга басмаган икән, ә без аңа Коръән тоттырсак, гөнаһка юл ачкан булабыз. Аны бит тәһарәтсез кулга алырга да ярамый. Аллаһы Тәгалә: “Тәһарәтле кеше генә Коръәнгә орына алыр”, – ди. Шуңа да нинди телдә – татарча, русча, инглизчә язылган булуына карамастан, тәфсир бүләк итәргә кирәк. Аны укып, кеше ниндидер мәгълүмат алачак. Чиста гарәп телендә язылган Коръәннән берни аңламаска мөмкин.

– Язгы депрессиягә бирешмәүдә дин корал була аламы? Нинди дога кәефне күтәрә? Депрессия гыйбадәткә дә тәэсир итми калмый бит.

– Әйе, тәэсир итә. Ләкин ничек тә гый бадәт кылуны түбән төшермәскә кирәк. Намазларың вакытында үтәлсә, догаларыңны кылсаң, депрессиягә каршы торуы авыр түгел. Ислам дине биш баганага корылган: шәһадәт, намаз, ураза, хаҗ, зәкят. Боларның кайберләрен үти алмасак та, намаз белән уразаны калдырырга ярамый. Моннан тыш язгы депрессия буш урында барлыкка килми. Авитаминоз күзәтелә, организм арый, витаминнарга сусый. Медицина ягыннан да, үзеңне витаминнар белән баету шарт. Японнар озын гомерле дибез. Япониядә 90 процент халык витаминнар эчә. Иртән гимнастика ясау, саф һава сулау файдалы.
Шулай ук шөкер итү, нинди генә хәлдә дә “әлхәмдулиллаһ” дип әйтү зур нигъмәт бирә. Догалар кылу, Коръән уку тынычландыра, депрессиягә каршы торырга булыша. Коръән укыганда Аллаһы Тәгалә андый көннәрнең узуын җиңеләйтә.

– Бездә күпләр намазлы булулары белән масая, дин буенча яшим ди, тик Коръәнне укырга өйрәнергә атлыгып торучылар аз. Гарәпчә Коръән уку бик әҗер-саваплы гамәл бит. Ник укырга өйрәнергә теләмиләр?

– Беренчедән, кеше дөньядагы иң кыйммәтле әйберне белми. Ул – вакыт. Без мәңгегә килгән кебек яшибез, өйрәнермен әле, дибез. Кайчак кешедән: “Кайчан Коръән укый башлыйсың инде?” – дип сорасаң, “Сентябрьдән”, – ди. Апрель аңа ник ошамый торгандыр? Коръәннең һәр сүзе өчен Аллаһы Тәгалә ун әҗер бирә. Аны уку шифа да. Ә инде мәгънәсен аңлап күпме сорауга җавап табабыз. Кереп китеп укыганда бихисап зур хикмәт күрәсең, яшәү рәвеше аласың. Коръәнне уку гына түгел, аны ятлау тиешле. Чөнки без аны намазда укыйбыз. Нәрсә укыганыңны белсәң, гыйбадәтеңнең рәвеше камил ләшә, дәрәҗәсе күтәрелә. Хәдистә: “Кем нең калебендә Коръән, Аллаһ ул калебне борчымас”, – ди. Йөрәгебез буш булганга күрә кайгы-хәсрәт төшә дә инде.

– Көн дә укырга мөмкинлек юк икән...

– Сәхабәләр Коръәнне җиде көнгә бер хәтем кылган. Моның өчен көнгә илле бит укырга кирәк һәм бу бик күп. Җиде көннән дә кимрәк укырга ярамый, кеше ашыгып, уку рәвеше бозыла. Утыз көндә уку хәерле. Һәркөнне укып барырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Ничек булдыра аласыз, гыйбадәтегезне шулай үтәгез”, – ди.

– Рәттән укыргамы?

– Коръәнгә, гадәттә, өч “закладка” куябыз. Берсен рәттән укыганда кайда туктыйбыз, шунда кыстырабыз. Икенчесе ятлаган аятьләрне югалтмас өчен кирәк. Өченчесен тәфсир ярдәмендә мәгънәсен аңлап укыган биткә куябыз.

– Балага ничә яшьтән Коръән ятлатырга?

– Кечкенәдән, хәреф таный башлауга.

– Халык муллаларны бай дисә дә, республикабызда күпме мәчеткә имам җитми. Ник әлеге вазыйфага алынырга ашыкмыйлар?

– Шартлар тудырылмаган. Өйләнгән яшь хәзрәт авылга кайтты ди. Торыр урыны, хезмәт хакы юк, ә яшәргә кирәк. Мәчет булса да, ут-суына, башка чыгымнарына түләү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Хәзер инде мәчет салдырырга ниятләгән кешегә, гыйбадәт йортының алдагы тормышы турында да уйларга тәкъдим итәбез. Юкса, кайтып, мәчетне ачып, ачкычын 75 яшьлек Хәкимҗан абыйга тоттырып китәләр дә, эшләре бетә. Бөтен авырлык шул бабай җилкәсенә төшә.

– Мәчетләрнең нинди акчага төзелгәнен дә белмибез. Әгәр ул хәрәм мал хисабына торгызылган икән, анда укылган намазлар кабул кылынамы?

– Гыйбадәтнең кабул кылынуы Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр безгә мәчетнең нинди акчага салынганы мәгълүм түгел икән, аны тикшерә алмыйбыз, бу артык эш. Салдырган кешенең бу гамәленең әҗер-савабы кабулмы-юкмы икәне – бер, ә инде анда кереп намаз уку – икенче мәсьәлә. Монда бутарга ярамый. Кем белә, әлеге изге гамәле сәбәпле ул кешенең дә гөнаһларын Аллаһы Тәгалә кичерер. Шәт, үзе дә тәүбәгә килеп, намазга басар, хак юлга кереп китәр. ***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, апрель 2019 № 13

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2785
24 Август 2020 11:32 2514
3 Сентябрь 2020 10:07 1850
14 Сентябрь 2020 10:17 994
ӨСКӘ