Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йөрәгең кушса...

23 Июль 2019 800
Язма “Акчарлак” газетасының “Исәнлек” сәхифәсеннән, 2010-2012 нче елларда чыккан архив саннардан алынды.
Җитен орлыгын ботка, салатка кушып ашарга, ризык әзерләгәндә, җитен мае файдаланырга тәкъдим итәбез. Ул омега-3 һәм омега-6 кислотасына бай.


Солы боткасы – менә дигән иртәнге аш. Ул туклыклы, омега-3 мае кислотасына, фолат, калийга бай. Бу матдәләр холестеринны төшерә, кан тамырларының тонусын арттыра. Эре итеп тарттырылган ярмадан пешкән ботка бигрәк тә файдалы, чөнки анда клетчатка күп. Теләгән кеше солы боткасына банан кушып ашый ала.


Көн саен 1-2 банан ашау нерв системасын ныгыта, йөрәк мускулларындагы калий балансын, йөрәк тибешен җайга сала.


Сөмбаш (семга), сөләйман (лосось) балыклары да омега-3 чыганагы. Атнага ике-өч көн мондый балык ашлары белән сыйлану файдалы. Сөләйман балыгы инфаркт булу куркынычын өч мәртәбәгә киметә, хәтерне ныгыта, тирегә уңай тәэсир итә.


Атнага 4әр кисәк балык ашау инфаркт барлыкка килү куркынычын 40 процентка киметә.


Зәйтүн мае холестерин төерләренә каршы көрәшә. Әлеге майны сатып алганда “Масло первого отжима” дигәнен эзләгез.


Көн саен 5 әстерхан чикләвеге ашап, йөрәк белән кан тамырларын холестериннан саклап була.


Чикләвекләрдән йөрәк өчен файдалысы әстерхан чикләвеге һәм миндаль санала. Җиләк-җимешкә килгәндә, караҗиләк, кура җиләге, җир җиләге ашарга кирәк. Алар йөрәк авырулары, яман шештән саклый.


Кура җиләге аспиринны алыштыра. Ул тромблар хасил булу, инфаркт, инсульттан саклый. Артериаль кан тамырларын ныгыту өчен көн саен 7шәр чәй кашыгы кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчү җитә. Кура җиләгендә йөрәк өчен файдалы калий күп.


Көн дә 2-3 әфлисун белән туклану йөрәк-кан тамырлары системасын тискәре факторлардан саклый. Мандарин белән грейпфрут исә кан басымын төшерергә, холестерин күләмен киметергә сәләтле.


Ногыт борчагы, ясмыкта (чечевица) да омега-3, клетчатка, кальций күп. Алар бик туклыклы, аз калорияле. Бу ризыкларны гарнир урынына пешерергә мөмкин. Алар йөрәкне ныгыта.


Шпинатта лютеин, калий, фолат, клетчатка күп. Ул йөрәктә тайпылышлар башлану куркынычын 25 процентка киметә.


Инфаркт, кан тамырларында тромблар хасил булуны кисәтү өчен көн саен 1әр стакан виноград согы эчәләр.


Яшел чәй дә кан тамырларына уңай йогынты ясый. Бу уңайдан 1-2 чеметем чәйне ваклап ризыкка кушып ашау файдалы.


Йөрәк эшчәнлеге сүлпәнәйгәндә, лимон кабыгы чәйнәргә кирәк.


Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ