Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йөкле хатын намаз укый алмаса, моның хөкеме нинди?

9 Февраль 2016 1773
Хатын-кыз карынында бала яралып, аның дөньяга тууы – могҗизага тиң. Моның нечкәлекләрен галимнәр ничәмә-ничә гасырлар өйрәнсә дә, ачылмаган серләре һаман кала. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән дә баланың яралуы, үсүе турында сөйләштек.
– Кайбер хатын-кызлар балага уза, ләкин аны ахырына кадәр йөртеп бетерә алмый, яралгы төшә. Ислам динендә бу ничек аңлатыла?

– Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: "Кемгәдер ир, кемгәдер кыз бала бүләк итәм, кемгәдер бөтенләй бирмим", – ди. Сабыйның дөньяга аваз салуы фәкать Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән генә тора. Әлбәттә, йөкле хатын-кыз сакланырга, табиб киңәшләренә колак салырга бурычлы. Ә инде бөтен кагыйдәләрне үтәгәннән соң да бала төшә икән, бу Аллаһы Тәгаләнең газабы яки рәхмәте. Барысы да Раббыбыз кулында. "Ник Ул миңа бала бирми икән?" – дип уфтанырга да кирәкми. Чөнки сабыйның кем булып туачагын белмибез.

– Йөкле хатын намаз укый алмаса, моның хөкеме нинди?

– Без намазны булдыра алган кадәр җиренә җиткереп укырга бурычлы. Ә инде бөтен шартын туры китереп гыйбадәт кыла алмыйбыз икән, утырып, ятып, күз яки керфек белән укырга тиешбез. Алай да булдыра алмасак, каза кылабыз. Йөкле хатын-кыз да шулай эшли. Хәле җиңеләйгәч, каза калган намазларын җыеп укый.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S. Йөкле хатын үзен ничек тотарга тиеш? Нәрсәдән саклану зарур? Карын тәрбиясе кайчан башлана? Балага узар алдыннан, бала тапканда нинди дога укырга? Бу сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 11 февраль көнне чыгачак 6нчы санында укый аласыз.


Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ