Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Йөгереп узган гомер

11 Март 2016 1551
Казанда яшәүче Рөстәм Гыйниятуллин җир шарында иң күп йөгергән кеше буларак рекордлар китабына керергә җыена. Рөстәм абыйга бүген 68 яшь. Йөгерү стажы 49 ел. Бу вакыт эчендә 368 мең километр араны йөгереп узган. Чагыштыру өчен, җирдән Айга иң якын нокта 357 мең километр.
АЙГА КАДӘР ЙӨГЕРГӘН БЕРЕНЧЕ КЕШЕ

Гиннесcның рекордлар китабында иң күп йөгергән кеше Англиядән Гордон Пири. Спортчы үзенең карьерасында 347 мең чакрым араны йөгереп үткән. Рөстәм Гыйниятуллин бу рекордны моннан 2 ел элек үк уздыра. Аның бу көнгә күрсәткече 368 мең. Ягъни Пириныкыннан 20 мең чакрымга артык. Чагыштыру өчен Айга җирдән иң ерак нокта 384 мең километр саналса, иң якыны 353 мең. Рөстәм Гыйниятуллин Айның иң якын ноктасына инде барып терәлгән. Исән-сау булсам, алдагы елларда иң ерагына барып җитәчәкмен дип хыяллана.

“Йөгергән чакрымнарны 1971 нче елдан бирле көндәлеккә теркәп барам, – ди Рөстәм абый. Моңарчы да йөгердем, тик язып бармадым. 1997 нче елда 200 мең километрлы чикне узгач, нишләргә икән дип уйга калдым. Алга таба йөгерергәме, юкмы? Яшь тә бара бит. Кулыма ул чакта “Айга кадәр 357 мең чакрым” дип язылган шырпы кабы килеп керде. Ә бәлки Айга кадәр йөгереп караргадыр? Космик марафон идеясе шулай туды. Тагын йөгерә башладым. Моннан 2 ел элек Айның иң якын ноктасына барып җиттем. Хәзер иң ерагына якынлашам. Анысына кадәр 300 мең дә 84 километр.

Рөстәм абый Казанның Гагарин урамында тора. Ике тапкыр өйләнгән. Өч бала әтисе. Эш урыны – Авиатөзелеш районының Беломорская урамындагы “Татхимфармпрепараты”да. Көн саен өйдән эшкә һәм эштән өйгә кадәр араны марафончы Гыйниятуллин йөгереп уза. Дарулар фабрикасында эшләсә дә Рөстәм абый үзе дарулар кулланмый. Авырганым юк ди. Авырырга вакыт та юк. Барлык авырудан да төп дәва – аныңча йөгерү һәм хәрәкәт.

“1971 нче елдан бирле йөгермәгән бер көнем юк. Якынча көнгә 30 километр килеп чыга. Эшкә – 9 чакрымны йөгереп барам, эштән – 9 ны йөгереп кайтам. Кемдер эш урынына машинада я автобуста йөри, ә мин йөгереп барам. Махсус тренировкаларга чыгып йөгерергә вакыт юк. Булганын менә шулай файдаланам. Ял көннәрендә урман-парк янәшәсенә чыгып йөгереп керәм. Минем үземнең план бар. Аена 1 мең километр йөгерергә кирәк ди. Көннәр санына бүлгәндә якынча 30 килеп чыга. Шушы планны үтәргә тырышам.”

ОНЫТЫЛГАН ГЕРОЙ

Рөстәм абый Гыйниятуллин Казанда соңгы елларда йөгерү спорт төре буларак үлеп бара дигән фикердә. Казанда йөгерү трассалары аз. Ә парк һәм урман янәшәсендә күп чабып булмый. 1974 нче елда Татарстан башкаласында йөгерешчеләр өчен “Аргамак” клубы эшләгән. Бүген ул инде юк. Кызганыч. Бәлки шуңадыр да татарстанлылар арасында танылган йөгерешчеләр соңгы елларда аз чыга.

Үзенең күптәнге дусты Рөстәм Гыйниятуллин турында Павел Морев китап язган. Ул быел басылып чыгарга тиеш. Басма “Айга кадәр йөгергән беренче кеше” дип аталачак.

Рөстәм Гыйниятуллин җир шарында иң күп йөгергән кеше буларак Гиннесның рекордлар китабына керә алырмы? Тиздән Казанга чит илдән эксперт килеп, Рөстәм абыйның көндәлеген һәм спорт казанышларын тикшерәчәк. Кызганыч, рекордлар китабына керәчәк шәхес хакында татарстанлылар гына берни дә белми. Бу иң куркытканы ди Павел Морев. “Рөстәм Гыйниятуллин легендар шәхес булса да, аның исеме халыкка билгесез. Ә бит Рөстәм татар халкының чын милли герое. Ни өчен аның исеме бүген яңгырамый. Мин бу турыда инде Президентка да, шәһәр башлыгына да, спорт министрына да хатлар яздым. Җавап булмады”.

Рөстәм Гыйниятуллин куйган рекордлар:

1. 1990 нчы елда бер тәүлек дәвамында ул тукатаусыз 253 чакрымны йөгерә
2. 1991 нче елда Одессада 6 тәүлеккә сузылган марафонда Рөстәм абый 836 километр да 650 метрны йөгереп уза. Бу күрсәткеч өчен аны Гиннесс рекордлар китабының рус басмасына кертәләр
3. 1998 нче елда Австралиядә 15 тәүлеклек марафонда Р.Гыйниятуллин 1 мең 609 чакрымлы дистанцияне буйсындыра

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2977
3 Сентябрь 2020 10:07 1973
22 Сентябрь 2020 10:33 1428
14 Сентябрь 2020 10:17 1123
ӨСКӘ