Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вольнистан халкы ялгышкан?

13 Август 2020 702
Билләһи, сүземне нидән башларга да белмим. Нинди заманага калдык бит! Әнә, Буа районының Вольнистан авылын миннән күпкә озын тигәнәкләр баскан, ташландык йортларны да узып киткәннәр
хәтта. Гомеремдә бу кадәр юан сабаклы, эре орлыклы тигәнәк күргәнем юк иде. Орлыклары рәхәтләнеп, халыкны мыскыл иткәндәй, авыл тулып очып йөри. Күп төбәкләрдә юл читләренә кадәр печәнен чабып, чүптән чистартып торалар, ә монда нигә шундый тәртипсезлек?.. Ташландык йортларга кайтучылар юк микән?
Инде Вольнистан авылыннан килгән хатка күз салыйк.

“...Авыл уртасында, бик зур булмаса да, мәдәният йорты эшләп килә. Клубта төрле чаралар уза, кичәләр, концертлар була. Ул, гомумән, моңа кадәр яшьләрнең генә түгел, олыларның да ял итү урыны иде. Авария хәлендәге мәктәпне ремонтлап, клубны шуның спортзалына күчерәләр икән, дигән сүзләр йөри. Бернинди ремонт таләп ителмәгән яхшы хәлдәге клубка нигә тияргә? Бөтен авыл белән шок хәлендә калдык, барыбыз да каршы. Мәктәптә нибары алты бала укый, инде анда ремонт башланды.
 Клуб каршында Бөек Ватан сугышында үлгән, катнашкан авылдашларга һәйкәл куелган. Мәдәният хезмәткәрләре карап-чистартып тора. Әгәр клуб күчсә, ул да ташландык хәлдә калачак бит. Өстәвенә, клуб янына алмагачлар утыртылган, алар алма бирә инде. Нигә авыл халкын шуннан да мәхрүм итәргә? Белмим, кемгә кирәк булган бу? Кем уйлап тапкан? Авыл картаеп, бетеп бара. “Яшьләр авылда калмый”, – диләр. Мондый авылда кем калсын? Нигә бу хакта уйламыйлар? Әгәр дә мәктәпкә ремонт кирәк икән, ремонтласыннар. Спорт залы да торсын! Укучылар, яшьләр спорт белән шөгыльләнсен. Вольнистан районнан ерак урнашкан, кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Җирле үзидарә рәисе безнең барлыкны да белми. Район җитәкчеләренә зарыбызны җиткерегез, зинһар.
Авыл яшьләре һәм авыл халкы исеменнән Зөбәрҗәт Хәйруллина...”

  “Без берни дә белмибез”
Беренче эшем итеп хат авторын эзләп киттем, булдырган, мин әйтәм, куркып тормаган, авылдашлары фикерен түкми-чәчми җиткергән! Әмма Зөбәрҗәт дигәннәре аптырап калды...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген генә табадан төшкән яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2651
30 Ноябрь 2020 10:35 2061
3 Ноябрь 2020 13:21 1913
16 Ноябрь 2020 09:59 1514
ӨСКӘ