Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Виталий АГАПОВ: “Авылда храм куям дигән нәзерем бар иде”

7 Сентябрь 2020 470
Кырыклап артистны берләштергән “Моңлы Чаллы” җыр театры җитәкчесе ул. Чаллы шәһәр советы депутаты. Кулында балта чүкеч, өстендә эш киеме булганда кайберәүләр танымый да икән үзен. “Сез бер җырчыга охшагансыз, теге, эшләпә киеп җырлый торган Агаповка”, – диючеләр дә булгалый икән. Виталий Васильевичның мондый “комплимент”ларга исе китми. “Әйе, игезәге мин аның”, – дип шаяртам ди “керәшен бароны” кушаматлы җырчы.
– Сезне чиркәү төзи дип ишеткән идем...

– Быел Ходай кушкан күрәсең. “Виталий, концертлар куеп йөрмә инде, күңелеңдә булган изге ниятеңне тормышка ашыр”, – дигәндер. Ноябрь аенда бурага заказ биргән идем, ул май аена әзер булды. Шуннан бирле авылдашлар, туганнар белән төзелеш эшендә кайнашабыз.

– Үз хисабыгызга эшлисезме аны?

– “Авылда храм куям” дигән нәзерем бар иде. Эшне башлаганда ничек буласын белмисең бит. Халыкны җыеп сөйләшкәндә дә беренче сүзем шул булды. Үзем генә төзү бер әйбер, ә халык кушылса, ул чиркәү авылдашларыма да кирәк дигән сүз. Урынын махсус зират каршысыннан сайладым, беркем дә читләтеп үтәрлек түгел. “Теләгегез булса, кем күпме булдыра, акчалатамы, физик көч беләнме, ярдәм итә аласыз. Соңыннан бу храмны төзүгә минем дә көч керде бит дип горурланып яши алырсыз”, – дидем…

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2055
3 Ноябрь 2020 13:21 1909
16 Ноябрь 2020 09:59 1511
ӨСКӘ