Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Виртуаль роман Закир Шаһбанны ЗАГСка илткән

27 Октябрь 2015 2314
– Ни өчен сез 14 елдан соң гына язылышырга булдыгыз? Сәбәбе нидә?

Гөлүсә:

– Закир, әллә чынлап торып сәбәбен әйтик микәнни соң инде (көлә)?..

Закир:

– Интернетта виртуаль роман барлыкка килде. Ул уен гына иде, әлбәттә. Әмма уеннан чынбарлыкка әйләнә язды. Гөлүсә безнең язышкан хатларыбызга тап булды. Икебез дә зур стресс кичердек. Чөнки миңа акланырга, гаепне танырга туры килде.

– Ул хатынга гаиләм бар, димәде­гезмени?

– Гаиләм барлыгын бөтен кеше белә бит инде.

– Ул хатынның сезнең белән очрашып йөрисе килгәнме?

Гөлүсә:

– Юк. Закир – артист кеше. Уңышлы, сәләтле ир. Сәхнәдә дә матур. Нишләп мин аның белән язышмаска тиеш әле дигәндер дә, ул хатын аның белән уйнагандыр, миңа калса. Ә Закир аңа ышанып, бөтен эчке серләрен чыгарып салган. Иң күңелемә тигәне шул булды.

Эльза ГАЗИЗОВА

P.S. Интервьюның тулы вариантын “Акчарлак” газетасының 29 октябрь көнне чыгачак 44 нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ