Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Винарис ИЛЬЕГЕТ: “Сәхнәне җимергән чаклар да булды”

23 Июнь 2020 953
Аны башка бер генә артист белән дә бутап булмый. Тавышы да, үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте дә үзгә. Ул эстрадада күренә башлагач, Вадим Захаров та сөенеп куйды, чөнки сәхнәдә аннан да олы гәүдәле җырчы пәйда булды (бу хакта концертларында сөйли Вадим). Пермь егете Винарис Ильегетне Казанга нинди җилләр ташлаган? Нигә әлегә кадәр буйдаклар исемлеген тулыландырып тора? Үз авырлыгыннан ояламы? Әйдәгез, үзен тыңлап карыйк әле.
– “Винарис” сезнең чын исемегезме?

– Юк, чыны – Блехер Виталий Ефимович.

– Нинди гаиләдә үстегез?

– Әти-әнием гомере буе заводта эшләде. Аларның танышу тарихлары да бик кызыклы. Әти милләте буенча – рус. Ул әни авылыннан ерак булмаган бер җирдә армиядә хезмәт итә. Солдатлар авылга танцыга килә торган була, алар шунда таныша. Ләкин әбием аларның очрашып йөрүенә каршы төшә. “Татарча өйрәнмичә, Ислам динен кабул итмичә, кызымны сиңа бирмим”, – ди. Әти нишли дип уйлыйсың, бер ел эчендә татарча өйрәнеп, Ислам динен кабул итә. Шуннан өйләнешәләр. Гаиләдә без ике бала. Сания исемле апам бар.

– Кайчаннан эстрада белән кызыксына башладыгыз?

– Мин башта татарча җырламый идем. Биеп, уен коралларында гына уйнап йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, әти белән әни мине көллияткә укырга җибәрде. Ләкин мин алар рөхсәтеннән башка гына көллияттән документларны алып, мәдәният институтына, режиссура бүлегенә укырга кердем. Бу адымым турында алар беренче сессия тәмамлангач кына белде. Укып бетергәч, “Кардәшләр” коллективында татарча җырлый башладым.

– Казанга күченеп килүегез ничек булды?

– Казанда яшәү – күптәнге хыялым иде. Бирегә 2001 елда күчендем. Ул вакытта юньләп беркемне дә белмим... Дөресен әйткәндә, мин Казанга бер артист чакыруы буенча килдем. Исемен әйтмим. Ярты ай анда яшәгәч, акчам бетте һәм ул ми­не урамга куып чыгарды. Ике ат­на подъезд­ның тугы­зынчы ка­тында яшәргә туры килде. Ярый әле урамда яз иде. Бәхетемә, бер банкетта чыгыш ясаганда мине Хәмдүнә апа Тимергалиева күреп алды. Аңа кадәр аның белән Пермьдә очрашканыбыз бар иде. Яшәү урыным булмау­ны белү белән үзенә чакырды. Аякка басып киткәнче, ике елга якын өендә яшәтте. Хәмдүнә апа зур хәрефтән шәхес исемен йөртүче кеше! Бик яратам, хөрмәт итәм үзен. Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, кеше белән ничек аралашырга – барысына да ул өйрәтте, миннән дипломат ясады. Тормышым турында китап язарга туры килсә, бер бүлеген аңа багышлар идем.

– Шундый авыр вакытларыгыз булган. Казанны ташлап, кире Пермьгә кайтып китү теләге тумадымы?

– Юк. Күченеп килүчеләр барысы да шундый авыр юллар үтәдер, минемчә. Көне буена бер шешә сөт һәм батон белән торган чакларым булды. Ә иң авыры: әти-әни белән еш аралашып тору мөмкинлеге булмау иде. Шалтыраткач, аларга яхшы яңалыклар сөйлисе килә бит. Ә минем юклы-барлы тормышымны сөйләп, аларның кәефен җибәрәсе килмәде. Шуның өстенә, ук вакытта телефонга салырга да акча булмый иде, элемтәнең дә кыйбат вакыты. Әмма кире кайтып китү уе башка кереп тә карамады.

– Ә бүгенге тормышыгыздан канә­гатьме сез?

– Бәхет төшен­чәсенә кайсы яктан карыйсың бит. Әти-әнинең яраткан уллары буларак, мин бик бәхетле. Туганнарым, дусларым – зур байлыгым. 5-6 ел Казанда яшәгәч, әти белән әнине дә бирегә алып килдем. Бик сагынышкан идек. Кызганыч, өч ел элек әтиебез бакыйлыкка күчте. Әни бу кайгыны авыр кичерде, 54 ел бергә матур гомер итте алар. Әнигә дә 75 яшь тулды инде. Мөмкин ка­дәр аңа күбрәк тәр­бия, игътибар, яратуымны бирәсем килә. Ә менә ир-ат буларак бәхетлеме дип сорасаң, анысына җавап бирү кыенрак.

– Өйләнмәвегезнең сәбәбе нидә?

– Әлбәттә, гаи­ләм, балаларым бу­луын бик телим. Ләкин хатын-кызга карата таләпләрем зур. Тормышымда әни дә, апа да, дустым һәм сөяркәм дә булырлык хатын-кыз эзлим. Ләкин әлегә бу дүртәүне бер кешедә очратканым юк. Миңа әле 40 кына яшь. Үземне яшь дип саныйм. Шуңа барысы да алда.

– Хезмәттәшләрегез кайчак зур гәү­дәле булуыгызга төрттереп куйгалый. Үпкәләтмиме андый нәрсә?

– Беркайчан да авырлыгымнан оялмадым. Сәхнәдәге, тормыштагы шаяруларга тыныч карыйм. Миңа “приятно” дип тә әйтергә була. Бу – минем үзенчәлегем. Аннан эстрадада “Юан­ша” дигән җыр белән таныла башлаган кеше бит мин. Концертларда да яраталар ул җырны.

– Диета тоту белән мавыкмадыгызмы?

– Мин күп ашамыйм. Концертлардан соң кайтыла, шуңа төнлә генә тукланырга туры килә. Үземне яхшы хис итәм. Ябыклар эшли алмаган эшләрне дә башкарырга мөмкинмен хәтта. Элек 154 кило идем, хәзер 132, бераз ябыга башладым. Венера Ганиева витаминнар эчәргә тәкъдим итте. Алар да булыша бугай. Тиздән бөтенләй “дюймовочка”га әйләнәчәкмен әле.

– Киемнәр табу белән проблема юкмы?

– Таза кешеләрдә кием проб­лемасы бар инде ул. Күпләр безне киемне заказ белән тектерәләр дип уйлый. Юк, мин кибеттән алам. Ә концерт костюмнарын, әлбәттә, осталарда тектерәм. Шуңа сәхнә киемнәрем матур, ачык төстә.

– Үзегез кызык кеше булгангамы, сәхнәдә дә мәзәк хәлләр еш була сезнең белән...

– Кызык та, кызганычлары да булганы бар. Моннан 8 ел элек Уфада Хәмдүнә апаның концертында чыгыш ясаганда, сәхнәдән егылып төшеп, аякны сындырдым. Шунда ук хастаханәгә алып китеп, гипс салдылар. Ә иң кызыгы: концерт ахырында коляскага утырып чыгып, гипслы аяк белән җырлап бетердем. Мин бит рәхәтләнеп, биеп җырларга яратам. Берни­чә тапкыр сәхнәне җимергән чаклар да булды. Балык Бистәсендә концерт куйганда чалбарга каеш тагып чыкмаган идем – ыштаным төшеп китте.

– Тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?

– Бик тә Хәния Фәрхи белән дуэт җырлыйсым килгән иде. Өлгерми калдык. Без аның белән якын дуслар идек, ул миңа олы апам кебек булды. Сораулар булса, гел шалтырата идем, киңәшләрен бирә иде. Аның шулай иртә китүе кызганыч...

*** 

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,16 август 2018 № 32
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 3009
3 Сентябрь 2020 10:07 2005
22 Сентябрь 2020 10:33 1485
14 Сентябрь 2020 10:17 1155
ӨСКӘ