Язмалар исемлегенә күчү
P.S. Бу турыда тулырак “Акчарлак” газетасының 24 ноябрь көнне чыгачак 47нче санында укый аласыз.
Виет сикерешләре яки катлаулы проблемаларны ничек чишәргә?
21 Ноябрь 2016 1057

Тормышта мәшәкатьләр, проблемалар адым саен. Һәм адәм баласы кыенлыклар алдында каушап калырга, төшенкелеккә бирелергә ярата. Үз алдында торган мәсьәләне чишеп булмас дип уйлый башлый. Мәсьәлә катлаулырак булган саен, кеше ныграк өметсезлеккә бирелә, аны хәтта чишәргә алынып та тормый. Чишү өчен исә, проблеманың катлаулылыгын уйларга ярамый, киресенчә, аны гадәти бер мәсьәлә, теләсә кем атлап чыга алырлык киртә дип кенә карарга, шуңа ихлас ышанырга кирәк. Аллаһы Тәгалә тарафыннан барыбызга да гадәттән тыш сәләтләр салынган, тик күпчелек очракта үз мөмкинлекләребезне файдалана гына белмибез.
Рубрика: АНОНС
Автор: Булат Хаков