Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ВИЧлы кеше намаз укый аламы?

20 Январь 2016 1235
Табиблар ВИЧ инфекциясе диагнозы куя башлаганга өч дистәдән артык гомер узган. Әлеге куркыныч чирдән гомере өзелгән миллионлаган кеше арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да бар. Статистика буенча, Россиядә ВИЧ инфекциясен 900 меңгә якын кеше йөртә. 
Иң куркынычы – бу сан елдан-ел арта. Шуңа да ВИЧ һәм СПИД проблемасы көн үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Моның сәбәбе  – җенси азгынлык. Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.

– ВИЧлы кеше намаз укый аламы?

– Коръәни Кәримдә: "Аллаһның рәхмәтеннән бервакытта да өметегезне өзмәгез, Ул бөтен гөнаһларны да кичерә", – диелә. Кеше исән чагында тәүбә итсә, бөтен гөнаһлары кичерелә, адәм баласы нинди генә хәлдә калса да, намазлы, уразалы була ала.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S.  Коръәни Кәримдә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә җенси авырулар турында әйтеләме? Ни өчен ВИЧ мөселман дәүләтләрендә дә очрый? Болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 21 январь көнне чыгачак 3нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ