Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вьетнамда ата-ана кыз бала тууын теләми

2 Июнь 2017 1192
Вьетнам – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт. Һинд-Кытай ярымутравында урнашкан. Башкаласы – Ханой. Соңгы арада туристлар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнеп китте. Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева Вьетнам турында тәэсирләре белән уртаклашты.
“Вьетнамның тарихына күз салсак, ул күп илләр белән сугышкан. Мине иң гаҗәпләндергәне – аның Америка кадәр Американы җиңүе! Вьетнамда хәерчелек сизелә. Гомер буе Европа илләре аны колония итеп тоткан, шул да аның үсешендә чагыла торгандыр. Монда яшәүче французлар, үз илләрен сагынып, Далат исемле шәһәр төзегән. Аны кечкенә Париж дияргә була, үзләренең Эйфель манаралары бар. Ә авыл хуҗалыкларына күз салсаң, техника юк, һаман үгезләр белән җир сөрәләр.

Вьетнамның бер авылында кешене соңгы юлга озату йоласының шаһитләре булырга туры килде. Ярлы түгел, бай кешене җирләделәр, ахры, чөнки зур чыгымнар таләп ителгәне күренеп тора иде. Мәрхүмнең капка төбендә өч көн халык көйләре яңгырады. Йорт алдында табын корылган, ниндидер эчемлек белән көнбагыш төшенә охшаган ярма куелган иде. Соңгы юлга озату машиналары да үзенчәлекле – кызгылт-ялтыравык төстәге ачык автомобиль. Мәрхүмне озатканда, тирә-якка евро, доллар сиптеләр. Галәмәт бәйрәм узды! Гади вьетнам кешесен соңгы юлга алай зурлап озатулары мөмкин түгелдер, дип уйлыйм. Бу илдә мәрхүмне ике тапкыр җирлиләр. Башта аны дөге басуына, сулы җиргә күмәләр. Өч ел үткәннән соң, мәетнең сөякләре генә калгач, аларны юып, кадерләп, яхшы урынга күчерәләр. Дөге басулары яныннан үткәндә, күп каберлекләр күрергә туры килде.
Мәскәүдән Вьетнамга поезд белән барырга мөмкин, тик Пекинда башка поездга күчеп утырырга туры килә. Самолетта 10 сәгать тирәсе очсаң, тимер юл белән барганда бер атна вакыт кирәк.

Бу илдә СССРны хәтерләткән урыннар бар. Ленин елгасы ага һәм туристларның яраткан урыны булып Титов утравы санала.

Таза гәүдәле ир-атны байлар рәтенә кертәләр. Бу ышану хәтта диннәре белән бәйле. Үзләре бик ябык булганга, ирем Ђмир артыннан алар гаҗәпләнеп, шаккатып карап калалар иде.

Экскурсияләр вакытында гид күп кызыклар сөйләде. Соңгы 10 елда мәктәптә укучы балалар арасында тигезсезлек күзәтелә: малайлар 25 процентка күбрәк икән. Бу хәл булачак ананың йөкле чагында баланың җенесен билгеләү һәм аборт ясатуы белән бәйле. Вьетнамда ата-ана кыз бала тууын теләми. Илдә бер хатын-кызга 2,5 аборт туры килә...”

Вьетнам хакында сөйләгәннәрне күз алдына китереп, үзем дә барып кайткандай булдым. Кояшта кызынып алып, диңгез һавасы сулау зыян булмас иде... “Сәяхәт – иң бөек укытучы. Кайчак чит илдә уздырылган бер көн өйдә утырган 10 елга караганда да күбрәк тәэссоратка ия”, – дигән француз язучысы Анатоль Франс. Әйе, килешми мөмкин түгел.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1954
11 Май 2020 10:05 1752
1 Июнь 2020 10:15 1111
ӨСКӘ