Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Венера Ганиева: “Җирдә яланаяк йөреп энергия алам”

7 Август 2013 1210
Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җырчы, укытучы Венера Ганиевага интервью алырга теләгемне белдереп шалтыратканда мәш китереп идән юып йөри иде. “Иртәгә сәгать унга кил, бер сәгать вакытым бар”, – дип Царицино бистәсендә урнашкан ике катлы зур йортларына дәште.
Икенче көнне шул якларга юл алдым. Өйләренә килеп керү белән үземне зур бер әкияти илгә килеп эләккән кебек хис иттем. Һәрнәрсә зәвык белән эшләнгән, бөтен җирдә аллы-гөлле чәчәкләр, йортның һәр почмагы елмаеп тора. Өйдәге бүлмәләр белән танышып чыккач, залга үттек. Әңгәмәбез шунда башланып китте.

– Венера ханым, бүгенге көндә ниләр белән мәшгульсез? Тормышыгызда нинди яңалыклар бар?

– Камил белән икебез дә отпускка чыктык менә. Күпләр моны ишетү белән “кайсы илгә барасыз?” дип кызыксына башлый. Һаман эш белән кайнашуыбыз сәбәпле, өйдә болай да сирәк булырга туры килә. Өйнең матурлыгын, рәхәтен дә тоеп булмый дигәндәй... Шуңа да август аен һәр елдагыча традицион рәвештә мунчалар кереп, дуслар, туганнар белән күрешеп өйдә үткәрәбез.

– Үз вакытында популяр булган сезнең буын җырчыларының күбесе заман шаукымында югалып калды. Ә сез һаман шоу-бизнеста кайныйсыз. Халык мәхәббәтен бүгенге көнгә кадәр саклап калырга нәрсә ярдәм итте икән?

– Бер амплуада гына калып, үземне рамкага кертеп, опера жанры белән генә чикләнсәм, мин дә төшеп калыр идем, мөгаен. Минемчә, остаз эше дә мине бер баскычка күтәрде. Гомумән, яшьләр дулкынына килеп кушылу минем өчен җиңел күчеш булды. Эчке дөньям да күрәсең заманага яраклашуны таләп иткән.

– Җырчы булмасагыз, бүген сезне кем итеп күрергә мөмкин булыр иде?

– Балачактан күңелемдә өч хыял яшәде: җырчы, укытучы һәм табиб булу. Икесен чын мәгънәсендә тормышка ашыра алдым. Аннан соң, җыр сәнгатен табиб һөнәренә тиңләштерер идем. Җыр белән кеше күңелен дәваларга да мөмкин бит.

– Гел укучылар арасында, сәхнә тормышы белән кайнашу туйдырмыймы? Барысын бергә тартып барыр өчен көч, энергия каян аласыз?

– Көнең нәтиҗәле, файдалы үтсә, яраткан эшеңнән арып кайту – рәхәт ару гына бит ул. Яраткан иреңә кичке аш әзерләү дөнья мәшәкатьләрен арткы планга күчерә, оныттыра. Гомумән, өйдә эчке дөньям, халәтем ял итә. Минем өчен энергия чыганагы – шушы йорт, җирдәге оҗмах почмагы ул. Бирегә миңа 50 яшь тулган көннәрдә күчендек. Баксаң, гомер буе җиргә тартылганмын икән. Көнаралаш мунча ягып керәбез, чабынып чыкканнан соң, яланаяк үләнгә басып, җирдә йөреп алырга, кояшта иркәләнергә яратам. Шул рәвешле табигатьтән энергия алам.

Кыш айлары бездә аеруча кү­ңелле уза. Балалар (Венера ханым шәкертләрен яратып шулай ди – Н.Х.) машиналарына төялеп киләләр дә, Камил абыйларына кар көрәргә булышалар. Эш тәмамлангач, бергәләшеп утырып чәйләр эчәбез.

– Мондый галәмәт зур йортның эчен үзегез генә карап, җыештырып бетерә алмый торгансыздыр? Хезмәтче тотасызмы?

– Юк. Барлык эшне дә рәхәтләнеп үзем башкарам. Ашарга пешерергә дә, идәнен юарга да яратам.

– Венера Әхәтовна шәкертләренә белем биреп кенә калмый, аларны кавыштырып парлы да итә икән дигән сүзләр ишетергә туры килде... Бу чыннан да шулаймы?

– Кавыштырырга мин бит “Ханума” түгел. Мин аларга хәер-фатыйхамны бирәм. Әле менә өч көн элек кенә туйга чакыру кәгазе калдырырга дип шәкертем Алинә Сафиуллина килеп китте. Булачак кияүне дә алып килгән. Бәхетле парларны күреп Камил белән икебез дә шундый сөендек.

– Сезне бик кырыс укытучы диләр...

– Дөрес, балаларга бик каты бәрелә торган гадәтем бар. Ялкауларны бер дә яратмыйм. Җырчы – белемле, интеллектуаль булырга тиеш. Шәкертләремә үземнең уйлаганымны туры бәреп әйтәм.

– Ирегез Камил абыйны да сезнең күзгә генә карап тора дип әйтәләр...

– ...Яшь парларга туй көнендә “бер-берегезгә юл куя белегез” дип теләк телиләр. Ә бит адәм баласының өйләнешкәнче үк дөньяга карашы, гомумән, характеры формалашып беткән була. Минемчә, сүз әйтмичә, иргә буйсынып, яраклашып яшәү дөрес түгел. Хатын-кызның үз фикере, сүз иреге булырга тиеш. Иреңнең ниндидер гамәле сиңа ошамый икән, туры ярып әйтергә, шунда ук ни өчен шулай уйлавыңны да аңлатырга кирәк. Хатын-кыз ул – тылсымчы! Күп вакыт хәйләкәрлеге белән алдыра. Камил белән бергә гаилә корып яши башлавыбызга 28 ел. Мәхәббәтнең үзәге – ир белән хатын арасында диалог бару. Диалог бар икән, димәк, бер-берең белән аңлашу, аралашу бар дигән сүз. Безнең өйдә демократия. Эштән соң, яшь парлар кебек сагынышып кайтабыз. Өй бусагасын атлап керүгә, мин ир хатынына әйләнәм.

– Камил абыйны бер күрүдә ошаттыгызмы?

– Беренче күрүемдә үк аңа гашыйк булдым. Искиткеч тавыш режиссеры, югары квалификацияле белгеч... Аны яулап алу җиңел булмады. Ул вакытта күзем матуррак, зуррак күренсен өчен 40 сумлык Ленинград сөрмәләрен сөртә-сөртә, көн саен яңа җыр өйрәнеп, аны яздыру сылтавы белән Камилне күрергә дип радиога килә идем. Әлеге гашыйк булып йөргән дәвер иҗат ягыннан бик нәтиҗәле, уңышлы булды. Күп җырлар яздырдым (көлә).

– Киленлек вазыйфасын ничек башкардыгыз?

– Мин бик тату, искиткеч зәвыклы гаиләгә килен булып төштем. Алар һәркем өчен үрнәк иде. Яраткан киленнәре булдым, иҗатымны бик хөрмәт иттеләр. Әти-әни белән ун еллап бергә яшәдек. Шушы дәвер эчендә мин үземнең җырчы гына түгел, ә уллары өчен кирәкле кеше булуымны исбатларга тырыштым. Каенана-каената белән яшәү килен кеше өчен зур имтихан ул.

– Венера ханым, сезнең өчен җан тынычлыгы нәрсә ул?

– Әниебез бик иртә үлеп китте, миңа ул вакытта 20 генә яшь иде. Энемнең берсенә – 15 яшь булса, икенчесенә – 18. Әни вазыйфасын шушы яшемдә татый башладым, бу хис бүгенгәчә саклана. Аллага шөкер, Фәрит энемнең гаиләсендә барысы да яхшы, ә Әсхәтнең бераз проб­лемалары бар. Ул да хәл ителсә, җаныма тынычлык иңәчәк. Апа буларак та, болай да, нинди дә булса мәшәкатьләр туа икән, аларны чишәргә беренче булып алынам. Дусларга, таныш булмаганнарга да кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Менә шул эшләгән эшемнең нәтиҗәле булуы рухи дөньямны баетып, җанга тынычлык бирә...

– Сәламәтлегегезгә игътибарыгыз ничек?

– Туклануга игътибар итәм. Йокы вакытын дөрес бүлүне дә сәламәтлек өчен мөһим шарт дип уйлыйм. Төнге 12гә кадәр йокларга ятуны гадәткә керттем.

3750 сумга велосипед сатып алдым бит әле. Иртәнге сәгать алтыларда велосипедта йөрергә чыгып китәм. Ул вакытта әле бер кеше дә уянмаган була, сәлам биреп артымнан күрше-тирәдәге этләр генә өреп кала, мин дә аларны җавапсыз калдырмыйм, исәнләшәм.

Венера ханым велосипедына утырып, озатырга чыкты. Шунда каршы як капкадан күршеләре Тәфкил абый белән Фидания апа күренде. Венера Әхәтовна икесе белән дә исәнләшеп күреште. Форсаттан файдаланып, күршеләрнең бу гаиләгә карата фикерен беләсе иттем.

– Бер тапкыр да дәрәҗәләреннән файдаланып эреләнеп, масаеп торганнарын күргәнем юк. Бик гадиләр, – диде Тәфкил абый ихластан елмаеп.

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ