Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Вася белән Коля әйткәнгә йөрмә, үзеңнекен эзлә!”

24 Май 2019 448
Озакламый мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу урак өсте – Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Бу вакыт балалар һәм әти-әниләр өчен чын сынауга әйләнә, шактый борчу-мәшәкать тудыра. Чөнки алда баланы олы тормыш көтә, аңа һөнәр сайларга, шул юнәлештә укырга керергә кирәк. Шушы җаваплы чорда әти-әниләргә балага ничек терәк булырга һәм ярдәм итәргә? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, мәктәпләрдә күптән инде Бердәм дәүләт имтиханнарына кызу әзерлек бара. Уку елы ахыры бала өчен сынауга әйләнә, кемнәрдер хәтта моңа каршы да тора алмый, сына. Күңелсезлекләрдән саклану өчен әти-әниләр нәрсәне белергә тиеш? БДИны бирә алмаганнан дөнья бетми бит?

– Тормыш – үзе имтихан, кешене зуррак дәрәҗәгә күтәрү өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән чор. Балалар өчен беренче төп иптихан мәктәптә чыгарылыш сыйныфларда һәм югары уку йортына кергәндә була. Бала нинди уку йортына керә? Нинди белгечлек ала? Барысын да бергәләшеп уйлап хәл итәргә кирәк. Әмма шуны онытмыйк: һәркемнең гыйлем туплау мөмкинлеге төрле. Безнең һәммәбезне дә Аллаһы Тәгалә ниндидер бер даирә өчен әзерләгән һәм бөтен кеше министр да, прокурор да һ.б. була алмый. Шуңа күрә Вася белән Коля әйткәнгә йөрмә, үзеңнекен эзлә! Нәрсәне яхшы эшлисең, шул юнәлештә уку зарур. Ризык сәләт белән килә. 150 процентка бирелеп, саулык-сәламәтлек турында да онытып, авыруга әйләнгәнче, депрессия кичерә-кичерә имтиханга бару да дөрес түгел. Монда әти-әнинең төп бурычы – баланың исәнлеген, бигрәк тә психикасын саклау. Мәктәптә укытучылар болай да БДИ дип тукып кына тора. Ә өйдә баланы тынычландыру, вакытында ашату-эчертү, йоклату мөһим. Үземнең дә кыз быел БДИ тапшыра. Әйе, бала берни укымый, ялкаулана икән, мөнәсәбәт үзгәрә инде. Әмма, әйткәнебезчә, имтиханда җитәрлек балл җыеп, теләгән уку йортына керә алмау белән дөнья бетми. Күпме шәхесләрне, әйтик, Шаляпинны укырга кабул итмәгәннәр, ә алар нинди зур кешеләр булган. Уңышка ирешүнең ике шарты бар: тырышлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Шуңа да тырышу белән берочтан, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорау да мөһим. Әти-әниләр дә: “Йа Раббым, баламның имтиханын җиңеләйт, зиһенен ач, тел ачкычлары бир”, – дип дога кылсын. Кайчак спортчы тырыша, күнекмәләр ясый, спорт залыннан кайтып керми, ләкин барыбер җиңелә. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте юк. Моның хикмәте шунда: Аллаһы Тәгалә көчен тагын да арттыру өчен аның җиңелү ачысын да татуын тели, йә ул кешенең ниндидер җитешсезлеге бар, шуны төзәтсен, ди. Күп әйбер Раббыбыз кулында. Әгәр Ул теләсә юлны ача, теләмәсә, ничек кенә әзерләнмик, имтиханны уңышлы уза алмыйбыз. БДИ чорын да, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә таянып, җиңеллек белән уздырырга кирәк.

– Кайбер әти-әни баласын кая гына йөртми, нинди генә репетитор ялламый! Икенче берәүләр, бигрәк тә Совет чорында туып үскән кешеләр: “Без үз тырышлыгыбыз белән укыдык, үз башыбыз белән укырга кердек, башы булса укыр”, – ди, замана үзгәрә дип уйламый. Бүген балага мөнәсәбәт нинди булса хәерле?

– Һәр дәвернең үз таләпләре. Без укыганда имтиханнар бик гади уза иде. Аудиториягә керәсең, билет аласың, утырып әзерләнәсең дә, җавап биреп чыгып китәсең. БДИны карасак, андагы мәгълүматның күплеген күреп, телсез каласың. Чынлап әйткәндә, бала үз көче белән бюджетка керергә тырыша икән, монда әзерлекле белгеч ярдәменнән башка бернишләп булмый. Бу имтиханнар бер дә җиңел түгел. Хәзер инде БДИга әзерли торган махсус белгечләр бар. Алар балага имтихан программасыннан тыш та өстәмә мәгълүмат бирә һәм бу бик файдалы. Кайбер укучы репетитор белән шөгыльләнгәндә фәнне ярата башлый. Билгеле, укытучының һөнәри осталыгы зур роль уйный. Әгәр ул балага акча эшләү чарасы итеп карый икән, белем бирү какшый.

– Мәктәптән соң бала өчен яңа тормыш башлана. Яшьлек – юләрлек, диләр. Ни өчен юләрлек?

– Кешенең каны кайнап тора, аңа дөнья ачыла, ә ул киң. Тотрыклылык олыгая-олыгая килә. Яшьлегендә кеше кул кушырып утырса, гаилә дә кормас, йорт та салмас, карьера да төземәс иде. Ул шул яшьлек дәрте белән алга ыргыла. Шушы чорда гыйлем алу, тәҗрибә туплау шарт. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, утыз яшькә кадәр белем алырга, кырыкка кадәр тәҗрибә тупларга кирәк. Кырыктан соң инде кеше шушы чорга кадәр алган инерция белән ахыргача яшәргә тиеш. Алайса кайчан ирләр кырык яшьтә “миңа кем булырга икән” дип килеп сорый. Ул яшьтә Пәйгамбәребез инде Расүл булган.

– Яшьлектә ясалган кечкенә генә хата бөтен гомерне бозарга сәләтле. Аннан ничек сакланырга?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Кыямәт көнендә биш сорауга җавап бирмичә, урыныгыздан да кузгалмассыз”, – ди. Шулар арасында яшьлек хакында аерым сорау бар. “Яшьлегеңне нәрсәгә сарыф иттең?” – дип сораячаклар. Шуны истә тотып, әти-әни үрнәк, тәрбияче, юнәлеш бирүче булырга тиеш. Яшьтән үк баланы гыйлем алырга өндәү, буш вакытын файдалы итеп уздырырга өйрәтү шарт.

– Егет-кызлар бу чорда тиз һәм җиңел гашыйк та була бит. Кемдер мәктәпне тәмамлауга өйләнә яки кияүгә чыга. Моңа ничек карыйсыз?

– Әти-әни баланы оядан очыра белергә тиеш. Әмма иң элек очарга – мөстәкыйль тормышка өйрәтү мөһим. Егетләргә кызның күз төсе, чәч озынлыгы, туфли үкчәсенең биеклеге ошаса, кызлар машинасына карый. Гаиләсе, әти-әнисе кем, ул алардан нәрсә алган, кайда укыган, нәрсә белән шөгыльләнә – боларга игътибар итмиләр, белмиләр. Кайберәүләр тасма телләнеп егет яки кызның башын әйләндерә, тегесе шуннан чыга алмый. Карарны бергәләп кабул итәргә кирәк. Яшь вакытта егет белән кыз бер-беребезне яратабыз, шуңа никах укытабыз, ди. Никахтан соң берең – ир, икенчең хатын була һәм көндәлек тормыш башлана, алар моны аңламый. Күптән түгел бер парга никах укыдым. Берәр атнадан соң кызның әти-әнисен күрдем. Кызлары шалтыратып: “Әни, иртәнге ашны көн дә әзерләргә кирәкмени соң ул? Минем хәлемнән килми”, – ди икән. Монда әйтер сүз юк. Элек гаиләне саклау дигән төшенчә изге, аерылышу дигән сүз куркыныч яңгырый, хатын-кызның ирдән кайтуы фаҗига иде. Хәзер моңа берәүнең дә исе китми. Җәмгыятьтә әхлак нормалары әнә шулай түбән төште һәм шуңа да гаиләне саклап калу бик авыр.

– Беренче курста укыган студент кыз кияүгә чыгам дип кайтса, нишләргә соң?

– Егетнең нәрсәгә әзер булуын карарга кирәк. Әгәр тормышны белә, гаилә әһәмиятен аңлый, әти-әнисеннән яхшы тәрбия алган икән, башка мәсьәлә. Ә инде яшьләрне көймәгә утырттыңмы, бергә йөзсеннәр, көймәнең койрыгыннан тотып торма. Көймәгә утырып, алар белән бергә ишү дөрес түгел.

– Вакыт белән сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтү әти-әни вазыйфасымы?

– Аллаһы Тәгалә ризыкка өч таләп куя: хәләл булсын, файда китерсен һәм аны исраф итмәү – чама белән ашау. Бала хәләлнең нәрсә икәнен белсен, азыкның файдасы турында да уйласын. Егет-кызлар яратып эчә торган кола хәләл, тик сәламәтлеккә зыянлы. Бәрәңге-фри да хәләл, тик аны ашамау хәерле. Сәламәтлекне яшьтән саклау зарур. Бер мәҗлестә автослесарь булып эшләүче егет белән сөйләшеп утырдык. Казанда машинага бензинны кайсы ягулык станцияләрендә салсаң яхшы, шуларны өйрәтте. Шул егетнең туклануына карадым да уйга калдым. Машинага иң яхшысын сала, ә үзе теләсә нинди ризыкны каба. Автомобиле сәламәтлегеннән күпкә кадерле. Шуңа күрә игътибарлы булсак иде.


* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 апрель 2019 №14

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ