Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вакцина: ясатыргамы, юкмы?

5 Март 2020 457
Коронавирус таралу уңаеннан интернетта еш кына “аңа каршы вакцина уйлап тапканнар” дигән хәбәрләр укырга туры килә. Барыбыз да беләбез бит инде: вакцина – дару түгел, ә профилактика чарасы. Табиблар ясаган көчсезләндерелгән вирус канга кертелә һәм безнең тәндәге иммун күзәнәкләр, аны өйрәнеп, юк итә торган дәва эшлиләр. Кеше организмының үз-үзен дәвалый торган системасы гаҗәп төгәл эшли. Аңа вирусның үрнәген генә бир, нәрсә эшләргә икәнен үзе ачыклый ул. Шуңа күрә еш кына кайбер чирләрдән савыгу өчен дару эчәсе урынга физик күнегүләр белән шөгыльләнү отышлырак. Хәтта бик куркыныч булып саналган яман шештән савыгу өчен дә дөрес туклану, физик хәрәкәт һәм күңел тынычлыгы җитә дип раслый күп кенә табиблар. Боларның өчесе дә бик әһәмиятле.
Хәзер инде вакциналарга әйләнеп кайтыйк. Кытай чиреннән вакцина уйлап табарга бик иртә әле. Аның өчен байтак вакыт кирәк. Аннан соң, вакцина уйлап табылу белән, аны кулланып булмый да. Берничә ел сыналганнан соң гына аны кешеләрдә кулланырга рөхсәт ителә. Барлык чирләргә каршы вакцина ясау мөмкин дә түгел, чөнки вирус үзгәреп торучан икән, иммун система барыбер аның мутантлашкан кардәше каршында көчсез булачак. Коронавирус нәкъ менә шундыйга охшаган, чөнки бер чирләгәннән соң, кабат чирләүчеләр турында хәбәрләр еш күренә. Менә гриппка каршы да вакциналар ясыйлар бит, әмма аларның файдасы күпчелек очракта нульгә тигез...

***

Язманы газетабызның яңа, 9 нчы саныннан укый аласыз
Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Март 2020 13:07 1676
16 Март 2020 12:44 1619
10 Март 2020 11:23 1588
ӨСКӘ