Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вадим ЗАХАРОВ: “Җырчы булам дип Казанга килүчеләрне жәллим”

21 Октябрь 2019 644
Вадим Захаров белән әңгәмә
– Вадим, җырлый башлавыңа ун ел да үтмәде, “атказанган” исеме бирделәр үзеңә. “Блат” белән алдыңмы? Кеше гомере буе да ала алмый бит...
– Дәүләт күләмендә бәяләделәр.

– Тегендә, “өстә” зур дустың бармы әллә?

– Дусларым күп. Мине хөрмәт иткән кешеләр дә бар.

– Үзең бик яхшы кешеме әллә?

– Мине начар дип әйтеп булмас­тыр. Әйбәт булмасаң, синең белән аралашмыйлар бит инде.

– “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” клибында кемнәр катнаша?

– Барысы да минем дуслар, клипка үзләре түләде, ярдәм иттеләр. Әниләребез истәлеккә калсын әле дип төшердек. Клипның ничә сумга төшкәнен дә белмим.

– Клип кыйммәт, җырчы булу бүген кыйммәт, диләр.

– Бик кыйммәт. Акча кирәк. Казандагы уку йортларына җырчы булам дип килүчеләрне жәллим. Аларга күрше-тирәләре: “Син әйбәт җырлыйсың”, – дип әйтә дә, киләләр инде мескеннәр...

– Син дә бит музыка училищесына кергәнсең?

– Училищега керер алдыннан мине тыңлап карадылар. Тавышым начар түгел икәнен үзем дә сизә идем. Мактанып утыру түгел: үзеңне күрә дә белергә кирәк. Мәдәният институтын 26 кеше тәмамладык, шулардан Раяз, мин һәм Ринат Гыйләҗев кына җырлыйбыз. Күз алдыңа китер!

– Калганнар кая китеп бетте?

– Белмим.

– Музыка училищесында укыганда сине “өметсез” дигәннәр...

– Шулай дип әйттеләр шул. 2004 ел. Беренче курста ике ел укыдым – ике ел буе вокалдан имтихан тапшыра алмадым. Тагын бер елга калдырдылар, икенче елны бөтенләй куып чыгардылар.

– Бәлки ул вакытта сине ачып бетермәгәннәрдер?

– Минем дә гаеп булгандыр. Үземне бик мескен, дөньяның бер беткән кешесенә әйләнеп калган төсле хис иттем ул чакта. Әтинең әйткән сүзләре колак төбендә тора: “Ярар, ике ел монда узды. Авылга кайтасың килмәсә, кайтышлый Компрессорныйда Ветеринария институты бар, шунда кереп чыгарсың. Анда да барып чыкмаса, Арчада педучилищега кереп чыгарсың. Анда да булмаса, күрше Янил авылында трактор училищесы бар, шунда бер ел укырсың. Анда да укый алмасаң, Кирәмәт тау башына менеп җырларсың”, – диде.

– Кем сиңа “өметсез” диде?

– Берәү генә түгел, комиссия. Алар әле дә исән-сау. Ул кешеләр белән очрашкан булды. “Ялгышлык киткән, сезнең белән горурланабыз”, – диделәр.

– Гафу иттеңме соң?

– Күптән. Эчемдә ачу тота торган кеше түгел мин.

– Аннары кая киттең?

– Мәдәният институтына. Биш ел укыдым.

– Гаиләң нәрсәгә булса да мохтаҗмы?

– Хатыным Лариса исемле, кызыбыз Ульянага 7 яшь була. Алла боерса, быел мәктәпкә барабыз. Кирәк әйберләр күп инде ул. Артык мохтаҗлык юк.

– Кайда торасың?

– Күбәү яшибез. Әбидә. Ларисаларда. Бабай мәрхүм. Лариса “Татфондбанк”та эшләгән иде, хәзер юк бит инде ул банк. Өйдә утыра.

– Үзең генә гаиләне тарта аласыңмы?

– Ничек тартмыйсың ди! Ир кешенең төп бурычы шул бит.

– Ринат Рәхматуллин уянып күзен ачуга: “Бүген каян акча табыйм”, – дип уйлый. Ә син?

– Бервакытта да акча артыннан кумадым.

– Бизнесың бармы?

– Юк. Җырлап кына акча эшлим. Җәй көне авылга кайтып, әти-әнигә булышу ул “бизнес” дип аталмыймы?! Трактор белән йөрү, печән басуында эшләү, кешегә печән алып кайту...

– Тәрәзәләр куя идең...

– Җиһазлар тора. Ул эшне бетердек.

– Банкта акчаң бармы?

– Банкта да, мендәр астында да юк.

– Нинди асыл сый­фатларың бар?

– Кешеләрне яра­там. Кеше өчен күбрәк кайгырам.
– Син үзеңне нормальный дип саныйсыңмы?

– Ненормальный кешеләр без, нор­мальный кеше сәхнә юлына басмыйдыр...

– Ачуыңны ни чыгара?

– Концертка килә­ләр дә: “Безне бушка керт инде, син бит безнең дус”, – диләр.

– Андый вакытта нишлисең?

– Кайберсенә: “Кибеткә кергәч, кибетче үз акчасын түләп әйбер бирми. Монда да шуның шикелле була бит инде”, – дисең.

– Үпкәләп чыгып китәләрме?

– Андыйлар да бар.

– Яшең сиңа тәэсир итәме?

– Әле минем әйбәт вакыт.

– Ничә яшь?

– 31.

– Бик яшь икән әле син!

– Кирам Сатиев: “Өч әйберне мактарга яратмыйм: алтынны, кара уылдыкны һәм Вадим Захаровны. Чөнки алар өчесе дә әйбәт, аларга мактау кирәкми”, – диде.

– Фонограммага җырлыйсыңмы?

– Илфак Шиһапов: “Фонограммага җырлыйсыңмы-юкмы – халыкка барыбер”, – дигән иде. Мине сәхнәгә чыгарган кеше ул. Илфак абыйга рәхмәтлемен. Илсөя Бәдретдинова белән бер ел, аннары Зөһрә апа Шәрифуллина белән бер-ике ел җырладым.

– 49900 сумлык эшләпә бүләк иткәннәр икән үзеңә...


– Кыйбатлы бүләк ясаганнары юк иде моңарчы. Түбән Камада Тамара Алексеевна исемле ханым бүләк итте. Эшләпә кию – керәшеннәрнең гадәте бит. Виталий Агаповның: “Ник миңа түгел икән?” – дип эче пошты. Әмма бу эшләпәне кигәнем юк, килешми ул миңа. Бервакыт сәхнәгә киеп чыккан идем, Вил Усманов: “Асаф Вәлиев сыман йөрмә әле!” – диде.

– Хәзер сатасыңмы?

– Сатмыйм. Бик кадерле бүләк!

– Ник 50 мең соң ул?

– Чит илнеке бит, Франциядән.

– Яле, карыйм әле... Әһә, “Париж” дип язылган икән шул. Равил Шәрәфи булса: “Париж, Малмыж, Мамадыш”, – дияр иде...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 5 апрель 2018 № 13
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ