Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Вәсиләне соңгы юлга озаттык...” (ВИДЕО)

1 Февраль 2016 5650
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахованың вакытсыз үлеме турында узган санда язган идек инде. 28 январь көнне җырчыны соңгы юлга озатырга килгән халык Башкорт дәүләт филармониясенә сыя алмаган. Хушлашырга килүчеләр арасында Татарстаннан җырчылар Фирдүс Тямаев белән Алмаз Шәрифуллин да булган.
Алмаз Шәрифуллин (“Айфара” солисты):
– Вәсиләнең ире Илгиз белән танышкач, алар белән тыгызрак аралаша башладым. Мин аларга барам, йә алар миңа Казанга килә. Соңгы тапкыр узган елның ноябрендә, Уфада Габделфәт Сафинның гастрольләре вакытында аларда кунакта булырга туры килде. Уфага килгәч, Илгизгә шалтыраттым. “Әйдә берәр кафега”, – дим. Әмма Вәсилә безнең сөйләшкәнне ишетеп алган: “Нигә гел кафе да кафе, мин сезне ашата алмыйммени?!” – дигән. Шулай итеп, “әйдә, безгә кунакка кил” дип, өйләренә чакырдылар. Вәсилә исән чакта соңгы очрашу шунда булды.

Вәсиләне сәхнәдә сирәк күрә идем. Күбрәк грим бүлмәсендә кисештек. Вәсилә чын хатын, 5 яшьлек уллары Кәримгә әйбәт әни иде. Яңа туган кызлары Камиләгә генә “балам” дип әйтә алмады...

26 январь көнне Илгиздән телефоныма “Вәсилә үлде” дигән хәбәр килде. Ышанмадым башта. Шок кичердем. Аннары Вәсиләне соңгы юлга озату өчен юлга кузгалдым. Төнге өчтә Уфага өйләренә бардым. Әбиләр, туганнары җыелган иде. Илгизнең әти-әнисе бар иде. Шулхәтле авыр мизгелләр... Әле һаман күз алдымда тора.

Вәсилә аеруча да гаилә җанлы иде. Хәтта гаиләсе өчен җырлавын да туктатмакчы иде бит. Илгиз генә аның сәхнәдән китүен теләмәде. Вәсиләнең урыны оҗмахта булсын! Якыннарына сабырлык телим!

Фирдүс Тямаев:
– Өч ел элек Вәсиләнең ире Илгиз мине Башкортстанның район-шәһәрләренә алып чыкты, Уфадагы концертларымны оештырды. Вәсилә үзе концертларыма килеп, чәчәкләр бүләк итеп, ахырдан өстәлләр әзерләп, ярдәм итә иде. Менә шуннан танышып киттем мин алар белән. Вәсиләнең үлеменә әле дә ышанып булмый. Соңгы тапкыр “Татар җыры”нда күрешеп, озак сөйләшеп тордык.

Бүген дә Илгиз белән язышып торабыз. Әлбәттә, бик авыр. Сүзләр таба алмыйм. Киләчәктә, берәр ел узганнан соң, Вәсиләнең истәлегенә багышлап концерт үткәрергә телим. Әгәр минем ниятемне хуплаучы коллегаларым табылса, рәхмәтле булыр идем.

Вәсиләне зиратка ук күмәргә бара алмадым. Концерт куярга Әлмәткә кайтып киттем. Вәсиләнең югалткан көнне авыр булды. Әле хәзер генә хәлгә килә башладым. Еладым, күңелем елады. Әни телефоннан шалтыратканда: “Улым, берәр нәрсә булмагандыр бит? Килен белән сүзгә килмәгәнсездер бит?” – дип сорый иде. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Илгиз дустыма сабырлык телим. Авыр, әлбәттә. Хәзер ул ике бала белән. Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен үзенә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ