Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Вәсилә Фәттахованың бакыйлыкка күчүенә бүген бер ел

26 Январь 2017 1893
Эстрада гөмбәзендә җырчылар күп, әмма йолдыз берәү генә. Ул йолдыз бүген ерак-ерактан яктырта. Исеме аның – Вәсилә Фәттахова. Ни кызганыч, узган елның 26 январенда ул бакыйлыкка күчте.
Җырчының 3-4 ел элек биргән интервьюсын укып, аны искә алыйк әле. Урыны оҗмахта булса иде...
– Газета укучыларны үзегез, тормышыгыз белән таныштырыгыз әле.
– Белорет районында гап-гади гаиләдә дөньяга килгәнмен. Әнием Металлургия заводында хезмәт итте, әтием АТПда шофер иде. Өйдә һәрвакыт өстәлгә, ә бераз үскәчрәк урындыкка бастырып җырлата, биетә иделәр. Җырчы булачагымны миңа кечкенәдән сеңдереп үстерделәр.

Укуда бар да яхшы иде, ә өйдә бар да катлаулырак, моңсурак... Миңа 9 яшь булганда әтием үлеп китте. Ул безне калдырып киткән көнне балачагым тәмамланды дип саныйм. Авыр 90нчы елларда әнием ике бала белән торып калды, ул вакытта сеңлем Әлфиягә бер яшь тә тулмаган иде. Әнием ничек тә безне кеше итәргә тырышты. Әле дә хәтердә, мин Учалыда булганда автобус шоферлары аша бәрәңге җибәргәндә, арасына 20-25 сум булса да кыстырып җибәрә иде.

Ә тормыш тагын да явызрак булып чыкты... 18 яшем тулгач, фаҗигале рәвештә әнием үлде. Монда инде бөтенләй дөнья беткәндәй булды. Хыялым – Мәскәү яисә Казан консерваториясенә укырга керү иде, ә мондый хәлдән соң – кая инде?! Сеңлемә 9 яшь, ике ятим бала торып калдык. Ничек кенә авыр булса да, моны сеңлемә күрсәтмәскә тырыштым, бик елыйсы килсә дә түздем. Чөнки мин апа кеше, ә сеңлем миннән үрнәк ала. Икәүләп Белоретта яшәргә калырга булдык, миңа бер-ике җирдән эш тәкъдим иттеләр. Эш хакы искитәрлек булмаса да, тамак ялгарга җитә иде. Озак та үтми, Уфадагы туганнар күченеп килегез дигәч, кызыгып, юл тоттык. Йөк машинасына бар әйберләребезне төядек тә башкаланы яуларга киттек.

Уку миңа һәрвакыт җиңел бирелде. Уңышлы гына институтка укырга кердем, тулай торакта бүлмә бирделәр, анда сеңлем белән яши башладык. Тик хөкүмәт биргән пенсия Уфада бер атна яшәргә дә җитмәде. Бу акчага өмет итеп яшәп булмаганын аңлагач, эш эзли башладым.

“Вәсилә, шунда-шунда барып кара әле, бәлки барып чыгар”, – диделәр миңа. Кайда һәм кем булып эшкә урнашуымны да белмичә, бирелгән адрес буенча киттем. Бу адрес буенча бэк-вокалисткалар кастингы уздырыла иде. Чират көтеп утырам. Бервакыт бүлмәгә кара күзлек кигән Айдар Галимов килеп керде. Бераз каушап калган булсам да, чыгышым ярыйсы барып чыкты. Тавышымны ошаттылар. Эш тәҗрибәм бармы, инглиз телен беләмме – шуның белән дә кызыксындылар. Шулай итеп, “Айдар” студиясенә эшкә урнашканымны сизми дә калдым.

Күрәчәк кайгыларымны инде кичердем дигәндә, вакытсыз сеңлем вафат булды. Бу коточкыч вакыйгадан соң ниләр булганын бөтенләй хәтерләмим. Бар да томанда...

Бераз хәл керә башлагач, концертымны уздырырга уйладым. Бу инде үземне “саздан чыгару” максатыннан эшләнде. Бернинди рекламасыз билетларым ике атна алдан сатылып беткән иде, тамаша тулы зал белән үтте. Моң-зарымны тамашачыга сөйләп, алар алдында елый-елый иҗат кичәмне уздырдым. Шул концерт яшәргә дәрт бирде, аякка бастырды. Нишлисең, кайгы бер синдә генә түгел, кайгы кеше саен. Киләчәктә матур итеп яши белергә кирәк.



Әңгәмәнең дәвамын бүген генә табадан төшкән, ягъни “Акчарлак”ның №3 саныннан укыгыз.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ