Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Уй каян килә?

2 Июль 2015 2196
Без – адәм балалары – барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең колы. Анабыз карынында яралып, тәнебезгә җан кергәч, язмышыбызга ни язылса, гомер иткәндә шуны күрәчәкбез.
Ләкин эш-гамәлләребез ул язмышны үзгәртергә сәләтле. Тик адәм баласының такыр юлдан барганда да абына, сөртенә торган гадәте бар. Андый вакытта шайтан котырта, вәсвәсә кыла, дип акланабыз. Чынлыкта адәм баласының башына уй каян килә соң? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, адәм баласына уй Аллаһы Тәгаләдән биреләме? Аны шайтан да кертергә мөмкинме?

 – Бериш галимнәр белдерүенчә, кешенең баш мие уй яки фикер уйлап чыгармый. Ягъни баш мие андый функция үтәми. Баш мие мәгълүмат җыя, аны бер урыннан икенчесенә күчерә, саклый, кирәк чакта файдалана, шул рәвешле үзенчә эш алып бара. Икенче төркем галимнәр әйтүенчә, фикер, уй баш миендә туа. Шул рәвешле яңа җиһазлар, техника әсбап һ.б. уйлап табыла. Адәм баласы – Аллаһы Тәгаләнең мәхлугы, ул Аның белән гел элемтәдә тора. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Мин сезгә муен тамырыгызга караганда да якынрак”, – ди. Ул безне күрә, күзәтә, ишетә. Адәм баласының яшәү дәверендә ирешкән дәрәҗәләре, уңышлары, фәнни ачышлары һ.б. – барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Ул Пәйгамбәребезне пәйгамбәр итеп сайлаган, аңа вахиларын иңдергән, аның аша Коръәни Кәримне җибәргән һәм Расүлебез шул рәвешле безгә бәясез зур мирас калдырган. Коръәни Кәримдә: “Сине яраткан Аллаһы Тәгаләнең исеме белән укы. Адәм баласын Ул оешкан каннан яралтты, бик мәрхәмәтле булды һәм аны белмәгән нәрсәгә өйрәтте”, – диелә. Икенче аятьтә: “Сез Аллаһы Тәгалә теләмәсә тели алмыйсыз”, – дип искәртелә. Ягъни теләкләребез дә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте кадәр генә була ала. Бу дөньяга яратылган һәркемнең билгеле максаты, миссиясе бар. Аллаһның теләге белән кемдер табиб, кемдер инженер, кемдер очучы була. Һәркемгә максат куелган һәм Аллаһы Тәгалә безне шул юнәлештә алып бара, уй-фикер сала. Адәм баласы нишләргә икән дип бәргәләнгәндә аңа уй-фикер – илһам килә. Әмма Коръәни Кәримнән узып булмый, Аллаһы Тәгалә безне өйрәтүче.

– Ничек өйрәтә соң ул безне?

– Бу – Аллаһы Тәгаләнең зур сере. Гыйлемне Үзе сеңдерәме, юлын ачамы, остазлар җибәрәме, фәрештәләр аша ирештерәме – белмибез. Әлбәттә, кеше башына төрле уй килергә, ул Аллаһтан да, шайтаннан да булырга мөмкин. Адәм баласының үзенең дә шәхвәтләре бар. Шулар арасында ул адашырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә биргәнне санга сукмаска, шайтан вәсвәсәсен үзенең хак фикере дип кабул итәргә мөмкин. Шәхвәтләренә ирек бирүе дә ихтимал. Дөрес ревизия ясау өчен гыйлем зарур. Чөнки белемсез килеш акны карадан, хакыйкатьне ялганнан аера, хакыйкатьне таный алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә: “Эчтә булган уй-фикерләрегез гамәлгә күчмәсә, алар өчен сез җавап бирмәссез”, – ди.

– Кеше гөнаһ эшләсә, бигрәк тә һич уйламаганда-көтмәгәндә берәрсе үзенә кул салса, шайтан котырткан, диләр. Мондый афәттән ничек сакланырга?

– Һәркайсыбызның эчендә дүрт төрле сыйфат яши: ерткыч һәм гадәти хайваннар, шайтани холык һәм фәрештә сыйфаты бар. Ерткыч хайван сыйфаты өстен торган кеше сугышырга, талашырга, ватарга, җимерергә ярата. Кайберәүләр хайван кебек яши: зина кыла, хәмер куллана, исраф итә, бернинди аеру, оят юк. Шайтани сыйфаты көчле кеше интрига ярата, гайбәт сата, әрләштерә, адәм балаларын адаштыра, мәкерлекләр кыла. Фәрештә сыйфаты – Аллаһы Тәгаләгә омтылу, әдәпле-әхлаклы булып яшәү. Кайсына юл ачасың, шул юнәлештә китәсең. Әлбәттә, фәрештә сыйфатында яшәү авыр, чөнки табигатькә каршы килә. Кемнең иманы ныгый, гыйлеме арта, аның фәрештә сыйфаты өскә чыга башлый, беренче өч сыйфат артка кала – көрәш башлана. Адәм баласы шул сыйфатлар белән көрәшеп яши. Шайтанның максаты – адәм баласын бу дөньяда гөнаһлы итү генә түгел, ә Аллаһы Тәгалә каршында иң түбән дәрәҗәгә җиткереп, кыямәт көнендә мәңгелек җәһәннәмле итү. Теләгенә ирешү өчен ул кемгәдер үзенә кул салу фикерен кертә. Бу гамәле өчен адәм баласы исә үзе җавап тотачак. Берәүнең дә үзенә кул салырга хакы юк, болай эшләү – Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ.
  
– Уй кешенең тормышына тәэсир итәме?

– Мөселман кешесенең уе һәм нияте һәрвакыт изгелектә булырга тиеш. Хәтта дошманың хакында бозык итеп уйларга да ярамый. Аллаһы Тәгалә хакында начар итеп уйлау бөтенләй тыела.

– Кайберәүләр авыр чакта: “Ходай Тәгалә юктыр, мондый гаделсезлеккә юл куймас иде”, – диләр. Андый шикләр гөнаһмы?

– Бер кеше сиңа яхшы, акыллы хәләл җефет табып бирде, затлы йорт бүләк итте, шунда матур итеп яшисез, балаларыгыз туды, көн саен ризык китереп торалар, ди. Көннәрдән бер көнне хәләл җефетегез белән сүзгә килгәч, талашкач, сезне кавыштырган, йортлы иткән, ризык­ландырган кешене гаепли башласагыз, бу бик зур мәгънәсезлек булыр иде. Аллаһы Тәгалә дә безгә дип бөтен мөмкинлекне тудырган, Җир йөзен яраткан, тән, җан биргән. Ә без аның нигъмәтендә күркәм итеп яши, Аның байлыгын гадел төстә бүлә белмибез. Җитмәсә, Аллаһы Тәгаләне гаеп­либез. Гыйлемле кеше беркайчан да алай эшләмәячәк. Гомумән, мөселман кешесе зарланырга да тиеш түгел. Бөтен авырлык – гөнаһларыбыз нәтиҗәсе. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Үзегезне үзгәртми торып, тирә-яктагы хәл яхшырмас”, – ди.

– Уйларның тормышка ашуына әйләнеп кайтыйк әле...

– Уй – ул импульс, үзенә күрә бер дулкын. Суга төрле сүзләр әйтеп, аны катырып кристалларын карагач, сүзнең тәэсир көче ачыкланган. Ислам динендә ният дигән төшенчә бар. Ул безнең телдә түгел, уйда. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Гамәлләргә бәя нияткә карата куела”, – ди. Аллаһы Тәгалә нияткә карый һәм бу зур әһәмияткә ия. Изге ният башкаларга да тәэсир итмичә калмый. Кайвакыт, әйтик, юлда берәр кая барганда тел белән әйтмичә, эчтән генә дә дога кылабыз. Ә ул чынга аша. Күңелдәге уй, теләк, ниятнең көче зур. Кайберәүләр уе белән башка берәүгә тәэсир дә итә ала хәтта. Әйтик, кешеләр гипнозчы янында йоклап китә, булган хәлләрне сөйли. Шуңа да фикер, уй, ният хәерле булсын дип тырышу мөһим. Икеләнгәндә, сайлау алдында торганда Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорап истихара намазын укырга кирәк.

– Начар уйны башка ничек кертмәскә? Булганнарыннан ничек арынырга?

– Безнең әмиребез – җаныбыз. Уй-фикер, аяк-кул, тел һ.б. җан артыннан бара инде. Җанны пакьләү гаять авыр эш, аны ахырга җиткерүчеләр аз. Шуңа күрә дә күпләр җанын чистартып мәшәкатьләнми дә. Тормыш болай да бара, нигә җанны чистартам дип бимазаланырга, азапланырга? Ләкин һәрнәрсәнең ахыры бар. Аллаһы Тәгалә кыямәт көне турында: “Ул көнне балалары да, байлыгы да ярдәм итә алмас. Фәкать чиста, сәламәт калебләре генә булышыр”, – ди. Аллаһы Тәгалә каршында чиста калебле кешеләр җиңел җавап бирер. Хәер, андый затларның бу дөньяда да дәрәҗәләре зур. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән, аның ярдәменнән башка калебне чистарту мөмкин түгел. Ә инде калебең пакьләндеме, акылың чистара. Ураза тотып, намаз укып та бозык уй-фикер белән йөрисең, телең әшәке икән, димәк, җаның чистармаган дигән сүз. Акылны, ниятне ачу өчен дә җанны чистарту зарур.

– Димәк, Һиндстанга барып яшәп кайтып, медитация ясап кына эчке дөньяны чистартып булмый инде?

– Диннәрнең берсен дә гаепләргә хакыбыз юк. Коръәни Кәримдә: “Аллаһы Тәгаләдән башкага табынучыларны гаепләмәгез”, – диелә. Тәкәббер булмау, көнләшмәү, кеше хәленә керү, әдәп-әхлаклы итеп яшәү, кешеләрне тыңлый белү, күп ашамау – барысы да Коръәндә бар. Без аларны белмибез генә һәм шуңа да гаҗәпләнеп Тибетка, Һиндстанга, Европага барабыз.
                                                                                                                       
Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1934
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ