Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урта Курсада үзарасалымны 800 сумнан җыялар

5 Июль 2016 1011
Арча районының Урта Курса авылына кибетләр мәсьәләсе буенча барган идем. Чөнки "Зарлы телефон"га "Урта Курса авылындагы элекке сельпо кибетен яшь егетләр алды. Көне-төне сыра саталар. Үзләренең кибеткә документлары да юк, эш сәгатьләре дә күрсәтелмәгән", – дип шалтыраттылар.

Кибет белән бар да тәртиптә анда. Бу хакта соңрак язармын. Мине бөтенләй башка әйбер: авыл башлыгының эшчәнлеге, халкының тормышы җәлеп итте. Чагыштыру өчен шуны гына әйтәм: шушы ук Арча районының бер авылында референдумда 200 сум үзарасалым акчасы җыйганнар, әмма халык ул сумманы да бирми, җирле үзидарә сәркатипләре кул сузып акча теләнеп йөри. Ә Урта Курсада 800 сум җыялар. Халык ул акчаның нигә җыелганын, кая тотылганын яхшы белә. Шуңа күрә, каршылык та күрсәтмиләр икән.

Эльмира ФЛҮН

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 7 июль көнне чыгачак 27нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ