Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Уровень” белән генә эчәргә кирәк

16 Январь 2019 447
Узган гасырның артта калган елла­ры­ның берсендә Хуҗиәхмәт җизни Айтуганов район үзәгеннән ат белән почта ташыды. Кулыннан кырыкмаса кырык эш килә торган бик тә шаян һәм җор телле бу кешенең бер йомшак ягы бар иде: туры килгәндә шайтан суын чөмерергә яратты.
Шулай бервакытны, гадәттәгечә, Питрәч элемтә бүлегенә почта алырга баргач, ул күптән күрмәгән рус дусты Николайны очрата. Шул хөрмәткә бөтен шартын китереп, яхшы гына “җилләнә” болар. Әлеге “җилләнү”нең соңгы сәгатьләре, ягъни, ахыры Хуҗиәхмәт җизнине унбиш тәүлеккә “ял йорты”на ябып кую белән тәмамлана.

Аларны анда ашатып-эчертеп кенә яткырмыйлар, кая да булса эшкә дә алып чыгалар. Хуҗиәхмәт җизнине дә “коллега”лары белән бергә Питрәчнең халык иң күп йөри торган Совет урамына торба салыр өчен җир казырга куялар. Җәйге челләдә манма тиргә баткан, сакал-мыек баскан җизнигә район үзәгенә үз йомышы белән килгән Исхак кычкырып куәт һәм сәлам бирә:

– Әссәламәгаләйкем, Хуҗиәхмәт! Нинди җилләр китереп ташлады монда? Әтиең Галиәхмәт абый районның почта бүлеге юлламасы белән унбиш көнгә Кара диңгез буена ял итәргә китте, дигән иде бит... – ди ул.

– Син дә авырткан җиремә тоз сипмә, чөй какма инде, Исхак! Николай белән башта бер “тәртә муенны”, аннары икенчесен бушаттык. Шуңа кушып, икешәр кружка Казан сырасы да чө­мер­дек. Исергәнмен, ләх булганмын, күп киткән шул. Алпан-тилпән килеп, көч-хәл белән почта бүлегенә барып җиткәнмен. Шәлегә алып кайтасы поч­таны бирмәгәч, нәчәлник Мухортовны “мат”лап сүккәнмен. “Күзлегеңне салдырмыйча гына күзләреңне алачакмын, чокып чыгарачакмын”, – дигәнмен. Һәм менә нәтиҗәсе!

– Да, хәлең, чыннан да, хөрти икән, Хуҗиәхмәт, ярый әле, унбиш тәүлек белән генә калгансың. Эчә белмисең икән син! Менә мин аны “уровень” белән, чамасын белеп кенә кулланам, тәнемә сихәтлек бирсен, арыганлыгымны бетерсен өчен генә эчәм. Туй, кунак мәҗлесләрендә дә өйгә кайтасын, иртәгә эшкә барасын уйлап кабып утырам, – ди Исхак.

Унбиш тәүлек утырып чыккач, Ху­җи­әхмәт җизни байтак гомерләр эчүен ташлап торды. Ә аракыны дару урынына гына кулланып, “уровень” белән генә эчә торган Исхак шактый маҗаралы хәлгә тарып, шулай ук унбиш тәүлеккә эләгә. Шунысы кызык: язмыш дигәнең жизни белән Исхакны яңадан Питрәчнең үзәк урамында очраштыра.

– Чү, өнемме-төшемме бу, әллә ялгыш күрәмме? – ди Хуҗиәхмәт жизни, кулына көрәк тотып, тирләп-пешеп торба салырга канау казыган Исхакны күргәч. – Нәрсә булды?

– Әй, брат, әй, авылдаш! Хаталандым, гөнаһландым бит. Кибәч авылына шабашкага бардык, Гөргери исемле берәүгә бик зур, бик матур иттереп яңа капка ясап бирдек. Йорт хуҗасы эшебезне ошатты. “Кончание”га (балта осталарының эшне тәмамлагач яра­тып әйтә торган сүзе) мул итеп та­бын әзерләде, аннан куган теге әй­берне – “Сәмигулла”ны чыгарды. Ул нәрсәкәйне беркайчан да эчеп ка­раганым юк иде.

Гөргери ныклап торып, кат-кат кыстагач, “булдырдыгыз, “5”ле сезгә” дип, кулымны да кыскач, күңелем нечкәрде, йомшарды бит! Матай белән рульдә кайтасымны да онытып, берничә рюмканы каплап куйдым.

Гөнаһ шомлыгына, кайтканда Мишә күперен чыккач, Питрәч ГАИсы туктатты. Ниндидер прибор аша өрдереп, авызымның турымы-кыекмы икәнен тикшерделәр. “Эчкәнсең, салмыш син” дип, протокол төзеделәр, правамны алдылар, “Урал”ым белән вакытлыча хушлашып торырга куштылар. Инде матайны алып китәргә дип кабыза башлагач, тәнемнең тамырлары, күзәнәкләре буйлап Гөргеринең әле һаман йөгереп йөри торган “ындырсоюз” суы мине тәмам чыгырымнан чыгарды.

“Кагыласы булма матаема! Мин аны йөз кат тиремне чыгарып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр балта чабып, арт бакчамдагы бәрәңгемне саткан акчага алдым”, дип усалландым һәм йөгереп барып “гаишник”ны “Урал”ымның утыргычыннан сөйрәп төшердем. “Ә, син шулаймыни әле, алкоголик, власть сакчыларына кул күтәрәсең, һөҗүм итәсеңме әле?” – дип, болар мине яшен тизлегендә әмәлләп аттылар, кулларыма богау салдылар. Имән агачы кебек таза өч егеткә каршы тора алмадым шул, “ә” дигәнче “УАЗ”ның эченә бөтәрләп тыгып куйдылар. Икенче көнне суд булды, хөкемдар “батырлыгымны” унбиш тәүлек белән бәяләде, – ди Исхак.

– Бик каты ялгышкансың шул, Ис­хак, “уровень” турында онытып җи­бәргәнсең. Түзәсең инде, ике атна тиз узып китә ул, – дигән Хуҗиәхмәт жизни.

Шулай итеп, без яшь чакта байтак вакытлар “уровень белән генә эчәргә кирәк” дигән кисәтүле, шаян сүзләр кулланылышта йөрде. Хатыным Язилә дә туй мәҗлесләренә, кунакларга барган чакта:

– Чамаңны югалтмыйча, “уровень” белән генә эчәрсең инде, яме, картым, – ди торган иде.

Мансур Вәлиев.
Питрәч, Шәле.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ