Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урланган пенсия эзеннән яки кем буласың, Петровна

9 Январь 2014 1360
Моннан ике-өч ел элек Казанның Беломорская урамы, 33а йортында урнашкан “малосемейка”га бер әби килеп төпләнә. Башта бөтенләй кешеләр белән аралашмый ул. Сирәк кенә такси чакырып кибеткә, пенсиясен алырга барып килә.
Ләкин аның кем булуы белән артык кызыксынмыйлар. Тора-бара әби әйберләрне вата-җимерә башлый, тавышлана, күршеләрен ямьсез сүзләр белән яманлый, газны ачык калдыра... Янына килүче дә, китүче дә булмый аның. Дөрес, әби үзе кайвакыт бер сәбәпсез полиция хезмәткәрләрен, риэлторлар чакырта. Менә шуннан соң гына әбинең кемлеге, үткәне белән кызыксына башлыйлар. Ләкин соң була инде. Исем-фамилиясенең Межова Анастасия Петровна икәнлегеннән тыш, әби башка берни дә хәтерләми. Тирә-юньдә төрле имеш-мимешләр йөри башлый. Янәсе, Анастасия Петровнаның бер кызы үлгән, шуннан соң башы киткән. Имеш, мафия фатирын талапмы, алдапмы алган һәм әби шушы көнгә калган. Чыннан да, каян килгән ул? Туганнары бармы?..

Инде хәлләр шуңа барып җитә ки, әби бер кызга пычак яный. Менә шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырталар, нәтиҗәдә, әбине алып китәләр. Ләкин биш айлап вакыт үткәч, әби кабат бүлмәсенә кайта. Ул да булмый, Анастасия Петровнаның барлык документлары белән бергә пенсиясе дә юкка чыга. Әби бүгенге көндә чүп чиләгендә казына, күршеләреннән хәер сораша.

Әйе, күршеләре ашыгыч ярдәм чакырта ала. Әмма моның өчен авыруның куркыныч, аңлаешсыз гамәлләр кылуы шарт. Тик ашыгыч ярдәм үзе генә түгел, полиция хезмәткәре белән килергә тиеш. Ә менә авыруны алып китү-китмәүләре икенче мәсьәлә. Мин шундый бер очракны беләм. Кулына балта күтәреп “җеннәр үтереп” йөргән бер чирледән исем-фамилиясен сораганнар. Тегесе шартлатып җавап биргән. Табиблар исә “бу юләр түгел” дип китеп барган. Ә “җен үтерүче” берәүне балта белән чапкан. Менә шундый бик тә кызганыч хәлләр...

“Мул тормышта яшәгән”

Анастасия Петровнаның күршеләре юкка курыкмый икән. Өченче каттагы берничә бүлмәгә бер кухня. Димәк, авыру теләсә-кайсы вакытта газны ачып куя ала. Хәер, соңгы вакытта бу хәл еш кабатлана башлаган... Юыну бүлмәсе дә коридорда.

– Әби хәтта урамдагы машиналарның ишекләрен каерып йөрде. Иртән ишек шакып, ашарга сорап, йокыбызны бүлә, кайчак каргап утыра. Ике ай элек хастаханәдән кайтты. Кем алып кайткан, билгесез, чөнки без көне буе эштә. Үзе тынычланган да кебек булган. Ләкин ачка тилмерә. Өстәвенә, ЖЭУдан квитанцияләр килеп тора, түләмәгәне өчен “судка бирәбез” дип яныйлар. Бервакыт үзеннән: “Пенсияң күпме?” – дип сораган идек, “11 мең 100 сум” дип җавап бирде. Саннарга хәтере әйбәт. Хисапчы булып эшләгән диләр. Ул монда килгәндә дә бик төгәл, зыялы иде. Полиция хезмәткәрләрен дә авызына гына каратып торды. Аның элек мул тормышта яшәгәне, әйбәт ашаганы күренеп тора. Аш бирсәң, “ите кая?” ди. Коймакларны ак май белән майларга, җимешле чәйләрнең җимешен алдан пешереп куярга куша. Үзенең хәлен аңламый шул. Җәйләрен сасы искә чыдый алмыйбыз. Һәрвакыт куркып яшибез, чөнки йортыбыз белән күккә очуыбыз ихтимал. Әле күптән түгел бер ир килде, әбине киендереп алып чыгып китте. Ул ир үзен “әбинең туганы” дип таныштырды. Аннан әбинең паспортын шкаф астыннан табып алган. Моны күрүчеләр булган. Менә шуннан соң әби пенсиясез калды, – диде күршеләр.

Анастасия Петровна каршыма ук очрады. Аягын көчкә сөйрәп, коридор буйлап бара. Хәлләрен сорадым, “авырыйм, аягым, йөрәгем авырта” диде. Бүлмәсенә кергәндә аяк киемен салмаска кушты. Ә инде эчкә узуга... Мондый хәлләрне берегезгә дә күрергә язмасын! Бүлмәдә бер ипи кисәге дә юк. Суыткыч буп-буш. Заманында монда унитаз һәм душ ясап куйган булганнар, ләкин ул эштән чыккан. Әби унитазда җеннәр күреп, өстен дә каплап куйган. Өянәге кузгалган вакытта бүлмәсендәге шкафын, урындыкларын, өстәлен җимереп бетергән. Бер диван гына исән калган. Өстәл астына чүп өелгән... Күңелне шом биләп алды. Үземә иптәшкә бер күршесен чакырдым.

Сорауларыма җавап ала алмыйм. Әби үзенекен сөйләп тик утыра, бутала. Аптырагач, “кайда тудың?”, “каян килдең?” дигән сораулар белән башын катыра башладым. “Казанда тудым, каян килгәнне белмим, элек зур гаилә белән яшәдек, энем эчте, төрмәгә эләкте, балаларымны хәтерләмим, алар юк бугай, ирем үлде”, – диде. Кайда хезмәт куйганын хәтерләмәсә дә, хисапчы булып эшләвен әйтә алды. Күршеләре бернәрсә дә белми. Әби кайдадыр яшәгән, туганнары бардыр бит инде? Минем күп кенә сорауларыма фотоальбом җавап бирде. Ул альбомны Анас­тасия Петровнаның бүлмәсеннән табып алдым. Кыскасы, мин журналист тикшерүе уздырдым, кайбер документларны табу бәхетенә ирештем, иң мөһиме: Анастасия Петровнаның туганнарын эзләп таптым, өстәвенә, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының социаль яклау бүлеге белән берлектә пенсиясенең дә эзенә төштек. Инде туплаган мәгълүматларымны сезгә дә тәкъдим итәм.

Ул күктән төшмәгән!

Анастасия Петровна элеккеге Апас, хәзерге Кайбыч районының Федоровка дигән авылында 1936 елда туган. Кыз фамилиясе – Батурина. Коля атлы егеткә кияүгә чыккан. Ике кызлары туган. Олысына Наташа, кечесенә Ира дип исем кушканнар. Аңлавымча, гаилә Казанга килеп төпләнә, фатир ала. Ләкин Анас­тасия белән Николай аерылыша, олы кызлары Наташа әтисе, кечкенә кызлары Ира әнисе белән кала. Анастасия Петровна, чыннан да, начар яшәми. Россиянең бөтен курортларында, шифаханәләрендә була, ел саен диңгез ярында кызына. Бу турыда иксез-чиксез фотосурәтләр сөйли. Аерылышканчы гаилә өч бүлмәле фатирда яши. Гомумән, Анастасия Петровна үз гомерендә туктаусыз фатир алыштыра, берсен сата, берсен ала. Иваново шәһәрендә дә яшәп ала. Кече кызы Ирина гаиләсе белән хәзер дә шунда гомер кичерә. Анастасия Петровна анда яшәгәндә дә күршеләреннән зарланып, полициягә гаризалар яза. Кайчан һәм ни өчен Казан шәһәренә кайта – менә монысы миңа караңгы. Әмма шунысы мәгълүм, аннан кайткач, Казанның Вахитов районында яшәп ала, 2007 елда исә Энергетиклар урамындагы 6нчы йорттан бер бүлмәле “хрущевка” сатып ала.

Әмма иң сәере: 2009 елда энесенең улы Батурин Александр Владимировичка фатирын бүләк итә, ягъни, фатирның бүләк ителүе турында килешү төзелә. Менә шуннан соң кызык хәлләр башлана инде. Озак та үтми, Анастасия Петровна әлеге килешүне юкка чыгаруларын сорап судка гаризалар яудыра башлый. Янәсе, килешү төзелгән вакытта ул авыру булган. Чыннан да, Анастасия Петровна 2008 елдан башлап психоневрологик диспансерда учетта тора. Өстәвенә, әби Александрны әллә нинди мәгънәсез гөнаһларда гаепли, кыйный, эчә, наркоман, чормада яши, фатирымны су бастыра ди. Шунысын да ачыклый алдым, әбинең ул “хрущевка”сына Александр килеп тә карамый. Бүгенге көндә ул ике катлы зур йортта тора. Нәтиҗәдә, Казан шәһәренең Мәскәү районы суды фатирны әбигә кайтарып бирә. Суд карары кулымда. Менә шуннан соң ни булган? Нигә әби ул фатирын да сатып, тулай торакның кечкенә генә бүлмәсенә барып урнашкан? Хәтта кайбер туганнары да аптырашта. Туган дигәннән, Ивановода яшәүче Иринаны да эзләп таптык, тик ул телефонын алмый.

Ятып калганчы атып кал дип, әбинең туган авылы Федоровка белән элемтәгә кердем һәм Анастасия Петровнаның энесенең хатыны Батурина Мария Семеновна белән сөйләшә алдым. Күп кенә мәгълүматларны ул бирде...

Ярар, әбинең кем булуын ачыкладык кебек, күктән төшмәгән икән. Күршеләре дә тынычланып калыр. Чөнки монда бернинди мафия дә юк! Ләкин бит күршеләр, алда әйткәнемчә, социаль яклау бүлеге белән дә элемтәгә кергәннәр, мөстәкыйль рәвештә әбинең пенсиясен дә эзләп караганнар. Ләкин бернинди үзгәреш тә юк, әби ялгызы, ачтан тилмерә. Күршеләре булмаса, күптән җан тәслим кылган булыр иде инде.

Авиатөзелеш районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре мине бөтенләй аптырашта калдырды. Кем турында сүз барганын алар шундук аңлап алды. “Әби пенсиясен авылга барып ала, аның караучысы бар”, – диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Ивановна. “Әби бүген көчкә аягын сөйрәп йөри, Федоровка авылына шалтыраттым, ул анда 5-6 ел элек булган, үзе теләнеп йөри”, – дидем аңа һәм туплаган мәгълүматларым белән уртаклаштым. Наталья Ивановна “хәзер үк әби янына барабыз” дип вәгъдә бирде.

Икенче көнне алар белән кабат элемтәгә кердем...

Соңгы сүз

Очына чыктык кебек. Без әле әбинең язмышы белән киләчәктә дә кызыксынып, аның күршеләре белән хәбәрләшеп, социаль яклау бүлеге белән элемтәдә торачакбыз.

Соңрак пенсияне алып баручы хакында да язачакбыз. Әлегә ул кешене эзлиләр.
Ничек уйлыйсыз, нишләп кайбе­рәү­ләрне балалары, туганнары кадерләп, хөрмәтләп яши дә, икенчеләрдән һәркем йөз чөерә? Монда туганнарны гына гаепләргә кирәкми, минемчә. Гаепне Анастасия Петровнаның үзеннән дә эзләргә кирәк! Ул судка язган гаризаларны, аның берничә хатын укыгач, чәчләрем үрә торды. Бәлки ул аларны язганда авыру булгандыр инде? Әмма бу сүзләрне һәр авыру яза алмый...

“Акчарлак” газетасы чаң суккач, Авиа­төзелеш районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә урыныннан кузгалды. “Ашатачакбыз, эчертәчәкбез, юындырачакбыз, дәваланырга җибәрәчәкбез” диләр. Дөрес, бу аларның эшләре.

Ләкин эш монда гына түгел. Әбидән күршеләренә чын мәгънәсендә куркыныч яный. Социаль яклау хезмәткәрләре аны төне буе сак­лап утырмаячак бит. Шуңа күрә, әбине хастаханәдә дәваларга кирәк.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә: беребезгә дә Анастасия Петровна көненә калырга язмасын, Ходай балаларыбызга иман, тәүфыйк бирсен. Ләкин, иң мөһиме: үзебезгә акыл насыйп итсен, күңелебезгә аклык-пакьлек салсын, җаныбызны мәхәббәт белән тутырсын. Болардан мәхрүм икәнбез, димәк, яшәүнең дә мәгънәсе юк.
Ләкин Ирага, ничек кенә булмасын, ана хакын хакларга иде. Авыру әниеңне шул көнгә калдыру өчен җансыз булырга кирәк. Җитмәсә, тормыш үзенекен тукып тора: иртәме-соңмы адәм балалары гөнаһлары өчен җавап бирә. Монда, җирдә җавап бирә!
Язма кыскартып бирелде. Тулырак "Акчарлак"ның №52 (26 декабрь, 2013) санында.

Эльмира ФЛҮН

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ