Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Урамда калдырмагыз, картлар йортына барам!"

13 Ноябрь 2019 678
Аны эзләп Арчага баргач: “Оренбург якларына көтү көтәргә алып киттеләр үзен”, – дигәннәр иде. Анда да озак тот­кар­ланмаган, бүген ул Биектау райо­ны­ның Юртыш авылында, каравыл йортында гомер кичерә. Җәен көткән ферма малларын карый, көненә бер тапкыр ашханәдә ашаталар икән. Үзе һаман: “Картлар йортына барырга телим, Арчаныкына алсалар, бигрәк әйбәт булыр иде. Туган яктан аерыласым килми, зинһар, ярдәм итегез”, – дип ялвара.
Югыйсә, картаеп, бөкрәеп беткән ир дә түгел, аңа бары 63 яшь кенә. Гарип-гораба булмаса да, заманында аягы сынганнан соң куелган тимерләр тәэсирендә аксап йөри, эзлекле сөйләшә, физик эштән курыкмый, хайваннар янында кайнаша, көтү көтә... Әмма туганы, танышлары әйтүенчә, бераз буташа да, әйтерсең лә, ул 90нчы елларда калган, әле дә шунда яши кебек.
Шулай итеп, без бүген сүз алып барачак Мөхәммәт Мәҗитов белән ни булган? Нишләп ул урамда калган? Гаиләсе, балалары, туганнары кайда, ник алар янына сыймый?

***
Язманы «Акчарлак» газетасының яңа, 14 нче ноябрь көнне чыгачак санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ