Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урам уртасында үтерү

28 Январь 2017 1752
Казанның нәкъ үзәгендә, Качалов урамында кыйнап ташланган 34 яшьлек Евгений Скворцов 4-5 сәгатьтән Республика клиник хастаханәсендә җан бирә. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре белән танышкач, адәм баласының ерткычлыгына шаклар катасаң. Ә бит фаҗига юк-бар сәбәп аркасында гына килеп чыга...
“Халевские” бандасы

Җинаять былтыр 14 июльдә, “Эдельвейс” кибете янында, якындагы мәчеттән чыккан ир-атлар, гомумән, җәйге кичтә мәш килгән халык алдында кылына. Полиция шаһитларны барлап, шул тирәдә яшәүчеләр, бигрәк тә, яшүсмерләр аркылы үтерүчеләрне тиз ачыклый. Икенче көнне үк 18 яшьлек Марат Гайнетдинов һәм 26 яшьлек Вадим Петков тоткарлана. Әлеге җинаять эшен РФ тикшерү комитетының Казанның Идел буе районы бүлеге тикшерүчесе Илдар Гасимов алып бара.

Ике явызның гаебе шик уятмаса да, тикшерү барышында кайбер тоткарлык­лар килеп чыга. Иң әүвәл, шаһитларның кайберләре М.Гайнетдинов белән В.Пет­ковны шул яклардагы “Халевские” ди­гән оешкан җинаятьчел өер әгъза­ла­ры дип белдерә һәм күрсәтмәләр бирергә куркалар. Күп кенә тикшерү чаралары яшертен шаһитлар катнашында уза, кайберәүләр мәрхүмне кыйнаучыларны, гадәттәгечә, үзләренә төртеп күрсәтеп түгел, ә фотосурәтләре буенча гына раслыйлар. Тикшерүче Гасимов әйтүенә караганда, җирле хөрәсәннәр “исемсез” шаһитларны барыбер ачыклый, аларга басым ясарга, янарга өлгерәләр, әмма тикшерү эшләренә таяк тыга алмыйлар.

В.Петков һәм М.Гайнетдинов гаеплә­рен, нәтиҗәдә, таныйлар, ләкин “текә” егетләрнең һәркайсы үз явызлыгын киметеп, “көрәштәше”некен күпертеп сөйләргә тырыша, иң мөһиме: үз гамәлләрен мәрхүмнән саклану чарасы итеп сурәтләргә омтылалар.

Конфликтның башы

Мәгънәсез җинаятькә башлангыч ике көн алдан салынган була. 12 июльдә мәрхүм Скворцовның Роман Карлов дигән дусты бу яклардагы “җирле алкаш” – Глеб белән бәрелешә, ягъни тегесе иңбашы белән орынып киткәч, аңа бер-икене тамызып ала. Ләкин тиздән Карловка бу тирәдән табан ялтыратырга туры килә. Чөнки Глеб бу хакта маҗара эзләп йөрүче 15-16 яшьлек малайларга әйтә. Үзләрен бу районның “хуҗа”лары итеп таныту турында хыялланып йөргән яшүсмерләр өеренә батырлык күрсәтү өчен җай чыга. Алар Р.Карлов белән “разборка”га ашыгалар. Нәтиҗәдә, Карлов җан-фәрман йөгерергә тотына. Котырынган малай-шалай кулына эләгүдән зур сәүдә үзәгенә кереп котыла ул.

Шулай итеп, урам законнары буенча мәсьәлә хәл ителми кала. Беренчедән, кайчандыр бу урамнарда хакимлек иткән “Халевские” бандасы турында ишетеп, аның әгъзалары, бигрәк тә, утырып кайткан ир-атларга охшарга теләп үсеп килүче яшь буын монда килеп ярамаган эш кылган кешене җәзасыз ычкындыра. Икенчедән, аларның урам буйлап куып йөрүләре, әлбәттә ки, өлкәнрәк яшьтәге һәм үзен җинаятьчел даирәләрдә югарырак торучы зат дип исәпләүче Роман Карловта ачулы һәм хурлыклы тойгылар уята. Бу инде әлеге ике як кабат очрашканда “мөнәсәбәтләрне ачыклау” дәвам итәчәк дигән сүз була.

“Разборка”

Юллар 14 июльдә кисешә. Ул көнне Р.Карлов белән Е.Скворцов һәм Сергей атлы тагын бер дус та була. Сергейны полиция экипажы, түләнмәгән штрафлары булганга, утыртып алып китә. Соңрак әлеге полиция хезмәткәрләре салмыш килеш буталып йөрүче Карлов белән Скворцовка да өйләренә кайтып китәргә куша. Алар сүзен тыңлау “батыр” егетләр өчен түбәнгә тәгәрәүне аңлатыр иде, әлбәттә. Тиздән үзебезнең һәм көньяк кешеләре балаларыннан торган төркем пәйда була. Ике көн элек бик хурлыклы рәвештә качып китәргә туры килгәнгә, Карлов аларны танып та калмый. Моны яшүсмерләрнең үзләреннән сорап ачык­ларга туры килә. Шунда ук акырыш-бакырыш яңгырый башлый.

15-16 яшьлек малайлар өрүен өрә, әмма койрыгын бот арасына кыстырып кача торган этне хәтерләтә. Ягъни бөтен урамга кычкыралар, сүгенәләр, ә ике исерек әзмәвер килә башлагач таялар. Менә шунда ике курыкмас бәндә килеп чыга да инде. Ике метр буйлы 26 яшьлек В.Петков һәм аның яшьрәк иярчене М.Гайнетдинов таныш малайларны якларга булалар. Дөресрәге, әлеге гамәлләрен соңрак шулай аңлата алар, “пычак тоткан ике исерек мужик балаларны куып йөрүен белгәч, шунда киттек”, диләр. Ни хикмәт, шул арада аунап яткан ярты метрлы тимерне дә, агач сага (бита) да табып алалар...

Җинаять

Ошбу бәндәләрне әлеге адымга куркыныч кешеләрне зарарсызландыру һәм гөнаһсыз балаларны коткару теләге әйдәмәгән, билгеле. Шулай да алар сүзендә дә хаклык юк түгел. Иң элек, 34 яшьлек Е.Скворцов кулында, чыннан да, пычак булуын әйтеп үтик. Мәрхүмнең бертуган апасы Оксана Шәйдуллина әйтүенә караганда, Евгенийны 2010 елда бик каты кыйнаганнар, шуннан соң аның башына зыян килгән. Кулындагы кан тамырларын кисеп, асылынып, күп тапкырлар үз-үзенә кул салырга омтылыш ясаганга күрә, психиатрик сырхауханәдә дә дәвалана ул. 2нче төркем инвалидлык ала, акрынлап эчкечелеккә бирелә. Быел май аенда үз теләге белән республика наркология диспансерына ята. Әмма күрәсең, барыбер хәмергә бәйлелектән арына алмый. Үлгәч үткәрелгән тикшерүдән күренгәнчә, аның канындагы этил спирты тупланышы 3,4 %ны тәшкил итә, ягъни ул инде көчле дәрәҗәдә исерек булган дигән сүз.

Бу яктан Карлов та кимен куймый торган зат. Аның да юньле кешеләр рәтеннән булмавы аңлашылгандыр, шәт. Чынлыкта, әлеге хәвефкә башлангыч биргән бу бәндә, дустыннан аермалы буларак, исән-сау һәм гөнаһсыз шаһит булып йөри хәзер. Бу юлы да аяклары коткара аны. В.Петков тимер кисәге белән оргач асфальтка мәтәлгән Скворцовны ташлап, мәчеткә таба чаба ул. Башы белән дә бәрелеп, бөтенләй өнсез калган “дошман”ны икенче булып Гайнетдинов кыйнарга керешә. Петков Карловны куып караса да, артыннан җитә алмый. Нәтиҗәдә, ачуны Скворцовтан алалар...

Юл читендә яткан ир-атны котырынып кыйнаучыларга кычкыручылар да була, бераз читтәрәк теге яшүсмерләр дә әлеге мәхшәрне кызыксынып, үзләре ярдәм сораган өлкән иптәшләренә сокланып карап торалар. Тиздән алар як-якка сибелешә, җинаятьчеләр исә машиналарына утырып китеп бара. Чын мәгънәсендә кан күлләвегендә яткан кеше янына “Эдельвейс” кибете сатучылары, якын-тирәдә яшәүче үткән-сүткәннәр җыела...

Соңгы сүз

Хәзер мондый мәгънәсез җи­наять­ләрне, башлыча, сәрхушләр һәм наркоманнар гына кыла. Аек егетләрнең мондый гамәлен бары тик акылсызлык дип бәяләргә мөмкин. Фаш ителәчәкләрен белә торып мондый ерткычлыкка алар, күрәсең, “яшь алмаш” алдында сер бирәсе килмәгәнгә барган. Нәтиҗәдә, үз яшьлекләрен дә суга салганнар. Чөнки мондый явызлык өчен законда 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ