Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урам буйлап бер пар атлый

17 Август 2020 1599
Хикәя
Кулларына калай банкалы сыра тоткан бер төркем яшьләр урамдагы балалар мәйданчыгын да тукталды. Кайсы шундагы эскәмияләрдә урын алды, кайсы атынчыкта атынырга кереште. Берничәсе тәмәке кабызды. Комлыкта баласын уйнатып утыручы яшь ана аларга кисәтү ясамакчы иде дә, кире уйлап, улын җитәкләп, тротуар буйлап китеп барды. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә шау килеп сөйләшкән, шаркылдап көлешкән яшьләргә авызыңны ачсаң, бик тупас рәвештә кире ябачак лары сизелеп тора иде. Ул арада, тротуарның икенче башыннан инвалид арбасы этеп килүче олы яшьтәге хатын күренде. Арбада, апаның оныгы микән – унсигез-егерме яшьләрдәге кыз утыра иде. Эскәмиядә утыручы яшьләр, бер мәлгә тынып калып, аларны күзәттеләр. Көн кызу булса да, курчак кебек буянган, аксыл чәчләрен таратып җибәргән, өстенә үтә кыска итәк, ачык күкрәкле майка, аягына биек үкчәле туфли кигән озынчарак буйлы, нечкә гәүдәле чибәр кыз Элина, утырган урыныннан җиңел генә кузгалып, аларның каршыларына китте. Килеп җитәрәк, бер кулына сыралы банкасын тоткан, икенче кулын биленә куйган көйгә, масаюлы бер позага басып, туктап калды.

Инвалид арбасында утыручы Ләйсәнә аңа сокланып та, гаҗәпсенебрәк тә карады: “Нинди матур кыз! – дип уйлады ул. – Тик... нишләп болай басып тора? Минем алда үзенең матурлыгы белән, үз аякларында йөри алуы белән масайган шикелле... Нихәл итим соң? Үзем теләп алган чир түгел бит! Әмма мин тереләчәкмен, барыбер тереләчәкмен! Мин дә биек үкчәле туфлиләр киеп йөрермен әле!..”

Элинаның болай шәбәеп кылануы гел сәбәпсез генә түгел иде. Егетләр арасында күп кызларның йөрәген җилкеткән Ринат исемле егет бар, шуның игътибарын үзенә җәлеп итәсе килә аның. Менә, җае да чыгып тора.

– Ә нәрсә?! – диде кәттә кыз, инвалид арбасындагы кызның күзләренә мыскыллы карап. Аннан сыра банкасын икенче кулына күчерде дә, сул кулының бармаклары белән атлап барган хәрәкәтләр ясап күрсәтте. – Үз тәпиләребез белән атлап китә алмыйбызмыни, ә-ә?!

Дуслары аның бу “үткен” шаяртуына кушылып шаркылдап көлеп җибәрерләр, Ринат исә килеп, иңнәреннән үк кочып алыр кебек тоелган иде Элинага. Ләкин бернинди дә көлешү авазлары яңгырамады, киресенчә, арттагы тынлык ничектер шомлы иде. Арбада утырган кыз кызарынды-бүртенде, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды, әмма ул елап җибәрмәскә үзендә көч табып, горур кыяфәттә башын читкә борды. Арбаны этеп килүче апа кеше, Элинага нәфрәт белән карап, аның яныннан үтеп китте, тик, кызның гаҗәпләнүенә каршы, бер сүз дә дәшмәде. Апа чәтелдәп үзләрен сүгә башлар да, аны бөтен компанияләре белән хурлап, мыскыллап озатырлар, артларыннан тозлы-борычлы сүзләр сибеп калырлар дип уйлаган иде Элина. Һәрхәлдә, моңарчы үзләренә кисәтү ясарга җөрьәт итүчеләрне шундый язмыш көтте. Әмма бу юлы искәрмә булды ахры, артына борылып карагач Элина аптырап калды: дуслары аңа ачу белән карап торалар иде. Ринат исә, таганда атынып утырган җиреннән кузгалып, аңа каршы атлады. Гомер булмаганча, бик җитди, хәтта куркыныч ачулы кыяфәткә кергән иде ул. Кызның күзләренә туры карап:

– Бу инде вәхшилек дип атала! – дип ярып салды.

– Һай, һа-ай, каян килгән!... – дип, нәрсәдер исбатлый башламакчы булган Элинага бүтән борылып та карамыйча, китеп барды. Башкалар да аның артыннан кузгалдылар...
Берничә көннән соң инвалид арбасындагы кыз белән кабат очрашырга туры килде Элинага. Тик бу юлы арбаны этеп килүче теге көнге апа түгел, ә... Ринат иде. Бу хәлгә исе китеп катып калган Элина нидер әйтмәкче булып авызын ачуы булды, Ринат аңа сүз дә әйттермичә, усал итеп:

– Ычкын монна-ан! – дип ысылдады. Элинаның гарип кызны мыскыл итүе бик нык йөрәгенә тиде аның, ул кызның рәнҗү тулы зәңгәр күзләре бөтен эчен актарып ташлагандай итте. Кая баруына хисап та бирмәстән, ул көнне Ринат алар артыннан китте. Арбаны этеп баручы апа, артына борылып карамаса да, аның килгәнен сизгән икән, бераздан капыл гына туктады да, егеткә карап:

– Сезгә нәрсә кирәк? – дип сорады. Ринат бер мәлгә каушап калды, әмма тиз арада үзен кулга алды:

– Мин... сезне рәнҗеткән дустыбыз өчен гафу үтенәм. Берәр төрле ярдәм кирәк булса, миңа шалтыратыгыз. Телефон номерымны алып калыгыз...

– Рәхмәт, кирәк түгел! – дип, апа горур гына кузгалып киткән иде, тик авыру кыз кинәт кенә телгә килде.

– Кирәк! – дип, арбаны туктатты да, каяндыр телефонын тартып чыгарды. – Әйтегез номерыгызны.

Шул көннән бирле Ринат көн дә аның янына килә. Ләйсәнә белән аралашу аңа кызык: чөнки кызның белмәгән, кызыксынмаган нәрсәсе, кулы белмәгән эше юк. Инвалид арбасында утырган көе дә ниләр генә эшләми! Аның үз куллары белән ясаган әйберләрен күреп, Ринат шаккатты: никадәр фантазия, күпме осталык кирәк бит боларны эшләргә! Ясаган рәсемнәре дә искиткеч шәп килеп чыга аның. Олы кайгы кичергән булса да, төшенкелеккә бирелмәгән, тормышка кулын селтәмәгән көчле кыз ул. Дөрес, кайчакларда, бигрәк тә рәсем ясаган чакларында, кулындагы пумаласын тезләренә куеп, бер ноктага төбәлә дә, дөньядан аерылып утыргалый. Моңсуланган күзләренә яшь пәрдәсе сарыла. Аңлый Ринат, газизләрен сагына Ләйсәнә. Дүрт ел элек әти-әнисе белән бергә юл һәлакәтенә тарыган булган икән Ләйсәнә. Әнисе шунда ук үлгән, әтисе ярты еллап хастаханәдә ятканнан соң дөнья куйган. Ә Ләйсәнәнең умыртка сөягенә зыян килеп, шуннан бирле аяклары хәрәкәтләнми башлаган. Үзенең авыруы турында күп мәгълүмат туплаган инде ул, тик аңа ярдәм итәрдәй операцияләрне безнең илдә ясамыйлар икән. Ләйсәнәне караучы Сания апа аның әбисе – әтисенең әнисе икән. Оныгын тәрбияләр өчен, авылдагы йортын калдырып, монда килеп тора башлаган.

Сания апа бик ипле, итагатьле, сабыр кеше булып чыкты. Гомер буе укытучы булып эшләгән, пенсиягә чыккач та эшләп йөргән әле. Менә мондый хәлләр булып киткәч кенә, эшен ташлап, ярдәм итәр өчен килеп җиткән. Алар белән күбрәк аралашкан саен, Ринатка элеккеге ваемсыз көннәре өчен оят була барды: никадәр гомерен мәгънәсезгә, бушка үткәргән икән бит ул! Шул буш куык Элинага күзе төшеп йөрде бит әле, җитмәсә. Имеш, үткен кыз! Аның белән бу дөньяда югалмассың!..

Сания апа оныгына операция ясатырга кирәкле сумманы җыяр өчен исәп кенәгәсе ачып җибәргән икән. Ринат та, аның җитәкче урыннарда эшләүче әти-әниләре дә бу эшкә кушылып, күп җирләргә мөрәҗәгать иттеләр. Укырга керткән җирдән укуын ташлап, урам шпаналары белән трай тибеп йөри башлаган уллары өчен йөрәкләре әрнегән әти-әнисе, Ринатның шулай уңай якка үзгәреп китүенә сөенеп бетә алмадылар. Аллага шөкер, мәрхәмәтлелек орлыкларын барыбер сала алганнар икән бит улларының күңеленә! Күпме әйтеп, таләп итеп үзгәртеп булмаганны, шушы кызыйның саф күк йөзедәй зәңгәр күзләре хәл итте дә куйды. Ел дигәндә тиешле сумма җыелып, Ләйсәнәне Германиягә дәваланырга озаттылар. Ринатның әтисе аны үзе озата барды...

Урам буйлап, икәүләшеп бала арбасына ябышып, куанып чө кердәшә-чөкердәшә бер пар атлый. Әле үрелеп арба эчендә яткан сабыена, әле үкчәле туфлиләрендә терт-терт басып яныннан атлап баручы гүзәлкәенә карап алучы яшь ир, бүген бәхет диңгезендә йөзә бугай. Чү, яшь хатынның күк йөзедәй зәңгәр күзләреннән дә... бәхет үзе үрелеп карый түгелме соң?!

Язма архив саннардан алынды, 1 сентябрь 2016 № 35.
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2056
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1511
ӨСКӘ