Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урал Рәшитовның улы туды

27 Декабрь 2016 1720
Күптән түгел Урал Рәшитов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яңа йортка күченде. Ә иң зур вакыйга – бу көннәрдә улы туды. Кыскасы, интервью алырга сәбәпләр җитәрлек. Берсеннән-берсе матур җырлар авторы ул: “Кызыл розалар”, “Туган як”, “Кайтам әле Әлдермешкә” һ.б.
– Урал абый, Хәния, Айдар төркемендә эшләгән еллар сагындырамы?

– Иҗат кешесе үткәнен беркайчан да сагынмый. Бүгенгесе белән яши, киләчәген иҗат итә. Планнар, хыяллар бетсә генә узган гомер турында уйлана башлыйсың. Ә минем иҗатым дәвам итә, ул елларны сагынып утырырга вакытым юк.

– Өстәвенә, яңа илһам чыганагыгыз туды...

– Аны әлегә илһам чыганагы дип әйтә алмыйм. Бу хәбәргә ышанып бетә алмагангамы... Бәбине алып кайттык, тик барыбер “күп балалы әти” дигән зур статуска күнегеп бетеп булмый әле. Олы улыбыз Моратка исемне мин сайлаган идем, Әмирә кызыбызга – хатыным, ә кечкенәбезгә Булат дип кушарга абый белән апасы тәкъдим итте.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 29 декабрь көнне чыгачак 52нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1949
28 Сентябрь 2020 13:16 1498
12 Октябрь 2020 09:36 1347
5 Октябрь 2020 10:16 1303
ӨСКӘ