Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Урал РӘШИТОВ: “Хәния белән апалы-энеле кебек идек”

16 Март 2020 1114
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 14 март 2019 № 10
– Татарстанга еш киләсезме, Урал абый?

– Хәния белән эшләгәндә еш иде. Соңгы тапкыр узган көздә килдек. Яңа ел тапшыруын төшергәндә катнаштык.

– Хәния Фәрхидә кем булып эшләдегез?

– Рәссам, музыкант, композитор булып йөрдем. Бөтен сәхнә костюмнарын уйлап таптым, афишаларын төшердем, иң шәп җырларны аңа мин яздым. “Уралның ярдәменнән башка сәхнәгә дә чыга алмый башлыйм инде тиздән”, – дип шаярта иде Хәния.

– Китүен дә авыр кичергәнсездер?

– Бик! Без аның белән апалы-энеле кебек идек. Минем белән серләрен бүлешә иде. Әмма гомер буе аннан оялып йөрдем.

– Нишләп?

– Башкорт халкында олыларны олы итү – иң мөһим нәрсә. Мин шулай тәрбияләнгән. Бервакытта да Хәния апа дигәнем булмады. “Царица” дип йөртә идем. “Син генә миңа шулай дип эндәшәсең”, – ди иде. Патшалар белән бит инде башкача сөйләшеп тә булмый, аннан ояла, тирләп чыга идем. Бик хөрмәт иттем үзен.

– Хәния Фәрхинең “Әлдермеш”е, Вәсилә Фәттахованың “Туган як” һ.б. кебек популяр булырлык җырлар туамы соңгы арада?

– Сирәк. Гел булмый бит инде. Елга буенда утырган балыкчы янына килеп: “Миңа биш табан балык, ун чуртан кирәк”, дип заказ бирә алмаган кебек, иҗатта да шулай.
  
– Әгәр яшьләр ул җырларны яңартсалар, сез каршы түгелме?

– Юк. Өс-башыбызны да карап, яңартып торабыз, хастаханәгә барып, сәламәтлекне каратып кайтабыз. Бу җырларга да кагыла.

– Сез 55 яшьтә әти булдыгыз. Бу яшьтә әти булу яшь вакыттагыга караганда хис-кичерешләргә баерактыр?

– Хәзер һәрбер минутның кадерен, тәмен белеп яшисең. Яшьрәк чакта йөгерәсең дә йөгерәсең, вакыт җитми. Бала туа, үсеп тә җитә. Күбрәк яратасы булган дип бераз үкенеп тә куясың.

– Казанга килгәндә кечкенәгез кем белән калды?

– Хатыным Айгөлнең әти-әнисе белән.

– Дүртенчегә барырга уйламыйсызмы?

– Юк инде, җитте. Боларын аякка бастырырга кирәк.

– Айгөл ул Азалия ханыммы?

– Әйе. Азалия – аның сәхнә исеме. Без танышканда ул өч кыздан торган төркемдә Азалия буларак йөри иде. Өйләнешүебезнең бөтен инициативасы Азалиядән килде. “Миңа 40 бит инде, синнән олы мин”, – дип торганда, җилтерәтеп алды да: “Ничек инде? Без бер-беребезне таптык, яраттык, бергә булабыз”, – диде. Яшь аермабыз 18 ел.
– Аңа кадәр мәхәббәтегез булдымы?

– Ул истә каламыни инде... Тормыш авыр булды. Элегрәк мин бер өйләнгән идем, аерылыштык. Бер-беребезне гаепләмибез. Бәлки шул авыр тормыш та йогынты ясагандыр. Бик яшь идем, армиядән кайтып төштем дә өйләнештек. Беренче хатыннан кызым бар.

– Аның белән аралашасызмы?

– Сирәк. Аның үз гаиләсе, ике баласы бар. Вакыт булганда сөйләшәбез. Аны матди яктан тәэмин итеп яшәдем.

– “Башкортларны татарларга караганда усалрак”, диләр. Ничек уйлыйсыз?

– 57 ел яшәү дәверендә шуны әйтә алам: татар халкы үткенрәк, хәйләкәррәк. Башкортлар табигатькә сокланып яшәүче, иркенлек яратучы, гади кешеләр. Үзем дә яртылаш татар, яртылаш башкорт. Әнием – татар, әтием башкорт иде. Минем өйдә татар теле яңгырады. Әни белән әти аерылыштылар, әни үги әтигә тормышка чыкты. Үз әтием белән күрешкәч, башкортча сөйләшә идек. Шуңа мин өч телнең берсендә дә тыныч кына сөйләшә алмыйм. Рус теленнән башкортчага күчәм, аннан татарчага.

– Хатыныгызның кайсы ягы гашыйк итте?

– Айгөлнең үз-үзенә ышануы, әрсез була белүе ошады миңа. Бүген аның кайсы сыйфатлары ачуымны китерсә, ул чакта шуларга ук гашыйк булганмын.

– Ачуыгызны китерәмени?

– Ул бит яшьрәк, энергиясе күп. Йолдызнамә буенча да маймыл ул, ә мин үгез. Үгез куйган максатына ирешкәнче сөзеп бара. Ә маймыл сикерә дә сикерә, нервамны чыгара шул. Айгөл гаепле түгел инде моңа, идеяләре, энергиясе ургылып ташып тора бит.

– Өйдәге Урал белән сәхнә­дәгесе аерыламы?

– Өйдә мин тыныч, күп сөйләшмим. Студиямдә бикләнеп утырам, иҗат итәм. Хатыным иртән чыгып китә, кич кайта. Концертларны эшли. Арендага бирә торган урыннар бар безнең. Болар барысы да Айгөл өстендә. Ә миңа “авторскийлар” килеп тора.

– Үз йортыгыз белән яшисезме?

– Әйе, йорт сатып алдык. Уфага терәлеп торган бистәдән. Бүлмәләре санап бетерерлек түгел, артистлар бездә туктала. Үзләренә бер бүлмә, юыну бүлмәсе бирәбез.

– Хатыныгызга бүләкләр еш аласызмы?

– Аңа иң кадерле бүләк – төшкә кадәр йоклату. Аннан мин коймак пешереп уятам. Без, артистлар, бүләккә чәчәк дип бик мөкиббән китмибез, тамашачылар күп бирә. Ләкин барыбер үзем дә бүләк итәргә тырышам.

– Айгөл ханымның әти-әнисе исән-саулармы?

– Әйе. Алар олы яшьтә, Азалия – кечкенә балалары. Без дип кенә яшиләр, кайткан саен үзләре үстергән азык-төлекне төяп җибәрәләр. Без дә аларга бүләкләр ясарга тырышабыз. Азалия күптән түгел әтисенә машина алып бирде, әнисенә – тун.

– Ә үз әти-әниегез?

– Бик иртә китте минекеләр...

– Җырларыгызны сатып бирә­сезме? Күпмеләп җыелды икән барлыгы?

– Сатмыйм, бүләк итеп бирәм. 30лап җырымны Айдар Галимов, 30дан артыкны Хәния Фәрхи, күп җырларымны Вәсилә Фәттахова башкарды. Тормышым кечкенә вакытта авыр булды. Аллаһы Тәгалә белеп, күңел кыллары нечкә булсын дип, шундый тормыш биргәндер.

– Нишләп авыр дисез?

– Гомер буе гаиләдә артык булдым, үги әти янына ияреп килгән бала бит. Үземнең әти белән аралашканым булмады. Мин аны беренче тапкыр 27 яшьтә күрдем, икенче тапкыр 30дан соң. Әнием сөйли иде, алар аерышканда мин имчәк баласы булганмын. Әнигә гел: “Нигә бу әти янына килдек без? Икәү генә рәхәтләнеп яши идек бит”, – ди идем.

– Озак йоклыйсызмы?

– Соң ятам, төшкә кадәр йоклыйм. Ничә еллар эшләгәнне хәзер чыгарып, тәмен тоеп яшисе килә. Йокыдан торгач, элекке бариннар кебек халат киеп куям. Ике эт кенә җитми, мин әйтәм. Кофе пешерәм. Байлык бар, Аллага шөкер.

– Сезне үпкәләткән, рәнҗеткән кешеләр булдымы?

– Булды, үзем дә эшләдем моны. Бөтен кешенең дә буладыр инде ул. Аларга ачу сакламыйм. Кире әйләнеп кайта икән ул. Азалия белән яши башлаган чак. Хәния шунда кечкенә фатирыма апам кебек килә иде. Мин “Тегесе кирәк, монысы юк”, – дип зарлана башласам: “Утыр да тыныч кына эшлә”, – ди иде. “Күктән явамыни?” – дигәч, “Явачак, менә күрерсең”, – диде. Дөрес әйткән. Иртән торгач, тирә-ягымны карыйм: зур йортым, гаражым, йөрергә машинам, яраткан гаиләм бар. Бер мал урламадым. Каян килеп чыкты, үзем дә белмим. Аллаһы Тәгалә синең өчен уйлый ул. Иң мөһиме – үзеңдә тәртип урнаштырырга, кадерен белергә кирәк.

– Гаилә таркалмасын өчен кем тырышырга тиеш?

– Бөтен тормыш хатын-кыздан тора. Ир-атны канатландырган да хатын-кыз, бетергән дә. Ир-ат “мин” дип әтәчләнә, чынлыкта ул туганнан үлгәнчегә кадәр – бала. Ул баладан нәрсә ясыйсың, шул була. Бераз үстереп, сыйпап җибәрсәң, ул бөтен нәрсәне эшли. Үземнән чыгып әйтәм.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Июнь 2020 11:42 1354
ӨСКӘ