Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Уналты кеше арасыннан бер мине генә алдылар”

10 Декабрь 2020 594
Камал театры артисты
Дания НУРУЛЛИНА белән әңгәмә.
– Дания, син шундый чибәр, бүген сиңа 18 яшь бирерлек. Ничек шулай сакланасың? “Кеше олыгайган саен аның эчтәге әшәкелеге битенә, гәүдәсенә чыга”, – диләр бит.

– Бик дөрес сүзләр, кешеләргә карата ягымлы булырга кирәк. Усаллык кешене эчтән ашый. Аннары көнчелек булмаска тиеш. Гомеремдә дә көнләшмәдем. Барысын да үз тырышлыгым белән эшлим, тырышып уйныйм. Халыкны хөрмәт итәргә кирәк. Гомумән, нинди генә кеше булса да хөрмәт белән карарга кирәк.

– Заманында Гариф Ахунов: “Дания­нең кем икәнен белдек, саф күңелле икән ул”, – дип язып чыкты.

– Әйе шул. Гариф Ахуновларга бардым, анда бик озак сөйләшеп утырдык.

– Танылуың ничек булды?

– Режиссерлар миңа ышанып матур-матур, зур рольләр бирделәр. Бик каты тырыша идем. Театрга Марсель Сәлимҗанов эшләгән вакытта килдем. “Миркәй белән Айсылу”да Айсылу ролен бирде, миңа ул вакытта 20 генә яшь иде. Шул образга туры килеп тора идем, яшем белән дә. Сафлык, чисталык, яшьлек булган, бөтен күңелемне биреп уйный идем.

– Шул спектакль белән танылып киттеңме?

– Иртәрәк. 2 курста укыганда, баш режиссер Ширияздан абый Сарымсаков иде, ул миңа “Ай тотылган төндә” спектаклендә Шәфәкъ ролен тапшырды. Шуннан күреп алып, Марсель Хәкимович 16 кеше арасыннан – кызлардан бер мине генә театрга алды.

Тагын кемнәр бар иде?

– Егетләрдән Роберт Әбулмәм­бетовны алды. Хәзер ул мәрхүм инде.

– Тинчурин театры директоры?

– Әйе.

– Ул театрдан ник китте соң?

– Аның актерлыгы бик ачылып бетмәде. Соңыннан ул администратор булып эшләде. Ярый, дустым, мин ашыгам, исәнлек-саулык. Пока.

– Бу норка туның күпме тора? Шуны гына әйт тә...

– Моңа бер ун ел инде, җаным.

– Әле генә алмадыңмыни?

– Миңа Грециядән алып кайттылар.

– Туган көнең кайчан әле?

– 23 август.

– Узган икән. Очрашырбыз, ярыймы? Очрашырбыз, ышанам, Дания... Пока, пока, пока.


***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,19 декабрь 2019 № 50
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2905
25 Январь 2021 09:50 796
ӨСКӘ