Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мамадыштагы бер гаилә ун савым сыеры, алты тана асрый

7 Апрель 2016 1876
Мамадыш районының Уразбахты авылы элек-электән үзенең тырыш кешеләре белән данлыклы булган. Уразбахтыдан кыз ал, кыз бирмә, дигән гыйба­рә дә йөргән. Кыз ал, чөнки кызлары эшчән була. Кыз бирмә, эшләтеп үтерерләр, чөнки Уразбахтылылар кадәр эшләр өчен шунда туып үсәргә кирәк. Әллә шуңа инде, мондагы егетләр гомер-гомергә дигәндәй, үз авылы кызларына өйләнә.
Гөлгенә һәм Ибраһим Исмәгыйлевләр дә шундыйлардан. Күпләп мал-туар асрыйлар, каз-үрдәк алып үстерәләр. Гөлгенә ханым шуның кадәр эш-мәшәкатьләргә күмелеп яшәсә дә (әле кызлары да кечкенә, кул арасына керерлек түгел), өе ялт иткән, өсте-башы каралган. Кызлар шикелле чибәрлеген, буй зифалыгын да саклаган, үз яшен һич бирә торган түгел. Инде буй җиткән уллары барлыгын да әйткәч, аптырап киттем.

Гөлгенә хуҗалык эшләре турында шулхәтле рәхәт бер шөгыль итеп мавыгып сөйли, аның бу тормыштан ямь табып яшәвенә сокланып тыңлыйсың. Сүз арасында Ибраһимын мактап алырга да онытмый. Ире исә, тыйнак кына елмаеп, хатынының әйткән сүзләрен хуплап утыра.

Биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып үсә Гөлгенә. Апалары, үсеп җиткән бере, бер-бер артлы Пермь тарафына юл ала. Бу авылдан күбрәк шунда барып урнашалар икән, авылдашлар анда да бер-берсен табып танышалар, кавышалар. Гөлгенәнең исә туган якларын калдырып китәсе килми. Түбән Кама шәһәренә барып кибетче һөнәренә укый. Ләкин бу һөнәре буенча күп эшләргә туры килми аңа, Ханнан исемле егеткә кияүгә чыгып, кире авылга кайтып төшә. Аның белән 14 ел гына бергә яшәп калалар, Ханнан авырып үлеп китә. Аннан туган ике улы инде буй җитеп килә.

Ибраһим белән инде 11 ел гомер итәләр, ике кыз үстерәләр икән.
Бүген Исмәгыйлевләр ун савым сыеры, алты тана асрый. Утарларында өч үгез йөри. Бозауларын сатып баралар. Сыерларны бергәләп савалар. Ун сыерның бүген алтысы савыла, дүртесе бозаулыйсы. Көн дә 120-130ар литр сөт саталар икән. Бәясе әйбәт булганда, сөт сатудан аена 70-80мең акча керә ди. Узган ел 35 тонна сөт тапшырып, 607 мең сум акча эшләгәннәр.

– Ярминкәләрне калдырмыйбыз. Кая чакырсалар, шунда йөреп торабыз, – ди Ибраһим.

Җәй көннәрендә сиксәнешәр баш каз үстереп, август аена шуларны сатып та бетерәләр икән. Каз йолкыганда Ибраһимы үтүкләп торса, Гөлгенәсе йолкып бара.

– Заказ булган саен өчәрне-дүртәрне суеп, эшкәртеп бирәм, мамык-йоннарыннан мендәрләр ясап сатам, – ди Гөлгенә. – Бер каз мең ярымнан, мендәрләр 600-700 сумнан китә. Казларны быел йөз баштан да артыграк алырга уйлап торабыз әле, каз өмәсе үткәрәсем килә. Ә болай көзгә кадәр калмый, августта туйлар башлана да, Мамадыштан, Чаллыдан, Казаннардан кайтып, алып та бетерәләр.

Утызар баш үрдәк тә шулай тиз сатылып бетә ди. Алары җиде йөзәр сумнан китә икән. Шуның өстенә, җәй көннәрендә җиләк сатып та әйбәт кенә акча эшләп алалар. Узган җәйдә генә дә 70 меңлек каен җиләге, җир җиләге сатканнар. Эшләп тапкан акчалары йорт-җирне яхшыртуга, каралты-куралар салуга, малларның баш санын арттыруга, терлек азыгы алуга китеп бара.

Терлек азыгы дигәннән, бөртекне генә сатып алалар: саламын-печәнен үзләре хәзерлиләр, үзләренең – 35, әниләренең 25 сутый җирендә бәрәңге-чөгендер үстерәләр. Бөтен уңайлыклары булган яхшы йорт салып чыкканнар, йөрергә машиналары бар. Малларга терлек азыгы хәзерләр өчен тракторын, чапкычын, тырмасын, арбасын алганнар. Сыерларның баш санын быел унбиш итәргә исәпләп торалар, аларны савар өчен савым аппаратларын да булдырганнар. Район мондый эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән 200 мең сум акча бирәсе икән.

– Ел саен корбан чалабыз, өч-дүрт тапкыр Коръән ашлары уздырабыз, авыз ачтырабыз. Аллага шөкер, Ибраһимым мәчет юлында, намазын калдырмый, – ди Гөлгенә. – Үзем дә бөтен догаларны беләм, намазга басарга теләгем зур. Барысына да җитешәбез, бер минут та буш вакытыбыз юк. Клубларга да йөрибез. Менә әле дә, “Моңнар төште башыма” дигән спектакль өйрәнеп ятабыз. Мин – Каләмгөл ролендә.

Авылда эш юк, күңелсез, дигән кешеләр Гөлгенә-Ибраһим кебекләрнең тормыш рәвешенә күз салсын иде. Эшләре дә, ашлары да бар, тормышлары да гөрләп бара.

Зөлфия МАНСУР
Казан – Мамадыш – Уразбахты – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ